Пятница, 13.12.2024, 16:04:05   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [40]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 8 » ЯҢА ЧАЛБАР (Зомбо (Ангола) халык әкияте)
ЯҢА ЧАЛБАР (Зомбо (Ангола) халык әкияте)
09:45:24
Бер егет өйләнергә ният иткән. Күрше авылдан иң чибәр кызны алып кайтып, болар әнисе һәм сеңлесе белән бергәләп яши башлаганнар, ди.

Шулай беркөнне яшь кияү базардан чалбар сатып алган. Өйгә кайткач, хатынына болай дигән бу: «Чалбар алган идем, балагы озынрак булды. Шуны тиз генә кул яссуы кадәр кыскартып бирче». «Бүген кыскарта алмам. Вакытым юк. Бик ашыксаң, әниеңә яисә сеңлеңә әйт, икесе тиң эшсез утыра»,— дигән яшь килен.

Нишләсен, егет әнисе янына килгән. «Чалбар алган идем, балагы озынрак булды. Менә шуны кул яссуы кадәр генә кыскартып бир әле!» «Бүген булдыра алмам,— дигән аңа әнисе.— Аннан башка да эшем күп. Әнә хатының кыскартсын, юкка өйләнмәдең...»

Егет, аптырап, сеңлесе янына килгән. «Карале, мин үземә чалбар алган идем,— дип ык-мык иткән ул.— Шуның балагын кул яссуы кадәр генә кыскартып бирсәң иде!» «Ярый, хатыныңны тыңлата алмагач, миңа ялынырга кала инде... Бир, кыскартырмын»,— дигән аңа сеңлесе.

Егет чалбарын сеңлесенә биргән дә урамга чыгып киткән. Кич өйгә кайткач, беренче булып сеңлесенә сүз каткан бу: «Кая, чалбарны кыскарттыңмы?» Сеңлесе аңа: «Кыскарттым, бик матур булды. Әнә киеп кара»,— дигән. Егет чалбарны киеп караса, шаккаткан: балаклары тез тиңентен генә калган икән.

Ә эш болай булган... Сеңлесе балагын кыскарткач, чалбарны урынына куйган. Бераздан, улының сүзе исенә төшеп, әни кеше дә чалбар балагын кул яссуы кадәр кискән. Эштән бушагач, яшь килен дә кулына кайчы белән энә-җеп алган. Шулай итеп, чалбар балагы өч тапкыр кыскарган.

«Килен белән каенана тынышмаса, өй хуҗасы ыштансыз кала» дигәннәре дөрес икән.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz