Борын-борын заманда яшәгән, ди, бабай бөлән әби. Бабай балык аулаган, шуның белән көн күргәннәр. Тик балалары булмау гына эчләрен пошырган. Беркөнне бабай, гадәтенчә, балыкка барган. Ау салып тартып алган икән - сәер бер балык эләгеп чыккан. Балыкның тәңкәләре алтыннан да көмештән, гәүһәрдән дә якуттан, ди. Күзнең явын алып торалар, ди.
Бабай, балыкны учына алып, озак карап торган да: «Моны ашап тамак туймас, яши бирсен», – дип, диңгезгә ташлыйм дигәндә генә, балык телгә килгән:
– Бабай! Мине алып кайт. Итемне улларыңа ашат, канымны атларыңа эчер, кылчыкларымны этләреңә бир, – дигән.
Бабайның уллары булмагач, аптырап калган. Ни эшләргә белми торган-торган да, ни булса да булыр дип, балыкны алып кайтып киткән.
Кайткач, ишектән кереп сүз катарга өлгермәгән, ике малай күтәреп, каршысына карчыгы килеп баскан.
-Бу малайлар -безнең ул ларыбыз! - дигәч, бабай тагын да ныграк гаҗәпләнгән.
Шуннан моның карчыгы бабай балыкка киткәч ни булганын сөйләп биргән.
– Син балыкка чыгып китү белән камыр бастым да, ике малай ясап, сандыкка салдым, – дигән әби. – Шул арада үзем ишегалдына чыгып әйләндем. Килеп керсәм, колагыма бала елаган тавыш ишетелгәндәй булды. Ипләбрәк тыңласам, тавыш сандык эченнән килә. Карасам, шаккаттым: минем бая салып куйган малайларыма җан иңгән!
Ни әйтергә белми катып калган бабай, һушына килгәч, балыкның әйткән сүзләрен исенә төшергән. Шуннан балыкның итен малайларга ашаткан, канын ике атына эчергән, кылчыкларын ике этенә ташлаган.
Могҗизалы балыкның итен ашагач, малайларның башы алтын балык тәңкәләре кебек асылташлар белән капланган. Малайлар көн үсәсен бер сәгатьтә үскәннәр. Бабай белән әби бик куанганнар, үзләрен дөньяда иң бәхетле кеше итеп санаганнар, зурысына Камыр батыр дип исем кушканнар.
Бервакыт Камыр батырның дөнья гизеп кайтасы килгән. Камыр батыр атасына:
– Атам! Миңа унбиш пот чуеннан чукмар койдыр, аннан да авыррак итеп кылыч суктыр. Юл йөргәндә кирәк булыр алар миңа, – дигән.
Атасы чукмар белән кылыч эшләтеп биргәч, Камыр батыр, коралларын сынарга дип, бер яланга чыккан. Унбиш потлы чукмарны күккә чөеп җибәргән, төшеп җиткәндә, Камыр батыр аның астына башын куйган, чукмар, Камырның башына бәрелеп, челпәрәмә килеп ватылган. Камыр батыр аның ватыкларын җыеп алган да, аннан да авыррак итеп, икенче чукмар койдыртып алган. Аны да шулай итеп сынап карагач, ярарлык дип тапкан.
Чыгып китәр алдыннан Камыр батыр бер укны җепкә бәйләп келәт өрлегенә элгән дә энесенә:
– Син бу укны көн саен карап тор. Май тамса, мин исән-сау булырмын, кан тамса, үлгән булырмын. Ул чакта мине эзли чыгарсың, – ди.
Камыр батыр ата-анасы, энесе белән хушлашкан да, чукмары белән кылычын тагып, атка атланып чыгып киткән. Бик озак чапкач, ялгызы гына торган бер өйгә барып җиткән. Атын бәйләп, шунда ятып ял итмәкче булган. Бу йортта убырлы карчык яши икән. Ул Камыр батырны ишек ачып каршы алган:
– Кем син, улым? Каян киләсең? Кая китеп барышың? – дип сораган.
