Бервакыт еланбалык, бака һәм ташбаш бай алпавыт ятьмәсенә эләккәннәр. Бетүебез шушы икән дип елыйлар икән. Елап эш чыкмас дип, ташбаш еланбалыкка әйтә:
– Еланбалык абый, моннан котылып булмасмы икән?
– Уйласаң да, уйламасаң да юк, – дип җавап биргән еланбалык, күз яшен сөртә-сөртә, – ятьмәдән чыгу әмәле юк. Инде бамбук үрентесеннән тәмләткеч тә ясый башлаганнардыр.
Ташбаш бакага эндәшкән:
– Бака түти, син ни диярсең, үлемнән котылып булырмы?
Бака күзен кыскалап бакылдаган:
– Иртәгә еланбалык белән син табада сикерерсең, мине шешкә эләрләр.
Еланбалык белән бака тагын сулкылдый башлаганнар. Ташбаш бу тозактан котылу хакында уйлый, ди. Бераздан ташбаш еланбалык белән баканы чакырган.
– Абый! Түти! Таптым бит! Котылабыз! – ул әйтеп тә бетермәгән, еланбалык белән бака аны бүлдереп сорашырга тотынганнар:
– Ничек? Әйт тизрәк!
– Байларның барысы да саран була, - дигән ташбаш, – безне күрү белән шатлыгыннан башын югалта ул. Бай ярга тартып чыгару белән, бака түти, син читкә сикер, ә еланбалык агай белән без суга таба шуарбыз.
Иртәгесен бай килеп ятьмәне комга тартып чыгарган. Сүтә генә башлаган икән, бака читкә сикереп тә киткән. Бай, баканы кулдан ычкындырмас өчен, артыннан чаба, ди. Тотам гына, ди, бака сикерә дә куя! Артына борылып караса, ташбаш белән еланбалык суга таба шуышалар. Баканы онытып балыклар янына чаба бу. Өлгерми шул: бай килеп җиттем дигәндә генә, еланбалык белән ташбаш суга төшеп китәләр. Бай балыклар белән әвәрә килгән арада, бака да качып өлгерә.
Шул гомердән бирле бака ташбашны икрасы белән сыйлый, ә еланбалык, ташбашка ризык табу җиңелрәк булсын өчен, су төбендәге ләмне болгатып тора, ди.
|