Пятница, 13.12.2024, 16:01:24   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [40]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 10
Гостей: 10
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ӨЧ ТУГАН (Корея халык әкияте)
ӨЧ ТУГАН (Корея халык әкияте)
12:03:34
Яшәгән, ди, өч бертуган ярлы егет. Тормышлары бик авыр булганга, баеп булмасмы дип, женьшень тамыры эзләргә чыгып киткәннәр болар. Эзли торгач, казый торгач, йөз алтын торырлык женьшень тамыры тапканнар.

— Әйдә, кече туганыбызны үтерәбез дә аның өлешен үзебезгә алабыз,— дигән олы туган уртанчы туганына.

Һәм шулай иткәннәр дә... Аннары исән калган ике туган икесе дә ничек итеп бер-берсеннән котылу турында уйлый башлаганнар. Шулай уйланып кайта торгач, болар авыл читенә килеп җиткәннәр.

— Син миннән яшьрәк, әнә теге йорттан дөге аракысы алып чык әле, мин монда көтәрмен,— дигән өлкән туган уртанчы туганга. Ә үзе эчтән генә: «Чыгуга ук башына җитәм моның. Аннары женьшень тамыры да, аракысы да миңа гына була»,— дип уйлый икән.

Һәм шулай иткән дә: чыгуына туганын атып үтергән, аракыны берүзе генә эчкән. Әмма дөге аракысы хикмәтле булган: энекәше абыйсын үтерү нияте белән аңа агу салган икән. Шулай итеп, өч туган өчесе дә бер-бер артлы җан тәслим кылган.

Бу вакыйгадан соң бик күп еллар узса да, өч туган фаҗигасе әле бүген дә онытылмаган. Әгәр дә корея кешесеннән хәзер: «Синең өчен иң зур байлык нәрсә?» — дип сорасаң, ул женьшень тамырын да, алтын-көмешләрне дә атамас, ә: «Иң кадерле байлыгым — туганнарым»,— дип әйтер.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz