Посетители |
Онлайн всего: 9 Гостей: 9 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » БИШ ИСЕМЛЕ БЕР КУНАК (Испан халык әкияте)
БИШ ИСЕМЛЕ БЕР КУНАК (Испан халык әкияте) | 10:16:47 |
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ялгыз әби. Йорты авылның иң читендә, урман буенда ук икән аның. Шул урманнан корыган чыбык-чабык, җиләк-гөмбә җыеп көн күргән ул. Берьялгызы гына яшәгәнгә, чит-ят кешеләрдән куркып, төннәрен ишек-тәрәзәләрен ныклап бикли торган була әби.
Шулай бер төнне коеп яңгыр яуган. Күк күкрәүдән өй түбәләре дөбердәргә, шыгырдарга тотынган. Әби мич каршында, утка карап, куркуыннан дерелдәп утыра икән. Шулчак кемдер каты итеп ишек шакый башлаган.
— Кем бар анда? — дип курка-курка гына аваз салган әби.
— Зинһар, ачыгыз әле. Урманда адаштым мин, яңгырда чыланып беттем. Сезнең өйдә җылынып чыгып булмас микән? — дип ялварган ишек артындагы кеше.
— Кем соң син? — дип төпченгән әби.
— Хосе.
Әби колакка катырак икән, шуңа тагын кабатлап сораган:
— Кем дисең?
Көтелмәгән кунак, үзенең тулы исемен сорыйлар дип белеп, сүзләрне бүлә-бүлә кычкырып әйтә башлаган:
— Хосе-Антонио-Андрес-Хесус-Фернандес!
Бу исемнәрне ишеткәч, әбинең бөтенләй коты очкан.
— Юк, юк! Ишек тә ачмыйм, кертмим дә! Минем бәләкәй генә өемә бу кадәр кеше ничек сыйсын ди?! Барыгыз әнә, күршедәге зуррак, баерак өйләрнең ишеген шакыгыз.
Чынлап та, испаннарның исемнәре шулай катлы-катлы булганга, әби ишек төбендә бер түгел, ә биш кеше басып тора дип уйлаган икән. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|