Камыр батыр, аның сорауларына җавап биргәч:
– Бик ачыктым, әби, капкалап алырга берәр нәрсәң булмасмы? – ди.
Убырлы карчык Камыр батырга ашарга-эчәргә китергән. Камыр батыр шикләнмичә ашап эчкән дә һушсыз булып ауган. Убырлы моның эчәренә агу салган булган икән. Шуны гына көтеп торган убырлы Камыр батырны йоткан да җибәргән, ә асылташлы башын өен бизәргә дип алып калган.
Камыр батырның чыгып киткәненә байтак вакыт узган бит инде. Беркөнне әнкәләре кече улын келәттәге өрлекне карап керергә чыгарып җибәргән. Энесе караса, уктан кан тамып тора, ди. Ул, кереп, әти-әнисе белән саубуллашкан да, балык кылчыкларын кимергән теге этләрне ияртеп, агасын эзләргә чыгып киткән. Этләр моны туп-туры убырлы өенә алып килгәннәр. Өйгә килеп керсә, егетне бик сылу бер кыз каршы алган.
– Егет, җаның кадерле булса, чыгып кит тизрәк, – дигән кыз.
– Агамны күрми китмим, - дигән егет.
– Алай булгач, тыңла: әби сине табынга чакырыр, син бернәрсәне дә ашама-эчмә, – дип, кыз күздән югала.
Бу аптырап торган арада, убырлы карчык килеп кергән. Кергән дә егетнең кемлеген, кая барышын сораштыра башлаган. Аннары:
– Ачыккансыңдыр, улым, ашап-эчеп кит, - дип, табын янына чакырган.
Егет бер әйбергә дә кагылмагач, кыстый да кыстый, ди, бу. Алай да ашамагач, бу егетне үтермәкче булган. Көчө җитмәгән. Шуннан өгөт үзе, торып, убырлының чәчләреннән урап алган да: «Агамны кайтар», - дип, убырлыны камчысы белән ярырга тотынган.
Убырлы нишләсен, Камыр батырның сөякләрен чыгарып, башын ялгаган да өстенә тере суы бөркегән. Шуннан соң Камыр батыр күзен ачып сикереп торган.
– Ай-Һай озак йоклаганмын, – дигән ул.
– Йоклагансың, йокламый ни! Мин булмасам, мәңге уянмас идең, – дип, энесе булган хәлләрне сөйләп биргәч, Камыр батыр явыз карчыкны суккан да үтергән. Шуннан убырлының бөтен байлыгы белән теге кызны энесенә биргән. Энесе ата- анасы янына кайтып, теге кызга өйләнеп яши башлаган, Камыр батыр ары киткән.
Бара торгач, бер патшалыкка җитә бу. Бер картка фатирга төшә. Карт моны хәзинәдә бары белән кунак итә, үзе шәһәр хәлләрен сөйли:
– Бәхетсезлек килде әле калабызга, – ди ул. - Әйбәт кенә яшәп ятканда, дию килеп төште. Шушында яшәмәкче булып, барыбызны да кырып бетерү белән яный башлады. Инде диюгә илчеләр җибәреп, бездән күпме түләү сорыйсың, бирәбез, безне генә тынычлыкта калдыр, диделәр. Дию көн саен бер кыз җибәреп торуларын сораган. Нишләмәк кирәк, кала халкы шуңа риза булды. Инде хәзер чират патшаның бердәнбер кызына җитте. Кызын коткарган кешегә патша зур бүләкләр вәгъдә итә. Әле кызны чуен сарайга яшерделәр, аны патшаның бер вәзире саклап тора.
Бабай сөйләп бетерү белән, Камыр батыр чукмарын алып, шунда киткән. Чуен сарайга барып җитеп, ишекне тартып караса, ишек ачылган да киткән. Патша кызы, Камыр батырны күреп:
– Егет, нишләп йөрисең монда? - дип сораган, ди.
