Яшәгән, ди, бер ир белән хатын. Тук та булмаганнар, ач та тормаганнар, ди. Ир бик тыйнак кеше булган, күп һөнәрләр белгән. Дөнья мәшәкате кырык яшендә үк аның чәч-сакалларына чал сипкән, ир үз яшеннән күпкә картрак күренә икән.
Көннәрдән бер көнне хатын мунчага киткән. Барса, мунчада ыгы-зыгы, ди. Нәрсә булган дисәләр, мунчага сарай йолдызчысының хатыны килә икән, мунча хуҗалары шуны каршы алырга әзерләнәләр, ди. Хуҗа хатыны, монда ярамый, тегендә ярамый дип, юынырга килгән кешеләрне әрле-бирле куалый, ди.
Менә музыка тавышына бер көтү яраннары белән йолдызчы хатыны килеп керә. Хуҗабикәнең күбрәк түләмәсме дип аның каршында биеп йөрүе гаҗәп түгел.
Ә безнең һөнәрче хатыны бик үртәлә моңа. Ничек кирәк алай юынып кайта да иренә әйтә бу:
– Теләсәңнишлә, сарай йолдызчысы хатыны буласым килә!
– Туктале, хатын, – ди ир, – мин бит яза да белмим, ничек итеп сарай йолдызчысы була алыйм ди. Ходай ипи-тоздан аермасын диген.
– Сарай йолдызчысы булмасаң, синең белән яшәмим! – дип кырт кисә хатын.
Нишләсен, хатынын ярата, инде нишлим икән дип баш вата башлый. Кәһвәханәгә кереп, каһвә эчеп утырганда, моның башында уе барлыгын күреп, бер иптәше килә:
– Ни булды сиңа? – дип сорый ул.
Иптәше теге мунча хуҗасының да дусты икән, моны тыңлап тора да:
– Алай борчылма әле, нәрсә дә булса уйлап табарбыз, - дип китеп бара.
Мунча хуҗасы белән киңәшәләр болар.
– Ул кеше килсен дә мунча ишеге каршына урнашсын. Алдына күн, кәгазь, кара белән каләм салсын да язып-сызып утырсын. Калганын үзебез оештырырбыз.
Иптәше килеп әйткәч, бу кешенең куркудан куллары калтырый башлый. Ул бит язу түгел, каләмне ничек тотарга икәнен дә белми! Ни генә булмасын, мунча хуҗасы әйткәнчә эшли бу. Мунчага килгән һәркем аны гыйлем иясе дип кабул итә.
Нәкъ шушы көнне мунчага сарай йолдызчысы хатыны килә. Ул юынган арада, кыйммәтле балдагын, урлап, почмактагы чүп савытына ташлыйлар. Безнең ялган «йолдызчы» бу хакта белә бит инде.
Ярар. Сарай йолдызчысы хатыны юына, киенә. Берзаман балдагы югалганны күреп ала бит бу. Эзлиләр – таба алмыйлар. Шул вакытта хуҗабикә әйтә:
– Ханым әфәнде, мунча каршында хуҗа (Хуҗа – «гыйлемле кеше» мәгънәсендә) утыра. Аннан сорап карыйк әле. Белсә, ул гына белер, – ди.
Безнең күрәзәче, кәгазьгә сызгалап-бозгалап ала да:
– Ханым әфәнде, балдагыгыз чүп савытына төшкән, – ди.
Хуҗабикә, хезмәтчеләрен чакырып, чүп савытын актарып чыгарга боера. Чынлап та, балдак табыла бит. Сарай йолдызчысы хатыны, хуҗага кыйммәтле бүләкләр биреп, өенә кайта. Хатынына бу гына аз, аның барыбер сарай йолдызчысы хатыны буласы килә!
Берничә көннән шаһ хатынының балдагы югала. Аны бер хезмәтче кыз урлаган була. Эзлиләр балдакны, эзлиләр – таба алмыйлар. Шуннан теге йолдызчы хатыны теге кешене исенә төшерә дә:
– Минем балдак югалган иде, бер хуҗа шунда ук табып та бирде. Бик гыйлемле кеше, бәлки, шуннан сорап карарсыз, – ди.
Солтан шунда ук мунчага чапкыннар җибәрә. Ә теге кеше, хатыныннан куркып, көннәрен шунда үткәрә икән. Сарайга алып китәләр моны.
Шаһинә, аны күрүгә:
– Әй, хуҗа, балдагымны тапмасаң, башың белән саубуллаш! Иртәнгә кадәр вакыт сиңа, – ди.
Хуҗаны аерым бүлмәгә урнаштыралар. Хуҗа куркудан калтырый, белми бит инде ул балдакның кая икәнен! Карак кыз да бар бит әле. «Булмый бу, ярдәм сорыйм», – дип, хуҗа янына килә дә хәлне сөйләп бирә.
– Балдак миндә, зинһар, коткара күр, – дип, хуҗаның аягына егыла бу.
Хуҗа эченнән генә: «И Ходам, бүген дә коткардың бит!» – дип уйлый да кызга әйтә:
– Кызым, балдагыңны казга йоттыр. Кара аны, беркем дә күрмәсен, сизмәсен. Балдакны йоткан казның аягын сындырып куй. Бар, курыкма.
Кыз шулай эшли дә.
Таң ату белән, шаһ хуҗаны чакырта.
– И шаһым-солтаным, төне буе йокламадым, бактым, һәр багуымда кошлар чыкты. Сарайда булган бөтен кошларны бакчага чыгарт әле, күркәсе, казы, тавыгы – берсе дә калмасын, – ди.
Бөтен кош-кортны бакчага чыгаралар. Алдан хуҗа бара, үзе сызгалый-бозгалый, аның артыннан яраннары белән шаһ атлый, ди. Аксак казны күреп алгач, хуҗа әйтә:
– Балдак менә шушы каз эчендә булырга тиеш, - ди.
Казны тотып алып чалалар, бүтәкәсеннән теге балдак килеп чыга. Гаҗәпләнүдән аһ итәләр инде.
Бакчадан чыгып барганда, шаһ чикерткә тотып ала.
– Йә, хуҗа, әйт әле, кулымда нәрсә? – ди ул.
Хуҗаның куркудан йөрәге табан астына төшеп китә.
– Шаһым-солтаным, сезгә ялганлап булмый, - ди ул, кызарып. Аннары үз- үзенә: – Бер сикердең, ике сикердең – котылдың, өченчесендә тотылдың, чикерткә! – ди.
Шаһ учын ачып җибәрсә, анда, чынлап та, чикерткә ята икән. Солтан, гаҗәпләнеп:
– Шулкадәр зирәклек булса да булыр икән кешедә, – ди һәм шул ук мизгелдә хуҗаны үзенең йолдызчысы итә, бик күп бүләкләр бирә.
Хуҗа хатынының да теләге тормышка аша.
|