Пятница, 13.12.2024, 15:50:26   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [40]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ИТАГАТЬЛЕ МӘЧЕ (Литва халык әкияте)
ИТАГАТЬЛЕ МӘЧЕ (Литва халык әкияте)
10:03:14
Шулай бервакыт Чыпчык ишегалдына очып төшкән дә бодай чүпләргә тотынган, ди. Ул, сикерә-сикерә, бодай бөртеге чүпли, ә хәйләкәр Мәче бер читтән моны күзәтеп тора икән. Мәче карап- карап торган да, ялт сикереп, Чыпчыкны канатыннан эләктереп тә алган.

— Менә хәзер рәхәтләнеп тамак ялгыйм! — дип мырлаган ул.

— Нишлисез, Мәче әфәнде? Әллә чынлап та мине ашамакчы буласызмы? — дип чыркылдаган Чыпчык.

— Ашамыйча, тагын нишлим мин синең белән? Хәзер кабам да йотам! — дип, Мәче Чыпчыкның муенын авызына капкан.

— Оятыгыз бармы сезнең, Мәче әфәнде?! — дип өзгәләнә-өзгәләнә чыркылдаган Чыпчык.— Юынмаган килеш кем ашарга утыра инде? Хуҗагызның юынмыйча ашаганын күргәнегез бармы?

— Анысы шулай,— дип, Мәче йомшак тәпие белән битен юарга тотынган.

Мәче тырнагыннан ычкынган Чыпчык шул секундта канатларын җилпеп очып киткән. Мәченең моңа бик тә ачуы килгән, билгеле.

— Бүтән мине алдый алмассың! — дип, тешләрен шыгырдаткан ул.— Кешеләр теләсә нишләсен, ә хәзер мин башта ашыйм, аннары гына битемне юам.

Шушы көннән башлап мәчеләр ашап туйгач кына битләрен юа баш-лаганнар, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz