Бик күптәннән булган инде бу хәл. Җир дә ясалып бетмәгән булган әле. Җирдә таулар, далалар, урман-кырлар булган, елга-күлләр, чишмәләр, инешләр булмаган. Кешеләргә нәрсә: кое казыганнар да шуннан су алып рәхәтләнеп яшәгәннәр. Ә хайваннар белән кошлар нишләсен? Эчәсең килгәч, әллә кая, ерактагы диңгезгә су эчәргә барып булмый, яңгыр яугач барлыкка килгән күлләвекләр дә тиз кибә.
Кошлар, хайваннар җыелышып уйлаша башлаганнар. Уйлаганнар-уйлаганнар да, күлләр, елгалар, инешләр, чишмәләр казырга булганнар. Уртак эш вакытында бүре-сарыкка, карчыга - чебешкә, төлке куянга тимәскә дип килешкәннәр. Бер каня- тәкәрлеккенә озын аяклары белән әрле-бирле йөренә, ап-ак түшен сыйпый-сыйпый:
– Сез болай да күп, – ди икән. – Минем тырнакларым да юк, аягым нечкә, җирне ничек итеп казыйм? Ап-ак каурыйларым пычраныр, җирдә йөрергә ияләшмәгән дә мин, күбрәк күктә очам.
– Без синең өчен дә эшләргә тиешмени? – дип ачуланганнар башка киек-кошлар.
– Мин эшләгез димим дә, - дигән каня, – чык төшкәч, үләннәрдән чык җыям, яңгыр астында очып барган килеш тә тамчыларны эчеп туям. Миңа күп кирәкми.
Кош-кортлар, җанварлар каняга иярүчеләр булыр дип куркып, шундый карар да чыгарганнар:
– Каняга һәм аның нәселенә беркайчан да өлга-инешләрдән, кое-чишмәләрдән, күлләрдән, диңгезләрдән су эчәргә рөхсәт юк!
Үзләре эшкә тотынганнар: сукыр тычканнар җир астында су юлларын эзләгәннәр, аюлар таш актарган, кабан дуңгызлары канау казыган, көртлекләр туфрак күчергән. Карлыгач, аңа ияреп башка кошлар да елга үзәннәреннән туфрак ташып өйгән. Бик озак тир түккән алар: күлләр, елга үзәннәрен казу елларга сузылган. Бер михнәтнең бер рәхәте булган шикелле, аларга да бәйрәм килгән. Кая телисең, шунда яшә, бәлаләр үстер — бөтен җирдә дә су җитәрлек. Эшләгән урыннарыннан еракка китмәгәннәр Дә алар, шунда яшәргә калганнар. Ә каз-үрдәк, акчарлак, кондыз, кама суда яшәргә Үк калганнар. Каня да су янында урнашкан. Тик, ни могҗиза, елгадан да, чишмәдән дә су эчә алмый, томшыгыннан узмый икән. Бары тик чык суларын эчеп, йә булмаса яңгыр тамчыларын йотып кына сусынын баса, ди.
Корылык башланса, хайваннар, кош-кортлар борчылмыйлар: елгада су бетми бит, ә каняга – кайгы.
– Су, су, су, – дип оча башлый, яңгыр яумый туктамый.
Кешеләр каня кычкыра башласа яңгыр буласын беләләр.
|