Четверг, 13.11.2025, 00:42:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Сентябрь » 20 » ГАДЕЛ КАЗЫЙ (Әфган халык әкияте)
ГАДЕЛ КАЗЫЙ (Әфган халык әкияте)
18:29:49
Бер егет, сәфәр чыгып китәр алдыннан, саклап торырга дип, күрше картына йөз әфгани акча калдырган.

Күпмедер вакыттан соң әйләнеп кайткач, картка акчасын алырга кергән. Ә тегесе усал елмаеп болай дигән:

– Синең беркатлылыгыңа шаккатам! Миндә синең акчаң юк, үз юлыңда бул!

Егет югалып калган. Кешеләр аңа казыйга барырга киңәш иткәннәр. Егет шулай эшләгән дә. Казый картны чакырткан да сорый икән:

– Каршыңда утырган егетнең акчасын алдыңмы?

Карт казый каршында тезләнеп елап җибәргән:
– Ходай үзе шаһит, мин бернинди акча турында да белмим! Агарган сакалым белән алдашып утырмам бит!

Аннары казый егеттән сораган:

– Шаһитларың бармы?

Егет юк дип башын чайкаган.

– Ярар. Акчаны кайда бирдең соң син?

– Бер агач төбендә.

– Ярар, алайса, шул агачка бар да сине казый чакыра дип әйт.

Егет, аптырап:

– Хөкемдар, агачны ничек чакырыйм инде мин? – дип инәлгән.

– Менә сиңа минем мөһер! Шуны күрсәтеп куркыт үзен. Килмәсә, үзенә үпкәләсен.

Егет киткән, карт мыек астыннан гына елмаеп утырып калган.

Ярты сәгать үткән. Казый кояшка карап алган да карттан сорый икән:

– Барып җиттеме әле?

– Юк әле, - дигән карт.

– Ярый-ярый, - дип елмайган казый.

Тагын бер сәгать үткән.

– Барып җиттеме, юкмы? – дип сораган казый.

– Менә хәзер җитте, – дип җавап биргән карт.

Егет әйләнеп килгән дә, казыйга мөһерен биреп, күңелсезләнеп кенә әйткән:

– И хөкемдар, агач килмәде бит.

– Ялгышасың, килде, – дигән казый.

– Ничек килсен? - дигән карт. – Нишләп күрмәдем мин аны? Әллә минем күзләрем юкмы?

Казый болай дигән:

– Күзләрең бар. Мин «егет теге агачка барып җиттеме әле» дип сорагач, син миңа «юк» дидеңме?

Карт баш каккан.

– Мин синнән барып җиттеме әле дип сорагач, «әйе» дидеңме? Әгәр син шул агач янында акча алмаган булсаң, аның кайда булуын белер идеңме?

Карт йөз әфганине егеткә бирергә мәҗбүр булган.

 
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 72 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz