Борын-борын заманда Көлөргеч дигән бер кеше яшәгән. Ул шундый ялкау булган, һичнәрсә эшләргә теләмәгән. Көннәр буена учак янында, эше булмаганнан көлгә өреп, шунда казынып утыра икән. (Әнә шуның өчен аны күршеләре Көлөргеч дип йөрткәннәр.) Ярый әле, аның турында кайгыртучы карт апасы булган, югыйсә ул инде әллә кайчан ачтан үлгән булыр иде. Бу хәлгә апасының һич түзәрлеге калмаган.
– Әй, тыңла әле! Синең оятың кая? Тор, бар, эшлә! Сине туйдырам дип хәлдән тайдым бит инде.
Тормый торсын әле! Учак төбендә утыра бирә, ди, Көлөргеч, берничек тә урыныннан кузгатыр хәл юк, ди.
Ахырында бер бәйрәм көнне Көлөргечебез йөреп, кешеләр күреп кермәкче булган. Әйләнеп кайтса, ишек бикле, ди. Апасы аны өйгә кертмәгән, тәмам туйдырган ул апасын.
– Куасың икән, юлга берәр нәрсә бир син миңа, болай булмый бит инде! – дип ялына башлаган Көлөргеч.
Апасы аңа тәрәзәдән бер без, кәҗә сөтеннән яңа гына ясалган бер баш сыр һәм бер капчык көл ташлаган.
– Боларга да тормыйсың әле син! – дип кычкырган ул ачуын тыя алмыйча.
– Монысына да рәхмәт, – дигән Көлөргеч һәм юлга чыгып киткән.
Күп йөргәндерме, аз йөргәндерме, анысы билгеле түгел, шулай да ул мул сулы елга янына барып җиткән һәм елганың икенче як ярында зур, куркыныч дию күргән. Дию суга иелгән дә су эчеп тора, ди.
Көлөргеч бик курыккан, ләкин ни эшләмәк кирәк? Башка юлны да белмәгән ул, ә алга барсаң – диюгә азык буласың. Уйлаган, уйлаган да уйлап тапкан: «Тукта әле, тузан туздырыйм да диюне куркытыйм. Алар акылга чамалы булалар бит».
Ул капчыгын без белән тишкән дә, аны селки-селки, яр буенда йөри башлаган. Көл чәчелгән, болыт кебек тузан күтәрелгән.
Курыккандырмы-юктырмы дию, ләкин бик гаҗәпләнгән һәм әйтә икән:
– Әй, син! Булдыра алсаң, менә шушы ташның суын кысып чыгар, – һәм аңа елга аша таш ыргыткан.
Көлөргеч кесәсеннән үзенең яңа ясалган сырын алган һәм шундый нык итеп кыскан, хәтта аның сары сулары бармак буйлап ага башлаган.
Мондый көчлелөктән дию бик нык курыккан, ә Көлөргеч аңа:
– Йә әле, чык бу якка! Мине теге якка чыгар, аякларымны чылатасым килми, – дип кычкыра икән.
Дию елганы атлап чыккан да Көлөргечне җилкәсенә атландыргач:
– У, нинди җиңел икәнсең син! – дип әйтә икән.
– Мин бер кулым белән күккә тотынганмын бит, шуның өчен җиңел, әгәр кулымны ычкындырсам, авырлыктан синең җилкәләрең сызлаячак.
– Йә, җибәреп кара әле, – дигән дию.
Көлөргеч безен алган да диюнең муен тамырына кадаган. Дию кычкыра башлаган:
– Ай, булмаса, тотын инде күккә, түзәрлек түгел бит!..
Ярның икенче ягына чыгып җиткәннәр. Дию Көлөргечне үзенә кунакка чакыра икән. Көлөргеч бик курыккан, ләкин ни эшләмәк кирәк, барырга риза булган.
Менә диюгә килгәннәр. Көлөргечкә диюнең көн күреше бик тә ошаган. Күрә, ди, ул: учакка чамасыз зур кеци – икмәк пешәргә куелган, ди. Дию аш әзерли башлаган, ә Көлөргечкә, янып китмәсен өчен, икмәкне карап торырга кушкан.
Кециның бер ягы яна башлавын күргәч, Көлөргеч аны әйләндереп куймакчы булган. Тотынган гына икән, икмәк әйләнеп авып киткән дә Көлөргечнең өстенә капланган. Ничек кенә тырышса да, ул зур, эссе икмәк астыннан чыга алмаган. Барлык диюләр җыелганнар! Кунакның икмәк астында ятуын күреп, бик гаҗәпләнгәннәр:
– Нигә син анда кереп качтың? – дип сорыйлар икән.