Камыр батыр:
– Сине коткарырга килдем, – дип кенә өлгергән, шул арада, күк күкрәп, яшен яшьнәп, коточкыч зур дию килеп баскан. Аның янында Камыр батыр малай кебек кенә күренә, ди. Дию аңа:
– Син монда нигә дип килдең? – ди.
– Сине үтереп, патша кызын коткарырга килдем! – ди Камыр батыр.
Шулай дигән дә Камыр батыр, чукмарын күтәреп диюгә суккан икән, гәүдәсеннән башы өзелеп, читкә тәгәрәгән. Камыр батыр диюнең башын, чуен сарайны күтәреп, сарай нигезенә тыгып куйган, ә гәүдәсен диңгезгә ташлаган. Шуннан, кыз белән хушлашып:
– Мин сезгә соңрак килермен, хәзер миңа ял итәргә кирәк, – дип кайтып киткән.
Ул арада патшаның чуен сарайны сакларга куелган вәзире килеп җиткән.
– Әгәр атаңа диюне мин үтерде дип әйтмәсәң, хәзер үк башыңа җитәм, – дип, кызны куркытып куйган.
Кайтканнар болар патша сараена. Патша, кызының исә-сау кайтып керүен күргәч, үз күзләренә ышанмый торган. Шул ук минутта кызын шушы батырга кияүгә бирәчәген игълан иткән.
Инде өченче көн туй бара. Патша да, кияү дә, кунаклар да шат, бары тик кыз гына күңелсез, ди. Патша кызы туйга килгән һәрбер кешене күздән кичереп утыра.
Бервакыт сарайга хәерче генә киенгән берәү килеп ишек төбенә утырган. Патша моны күреп, ачуланып, куып чыгарырга боерган. Патша кызы Камыр батырны танып алган да атасыннан аны сарайда калдыруны сораган. Патша рөхсәт иткән, кыз Камыр батырга бөр касә бал китереп биргән. Камыр батыр балны күтәреп эчеп җибәргән дә җырларга рөхсәт сораган. Камыр батырның моңлы тавышыннан кунаклар оеп киткәннәр, бөр патша кызы гына уяу килеш калган. Камыр батыр хәерче киемнәрен салып ташлаган. Патша кызы аңа чуен сарайдан чыккач булган хәлләрне сөйләп биргән. Камыр батыр аңа:
– Кунаклар һушларын җыйгач, миңа сөйләгәннәреңне аларга да сөйләрсең, – дигән.
Икенче җырга кунаклар уянган. Патша кызы үзен диюдән чынлыкта кем коткарганы турында сөйләп биргән. Кияү:
– Юк-юк, диюне мин үтердем, патша кызын мин коткардым, – дип кычкырына, ди.
Патша аңа:
– Диюне син үтергәнсең икән, расла! Ничек расларсың? – дип сорау биргән.
¬– Диюнең башын чабып өздем дә, чуен сарай астына салып куйдым, – дигән вәзир.
Ул шулай дигәч, җыелышып, чуен сарай янына киткәннәр. Патша вәзиренә:
– Әйдә, диюнең башын яшергән җиреңнән алып күрсәт инде, – дигән.
Вәзир тегеләй иткән, болай иткән, чуен сарайны күтәрү түгел, урыныннан да кузгата алмаган.
Камыр батыр чыккан да, чуен сарайны күтәреп:
– Диюне мин үтердем. Менә аның башы! - дип, диюнең килбәтсез башын алып күрсәткән.
Шуннан соң диңгездән диюнең гәүдәсен дә алып чыккан. Халык Камыр батырның көч-куәтен күреп хәйран калган.
Шуннан патша Камыр батырга:
– Вәгъдәм буенча ярты байлыгым белән кызымны сиңа бирәм, варисым булырсың, – дигән.
Ә алдакчы вәзирен асарга боерган, ди.
|