Бер авылда бик гадел һәм намуслы тегермәнче яшәгән. Чит кешенең бөртегенә дә тимәгән, шул ук вакытта мохтаҗларга соңгы уч онын да кызганмаган.
Бервакыт, тегермән канавын чистартканда, ул зур кызыл алма күреп ала. Алып ашамакчы гына була, башына: «Туктале, бу мин үстергән алма түгел бит, моны ашарга да хакым юктыр», – дип, аның хуҗасын эзләп китә. Канау буйлап елгага чыга, елга буйлап өскә күтәрелә. Берникадәр вакыттан соң ак сакаллы бер картка очрый.
– Әссәламегаләйкем, аксакал! Шушындый да матур алмалар синең бакчаңда үсәме? – дип сорый тегермәнче.
– Юк, алар агым буйлап өскәрәк күтәрелгәч, минем абый бакчасында үсә, – дип җавап бирә аксакал.
Тегермәнче агым буйлап югарырак күтәрелә һәм сакалы агара башлаган бер кешене очрата.
– Әссәламегаләйкем, аксакал! Агым уңаенда яши торган картның абыйсы түгелме син? Бу алма синең бакчаңда үсәме? – дип сорый.
– Ул кеше чынлап та минем энем, ә бу алмалар минем абыем бакчасында үсә, аның бакчасы агым буйлап өскәрәк күтәрелгәч булыр, – дип җавап бирә бу кеше.
Агымга каршы бара торгач, тегермәнче бер ак чәче дә булмаган бер кешене очрата.
– Әссәламегаләйкем, агай. Бу алма синең бакчаңда үсәме? Агым уңаена яши торган картларның абыйсы синме инде ул?
– Вәгаләйкемәссәлам! Әйе, мин инде ул. Алманы да мин үстердем. Әйдә, юлчы, түрдән уз, кунагыбыз булырсың.
Тегермәнче өйгә узган.
– Хатын, безгә ашарга китерсәңче. Карбыз алып килергә дә онытма, – дигән өлкән аксакал.
Алар аштан авыз иткәч, хуҗабикә карбыз китергән. Хуҗа карбызны кискән дә әйткән:
– Бу карбыз өлгермәгән әле, әйбәтрәген китер!
Хуҗа шулай итеп хатынын биш тапкыр карбыз алырга җибәргән, бары тик бишенчесендә генә карбызны яраклы дип тапкан.
Тегермәнче, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалган. Саубуллашыр алдыннан хуҗадан:
– И хуҗа, бер соравыма гына җавап бир әле. Ни өчен син, туганнарның иң өлкәне, барыннан да яшьрәк күренәсең? – дип сораган.
– Күргәнсеңдер, мин хатынымны карбызга биш тапкыр җибәрдем. Шул ук вакытта аның да, минем дә – беребезнең дә ачуы чыкмады. Без бик тату яшибез, бер генә вак-төяккә дә исебез китми. Энеләремнең, кызганыч, тормышлары андый ук түгел.
Шулай итеп, тегермәнче мәңге яшь калу серен белеп кайткан, ул да гаиләсе белән татулыкта, тынычлыкта яши башлаган. Йөз яше тулганда да аның ак чәчләре сирәк булган дип сөйлиләр.
|