– Эчем авыртып китте минем, – ди икән Көлөргеч, – файдасы тимәсме дип, кайнар икмәк куярга уйлаган идем! Авыртуы басылды, алып куегыз әле! – дигән ул.
Тартып чыгарганнар, ди, Көлөргечне, чак кына үлми калган, ди, ул.
Өстәл тирәсенә утырышканнар.
Бөтен эчемлекләрне эчеп бетергәч, бер дию бик зур бер саплы чүмеч алган да кунакка әйтә икән:
– Туганыбыз бул, бар әле, әнә анда, ишегалды уртасында җиргә күмелгән чаннан эчемлек алып керче!
Көлөргеч зур чүмечне көчкә-көчкә генә сөйрәп алып чыккан, чыккан да кире керми генә, ди. Ә диюләр эчемлек көтәләр, ләкин көтөп ала алмыйлар икән. Ишегалдына карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр: Көлөргеч тимер көрәк алган да җирдәге чанны казып маташа, ди.
– Син нәрсә эшлисең? – дип сораганнар аннан.
– Чанны берьюлы казып чыгару яхшырак булыр дим, туйганчы эчәрбез, ә бу кеп-көчкенә чүмеч белән ташый-ташый алҗып бетәрсең.
«Без, тугыз туган, буш чанны көч-хәл белән җиргә күмеп куйдык, ә бу эчемлек белән тулы чанны берүзе казып алмакчы була, җитмәсә әле, өйгә дә алып керергә тели», – дип уйлаганнар диюләр.
Диюләр эчемлекне чүмечкә үзләре тутырганнар да өйгә алып кергәннәр һәм тагын сыйлана башлаганнар. Кинәт кенә бер дию өстәл янында төчкереп җибәргән, һәм төчкерү җиленнән Көлөргеч каурый кебек очып түшәмгә күтәрелгән дә матчага ябышкан. Диюләр түшәмгә карыйлар икән.
– Әй, кеше, син анда нәрсәгә мендең?
– Ничек син минем алда төчкерергә батырчылык итәсең? – дип кычкыра икән Көлөргеч. – Менә шушы таякны алырмын да, кабыргаларыңны санармын мин синең!
Диюләр бик нык куркышканнар: «Без, тугыз туган, бу бүрәнәне монда көчкә генә алып кергән идек, ә ул аны таяк дип кенә атый».
Алар бар да урыннарыннан торганнар да куркуларыннан төрле якка йөгерешкәннәр, ә Көлөргеч бик кыенлык белән генә идәнгә төшкән.
Олы дию урман эченнән йөгерә икән, ә аңа каршы төлке килә, ди:
– Әй, дию, нәрсә булды сиңа, кая йөгерәсең?
– Ах, сорама инде! Безгә бер кеше килгән иде, барыбызны да ашап бетерә язды, һәм төлкегә бу хәлләрнең ничек булуын сөйләп биргән.
– Тапкансыз икән куркыр кеше! – дип көлгән төлке. – Көлөргеч бит ул, көлдә казынып ятуны гына белә. Хәтта апасы да аны өеннән куып чыгарды. Киттек әйдә, курыкма.
– Юк-юк, ышанмыйм! Барыбызны да һәлак итеп бетерер ул.
Төлке бик озак үгетләгән, ахырда кайтып киткәннәр.
Дию белән төлкене күргәч, Көлөргеч шүрләгән шүрләвен, ләкин ни эшләмәк кирәк? Бусагага чыккан да кычкыра икән:
– Әй син, җирән кодагый! Уникене алып килер урында, нәрсә син миңа бер генә дию алып киләсең!
Шуны гына ишеткән икән, дию чабарга керешкән.
Ә Көлөргеч котылуына бик шатланган.
– Җитәр инде, күрмәгәнне күрдем, – дигән Көлөргеч һәм өенә кайтып киткән.
Карт апасыннан гафу үтенгән ул һәм шуннан бирле бөтенләй башка кеше булып киткән.
Озакламый барысы да аның кушаматын да онытып бетергәннәр. Эшли башлаган, ди, ул, хезмәте белән мал җыярга, карт апасын тәрбияләргә керешкән, ди.
|