Ул капкага үрмәләп менгән дә, әтисе кулындагы кармакны алып, капка өстеннән теге якка чыгарган.
Шәһәр башлыгы, улының тапкырлыгына хәйран калып, җилкәсеннән сөйгән. Бөтен дөньяда моннан да акыллырак бала юктыр, дип уйлаган ул. Алар шулай икәүләшеп, куана-куана, елга буена балык тотарга киткәннәр.
Ә шәһәр халкы боларның артыннан көлеп карап калган. Чөнки, кармак таягын җилкәгә салып, шәһәр капкасыннан чыгу өчен бернинди акыл да кирәк түгеллеген яхшы белгәннәр бит алар.