Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » Хәрәкәтле уеннар
Балалар санамыш ярдәмендә бер песи сайлыйлар. Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм: «Мияу-мияу!» — ди. Балалар: «Нинди төс?» — дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, сары булсын, ди. Балалар шунда ук тирә-юньдә сары төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам һ. б.). Андый әйбер тапмаган кеше тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тырыша. Тота алса, ул бала песи булып, тота алмаса үз урынында калып, уен дәвам итә.
|
Уен ир балалар арасында ачык һавада уйнала. Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленә. Бер төркем — «стена», икенчесе «кәҗә» була.
Бер команда кешеләре аллы-артлы бер-берсен кочаклап, бераз бөгелебрәк басып торалар. Кәҗәләр кулга-кул тотынып килеп, аларның өстенә сикерәләр. Әгәр басып торучыларның сафы җимерелмәсә (егылучылар булмаса), сикерүчеләр — стена, икенчеләре кәҗә булып баса. Әгәр түзә алмыйча егылсалар, үз урыннарында калып, уен элеккечә дәвам итә.
|
Уйнаучылар бер-бер артлы сафка тезеләләр. Сигнал булу белән уйнаучылар «еланга» әйләнеп боргаланып йөри башлыйлар. Алдагылар арттагыларны арлы-бирле борып ничек тә булса сафны өзәргә тырыша. Сафтан өзелгәннәр, еланның өзелгән кисәге саналып, уеннан чыгарыла. Уеннан чыгучылар никадәр күп булса, елан шулкадәр көчле була.
|
Уенга катнашучылар ике командага, «аждаһа» һәм «ерткычлар»га бүленеп, куллары белән тотынышып басалар. Ерткычларның саны аждаһаныкыннан ике тапкырга ким булырга тиеш. Сигнал булу белән аждаһа ыжгырып ерткычларны чолгап алырга тырыша. Ерткычлар качарга тиешләр. Аждаһа белән чолганып алынганнар «үтерелгән» санала, уеннан чыгарыла. Уен ерткычлар тотылып беткәнче дәвам итә.
|
Санамыш ярдәмендә «эт» сайлана, калганнары «тиеннәр» була. Мәйданга уендагы балалар саныннан бергә кимрәк такта яки агач кисәкләре әзерләп куела. Балалар агач кисәкләренә басып торалар. Агачы булмаган бала «тиенкәй» була. Эт тиенкәйне куып китә. Тота алса, алар урыннарын алышалар. Әгәр тиенкәй йөгереп килә-килешкә берәрсе басып торган агачка аягын куярга өлгерсә, агачта басып торучы качарга тиеш була, ә тиенкәй аның урынына баса.
Уен шул рәвешчә берөзлексез дәвам итә.
|
Уен мәйданчыкта бара. Җиргә диаметры 5—6 метр булган түгәрәк сызалар. Уйнаучылар ике төркемгә: аучыларга һәм төлкеләргә бүленәләр. Аучылар түгәрәк эчендә, төлкеләр түгәрәкнең тышына урнаша, һәр аучы янына 1,5—2 метр озынлыкта бау куела. Аның очы бераз түгәрәкнең тышына чыгып торырга тиеш. Төлкеләр төрле юллар белән (куллары һәм аяклары ярдәмендә, яткан килеш һ. б.) бауны түгәрәктән чыгарырга тырышалар. Аучы төлкенең кулына сугып, үзенең бавын саклый. Ләкин ул сызыктан читкә чыгарга тиеш түгел. Әгәр төлке бауны урынын¬нан кузгата алмаса, ул уеннан чыга. Ә инде төлке бауны аз гына тартса да, аны кире урынына куярга ярамый. Уен бер төркем җиңгәнчегә кадәр дәвам итә.
|
Балалар үзләре арасыннан «төлке», «әтәч» сайлап куялар. Калганнары «тавыклар» була. Төлке бер читкә китеп үзенә оя билгели. Тавыклар да квадрат сызып сарай ясыйлар һәм шунда урнашалар. Шул вакыт әтәч кычкырып җибәрә, тавыклар уянып сарайдан чыгалар. Әтәч тавышына үз оясында йоклап яткан төлке уяна һәм тавыкларга һөҗүм итә башлый. Төлкене күргәч, әтәч тавыкларны сарайга чакыра, ә үзе төлке белән көрәшкә чыга. Әгәр төлке берәр тавыкны тотса, ул тавык төлкегә әйләнә, төлке исә тавык була. Тавык тотылган саен яңа «әтәч» билгеләнә, алдагы әтәч тавыкка әверелә.
