Четверг, 13.11.2025, 00:42:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Октябрь » 20 » КАРТ ШАЙТАННАРНЫ НИЧЕК АЛДАГАН (Ингуш халык әкияте)
КАРТ ШАЙТАННАРНЫ НИЧЕК АЛДАГАН (Ингуш халык әкияте)
18:43:33
Тау итәгендәге урман авызында салынган бәләкәй генә балчык сакляда (Сакля – йорт) карт белән карчык яшәгән. Карт ауга йөргән, карчык йорт-җир караган. Беркөнне карт куак астында йоклап яткан куянны күреп алган. Ләкин атмаган, кызганган. Бара-бара тау куышында балалары белән аюны очраткан. Аңа да тимәгән.

Бу елларда урманга шайтаннар килеп урнашкан. Алар, урманны үзләренеке санап, картны куып җибәрергә булганнар. План корганнар. Иң элек шайтаннарның олысы Паң-Паң барырга булган. Ул болай дигән:

– Мин барам да әйтәм, «Әйдә, картлач, көрәшәбез! Җиңсәң, урманыбызда йөрерсең, әгәр мин җиңәм икән, урманга ике аягыңның берсен дә атламыйсың» диярмен.

– Шәп уйлап таптың син! – дип кычкырганнар шайтаннар.

Шулай иткәннәр дә. Паң-Паң урман ешкынлыгында картны эзләп тапкан да:

– Мин - Паң-Паң, иң куркыныч шайтан! Әйдә, картлач, көрәшәбез! Җиңсәң, урманыбызда йөрерсең, әгәр мин җиңәм икән, урманга ике аягыңның берсен дә атламыйсың, – дигән.

– Ярый соң, мин риза, – дигән карт. – Тик иң элек минем энем белән көрәшеп кара, минем белән көрәшсәң, йә кабыргаларың сынып бетәр.

Шулай дип, карт шайтанны мәгарә авызына алып килгән.

– Минем энекәш менә шушында яши. Кер дә көрәш. Аны җиңсәң, минем белән көч сынашырсың.

Паң-Паң аны тыңлаган да тау куышына кереп киткән. Кыштырдаган тавышка уянып киткән аю, арткы аякларына күтәрелеп, Паң-Паңны бәргәли башлаган. Бәргәләгән-бәргәләгән дә чокырга чыгарып ташлаган.

Паң-Паң көчкә-көчкә генә чокырдан үрмәләп чыкса, карт көлемсерәп басып тора икән:

– Минем белән дә көрәшеп карыйсыңмы соң?

Паң-Паңның сүз әйтерлек тә хәле булмаган, ул, картны күрмәмешкә салышып, урман эченә кереп киткән.

Кайтып, хәлне сөйләп биргәннән соң, ул:

– Аны җиңеп булмый, – ди.

Ярар, шайтаннар уйлый инде, тагын ни эшләп карарга? Иң тиз, иң җитез шайтан Таң-Таң:

– Әйдәгез, мин аны йөгерешкә чакырам, ул мине уза алмас, – ди.

– Шәп әйттең! – дип, шайтаннар шатланышалар инде.

Таң-Таң урман арасында картны эзләп таба да әйтә:

– Мин – Таң-Таң, иң җитез, иң йөгерек шайтан. Әйдә, картлач, узышабыз! Җиңсәң, урманыбызда йөрерсең, әгәр мин җиңәм икән, урманга ике аягыңның берсен дә атламыйсың, – ди.

– Ярар соң, – ди карт. – Син башта минем улым белән узышып кара. Иң йөгерек шайтан булырлыгың бармы икән – шуны күрәсем килә.

Куян йоклап яткан куак янына бара да, куянга нарат күркәсе ыргыта, ә шайтанга:

– Менә шуның артыннан чап! – ди.

Куян тора да чаба, шайтангамы соң инде аны куып тоту! Ярты көн чаба куян артыннан, сыдырылып бетә, тирләп-пешә – барыбер куып тота алмый. Бер сукмакта хәле бетеп ава гына, карт килеп җитә:

– Йә, мине куып тота алырсыңмы соң? – ди, үзе көлә.

Таң-Таң, аны ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышып, өйләренә кайтып егыла.

– Юк, беребез дә куып тота алмый аны! – ди ул.

Шайтаннар тагын баш вата, ни генә эшләп карарга да, картны ничек кенә урманнан сөреп җибәрергә? Ахырында иң кечкенәләре – кечкенә булса да, иң көчлесе, хәйләкәре Маң-Маң барырга була.

– Мин бабайлардан калган зур чукмарны алып барам. Чукмарны кем югарырак чөя, шул урманга хуҗа була, дип әйтөм, – ди.

– Шәп уйлагансың! – дип куанышкан шайтаннар.

Маң-Маң картны эзләп тапкан да аңа сүз кушкан:

– Мин - Маң-Маң, шайтаннарның иң көчлесе, иң хәйләкәре. Әйдә, карт, көч сынашабыз, менә бу чукмарны күккә чөябез. Син өскәрәк ыргытсаң, урманыбызда йөрерсең, мин өскәрәк чөйсәм, китәрсең, – ди.

– Ярар, мин риза, – ди карт. – Син беренче ташла.

Маң-Маң авыр чукмарны ала да чөеп җибәрә. Чукмар очып китә-китә тауларны да уза, болытларны да уза. Чукмар берәр сәгатьтән генә килеп төшә дә тоткасына кадәр җиргә бата.

– Инде синең чират, карт! – ди Маң-Маң.

Карт чукмарны тоткан, күтәреп ташларга көче җитми. Басып тора икән бу, үзе күккә карый, ди.

Маң-Маң түзми, сорый:

– Ник атмыйсың инде?

– Узган ел шушындый ук чукмарны атып күкне тишкән идем, шул тишекне карыйм. Болыт узып китсә, ачылыр, бәлки, башка тишек тишәсе килми иде.

– Син нәрсә, карт, – дип курыккан Маң-Маң, – бу чукмарны бөтенләйгә ташларга ярамый, ул бит безгә ата-бабалардан калган.

Маң-Маң, картның җавабын көтеп тормастан, чукмарны тартып алган да торып чапкан. Үзе чаба, үзе, карт куа килмиме икән дип, артына борылып карый, ди. Туганнары янына килеп җиткәч, булган хәлләрне сөйләп биргән.

– Бу карт бирешә торган түгел, – диләр шайтаннар һәм үзләренә урманнан китү яхшырак булыр дигән фикергә киләләр.

Шулай итәләр дә. Чукмарларын алып, әллә кая таулар арасына менеп китәләр.

Карт белән карчык урман авызындагы сакляларында яшәп яталар икән. Карт ауга йөри, карчык йорт карый, ди.

Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Октябрь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz