Бер шәһәрдә ике сәүдәгәр яшәгән. Үзара дус булганнар. Аларның берсе хәйләкәр, икенчесе беркатлы булган. Көннәрдән бер көнне болар сәүдә белән сәфәргә кузгалганнар.
Ерак китәргә дә өлгермәгәннәр, беркатлы мең динар акча салынган янчык тапкан. Юлдашына күрсәткән. Шулкадәр байлык белән юлга чыгалармы инде, кире борылырга булганнар.
Шәһәр капкасына җиткәндә, утырып, акча бүлә башлаган бу икәү. Беркатлы әйткән:
– Әйдә, дустым, яртысы – сиңа, яртысы миңа булыр, – дигән.
Хәйләкәре, бу акчаларның барысын да алырга теләп:
– Ник алай итеп торырга? Бу акчалар безнең уртак хәзинәбез булсын, хәзер үзебезгә кирәк кадәр генә алыйк та, кирәк булган саен килеп алырбыз, – дигән.
Шулай иткәннәр дә: йөзәр динар алып, калган акчаны янчыгы-ние белән агач төбенә күмеп куйганнар. Озакта үтми, хәйләкәр килеп, акчаларны казып алып киткән.
Күпмедер вакыттан соң беркатлы, хәйләкәр янына килеп:
– Миңа акча кирәк иде. Әйдәле, күмгән җирдән бераз казып алыйк, – ди.
Тегендә акча юк бит инде. Барып казыганнар болар. Акча чыкмагач, хәйләкәр беркатлыга:
– Дуска да ышанырга ярамый безнең заманда! Динарларны син генә алгансың, икебездән башка беркем дә аларның кайда икәнен белми иде, – дип кычкыра башлаган.
Хәйләкәр казыйга киткән:
– Акчамны урлаганнар!
Казый аннан шаһитлар алып килүен сораган. Хәйләкәр, аптырап тормаган:
– Минем шаһитым бар, – дигән.
– Кем соң ул?
– Агач. Агач шаһитлык итәр.
Казый, гаҗәпләнеп:
– Агач шаһит була аламыни? – дип, хәйләкәрне җибәргән.
Хәйләкәр, өенә кайткач, әтисенә хәлләрне сөйләп биргән дә:
– Динарларны мин алган идем, син ярдәм итсәң, мин судта отармын, – дигән.
Әтисе, миңа нишләргә кирәк, дип сорагач, хәйләкәр аңа:
– Агачның эче куыш, төнлә шуның эченә кереп утырсаң, беркем берни сизмәс. Иртәгә мин казый һәм шаһитлар белән килгәч, син, акчаны беркатлы алды, диярсең, – дип өйрәткән.
Әтисе аңа:
– Улым, акылы булган кеше мондый эшкә бармас, теге челән хәленә калма, – дип, челән хикәятен сөйли. – Яшәгән, ди, пар челән. Ал арның күршеләре елан булган. Елан челәннәрнең яңа туган бөтен балаларын ашап барган. Челәннәргә башка җиргә күчеп китү бик авыр булган. Бигрәк тә әнкә челәнгә. Челәннәрнең хәлләрен күреп торган кысла челәнгә еланнан үч алу юлын өйрәткән.
Кысла челәнгә ләтчә өнен күрсәткән дә елан оясыннан ләтчә өненә кадәр балык ташлап чыгарга кушкан. Елан, аларны ашый-ашый килеп, балык исенә чыккан ләтчә тозагына эләккән. Шулай итеп челән үз балаларын еланнан коткарган. Менә шуның кебек бәлагә эләгә күрмә!
Хәйләкәр:
– Әткәй, мин моны беләм. Курыкма.
Атасы, улы кушканча, агач куышына барып яшеренгән.
Иртәгесен казый, яраннары белән килеп, агачка сорау бирә башлаган. Агач эчендәге карт җавап бирә:
– Динарларны беркатлы алды.
Казый аптыраган, монда нәрсәдер дөрес түгел дип, агач тирәсен әйләнеп чыккан. Игътибар белән карасалар, агачта куыш барлыгын күргәннәр. Казый агач куышына салам тутырып ут төртергә кушкан. Эчтөгө көше кычкыра башлаган, төтенгә тончыгып үлеп тә киткән.
Аны тартып алганнар алуын, тик соң булган инде. Хәйләкәрне камчы белән суктырганнар, ә динарларны беркатлыга биргәннәр.
|