Төлке булмыйча калган тавык җиңүче була.
|
Кызлар аллы-артлы тезелеп басалар. Алда торганы башлык була. Артка тезелгән кызларның берәрсен яулап алу өчен кар- шыларына көчлерәк бер кыз баса. Башлык аны үз артына чыгармаска, кызларын бирмәскә тырыша. Әйтеш һәм тартыш башлана:
— Ком калач, ком калач, Артында нинди кызлар бар? — Бәкчәр күзле кызлар бар. — Аның берсен миңа бир! — Көчең җитсә, сатып ал! — Алам, алам аксак кыз! — Бирәм, бирәм туксак кыз!
Яуланган кызлар аның ягына күчәләр. Уен бер як җиңгәнче дәвам итә.
|
Уйнаучылар арасыннан бүре һәм көтүче сайлана, калганнары сарыклар була.
Беренче сарык — көтүчегә, икенче сарык — беренчесенә, өченчесе икенчесенә тотынып, шул тәртиптә бер-бер атлы тезеләләр. Каршыга бүре баса. Бүренең бурычы — көтүдәге барлык сарыкларны тотып бетерү, ләкин уен шарты буенча ауны ул иң арттагы сарыктан башларга тиеш. Бүре көтүгә һөҗүм иткәндә, көтүче аңардан сарыкны саклап калырга тырыша. Сарыклар берсеннән- берсе калмаска, чылбырны өзмәскә тиешләр. Тотылган сарыкларны бүре читкә алып китә бара. Соңгы сарык иң куркыныч вакытта бүредән качып көтүче янына йөгерә һәм аның алдына килеп баса. Шулай итеп, бу сарык көтүчегә, бүре арттагы сарыкка, ә арттагы сарык бүрегә әйләнә.
|
Җиргә диаметры 4—5 метр булган әйләнә сызып, уйнаучылар шунда кереп басалар. Ике бала «ак аю» итеп билгеләнә һәм әйләнәнең тышкы ягында кала. Алар кулга-кул тотынып әйләнә эчендә йөрүче балаларны «җәтмәгә эләктереп» йөриләр, һәр эләккән бала уеннан чыга барып, соңыннан аюларга тоттыр¬маган бер генә бала кала. Ул җиңүче була.
|
Уен уртадан чишмә, яисә канау үткән ачыклыкта уйнала. Бер як ярда чишмәдән 15—20 адым ара калдырып, диаметры 1 метр булган ике түгәрәк сызыла. Бу түгәрәкләрнең арасы 10 метр чамасы булырга тиеш, һәр ике түгәрәкнең уртасына туп яисә башка әйбер куела һәм аларны саклаучылар билгеләнә. Уенның мондый шарты бар: каравылчылар саклана торган әйбердән өч адымга артык китәргә һәм түгәрәкнең эченә керергә тиеш түгелләр. Уенда өченче каравылчы да була. Ул исә бар җирдә дә йөрергә ирекле, ләкин чишмәнең икенче ягындагы уенчылар янына чыгарга тиеш түгел.
|
Уен ачык һавада уйнала. Балалар санамыш ярдәмендә бер «эт» сайлыйлар. Калганнары «куяннар» була. Эт берәр куянны куып тотып: «һау!» — ди. Шуннан соң тотылган куян эткә әйләнә, ә эт куян була. Шул рәвешчә уен берөзлексез дәвам итә.
|
Балалар бер төркем булып басалар. Шунда бер бала:
«Әбәк-чәбәк, Тити суат, Килеп юат» —
яки:
«Әбәк-чәбәк, Алтын тәбәк, Киявең карак, Үзең тинтәк»,—
дип иптәшләренең берсенә сугып китә. Шулай дигәч, барлык балалар «әбәк» бирелгән кеше яныннан йөгереп качалар. Куучы аларның кайсын да булса тотып, «әбәк»не бирергә тырыша. Әбәк бирелгән кеше үз чиратында аңардан котылырга, башкага бирергә тиеш. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Бүкән өстенә такта куела. Тактаның бер башына 10—15 сантиметр озынлыктагы 12 таяк тезәләр. Шуннан соң балалар санамыш ярдәмендә гөрләүче сайлыйлар. Ул берәр багана яки өй почмагы янына барып гөрләгән арада башкалар качып бетәргә тиеш. Гөрләүче эзләргә керешә. Качучыларның берсе гөрләүче күрмәгәндә тактаның икенче ягына басып таякларны күккә чөя алса, барлык балалар да азат ителә. Шуңа күрә дә гөрләүче уяу һәм җитез булырга тиеш. Әгәр ул тактага басарга ирек куймыйча, барлык балаларны да табып-күреп, аларның һәрберсе өчен таягы белән суга алса, ул җиңүче була. Киләсе уенда яңа гөрләүче сайлана.
|
Балалар шобага салу юлы белән яки санамыш ярдәмендә «гөрләүче» билгелиләр. Әгәр дә уен урамда булса, гөрләүчене койма, багана янына, яисә өй яки келәт почмагына бастыралар. Бу урын барлык уйнаучылар өчен җыелу урынын, «оя» хезмәтен үти.
|
|
|
|
|