Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » Мәкальләр һәм әйтемнәр
« 1 2 ... 4 5 6 7 8 9 10 »
5526. Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас. 5527. Алпарына күрә тулпары. 5528. Алтын черемәс, яу арымас. 5529. Алып анадан туар, аргамак биядән туар. ...
|
5284. Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә. 5285. Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә. 5286. Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса. 5287. Акыллы дошман надан дустан яхшырак. 5288. Акыллы дошманнан курыкма, ахмак дустан курык. ...
|
5147. Абзар сатып алма, күрше сатып ал. 5148. Авыл — авыз, урман — колак, кыр — күз. 5149. Авыл чите — ил чите түгел. 5150. Авыл этсез булмас, йорт сөтсез булмас. ...
|
4859. Агачның башын киссәң, төбе калыр; икенең берсе үлсә, берсе калыр; ялгызның үзе үлсә, кеме калыр? — Менгән аты, кигән туны ятка калыр. 4860. Адашсаң, ил белән адаш. 4861. Аерылган ил азар, кушылган ил узар. 4862. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. ...
|
4753. Ак кандала кызарганчы эчәр, кызыл кандала канганчы эчәр. 4754. Акрын-акрын алтмыш адым дип, бет алтмыш чакрым юл йөрер, ди. 4755. Алла һәлак итим дигән кырмыскасына канат үстерер. 4756. Ат басып үтәр, кырмыска торып басар. ...
|
4712. Ана корт гайрәтле булса, умарта куәтле булыр. 4713. Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да, мул җыймас. 4714. Анасыз корт балавыз сузалмый. 4715. Анасыз корт ил булмас, ил булса да, җим булмас. ...
|
4549. Агулы елан өчен агусыз тузбаш еланны үтерәләр. 4550. Алла сакласын, бака чакмасын: бака чакса, имен тапмассың. 4551. Аптыраган сөлек юкә агачын тешләр. 4552. Арбавын белсәң, кара елан да карышмый. 4553. Ат дагалаганда бака ботын кыстырган. ...
|
4437. Агым су бал татыр, ак чабагы май татыр. 4438. Агым суда — ак балык. 4439. Агым суда аҗау йөзәр, салкын суда бәрде йөзәр. 4440. Алабуга көче җиткәнне йотар. ...
|
4396. Аптыраган үрдәк алдына да, артына да йөзәр. 4397. Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумар. 4398. Аптыраган үрдәк койрыгы белән шуа. 4399. Артына су кергәч үрдәк кенә йөзә. ...
|
4363. Атач әтәчнең бүксәсе дә сул якта булыр. 4364. Бер куразны җиде кеше суймый. 4365. Булыр әтәч йомырка эчендә үк кычкырыр. 4366. Вакытсыз кычкырган әтәчне суеп ашыйлар. ...
|
4265. Алмаган тавык, салмаган йомырка, чебешләрне сата башлама. 4266. Ана тавык «кырт-кырт» килеп торыр. 4267. Аңгыра тавык көшел өстендә ач йоклый. 4268. Аңгыра тавык чүплек башына йомырка салыр. ...
|
4259. Кабарыну — күркә гадәте. 4260. Кызыл күрсә, күркәнең гайрәте килер. 4261. Күперенү күркәгә генә килешә. 4262. Күркә кызылга үч. ...
|
4229. Аерылган каз тупланган каргага җим булыр. 4230. Алдан очкан ата каз, арттан очкан ана каз. 4231. Ана каз йомырка басканда, ата каз янында биер. 4232. Ана каз каңгылдамаса, ата каз бармас. ...
|
4211. Акчарлак килми яз булмый. 4212. Акчарлак суда булыр. 4213. Дөя кошы башын комга тыгып кына аучыдан яшеренә алмый. 4214. Дөя кошын да арбага җигәләр. ...
|
4195. Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәргән. 4196. Былтыр үлгән ябалакның быел исен чыгарма. 4197. Чырайсыз ябалакны урман да куган, авыл да куган. 4198. Ябалак асрап кош чөйгән ауга чыгып котаймас. ...
|
4189. Асыл шоңкар, каз алса, канатын канга тигезмәс. 4190. Ике шоңкар талашса, бер каргага җим булыр. 4191. Кыягы бөтен шоңкар юк. ...
|
4166. Аучы чыпчыкка тозак кормас. 4167. Ил өстендә чыпчык үлми. 4168. Илен-җирен сөйгән чыпчык үз җирендә үлмәс. 4169. Иртә торган чыпчык тешен арчый. ...
|
4160. Тутый аягын күреп хурланды, буен күреп сырланды. 4161. Тутый сөйли белсә, күркә тик тора белә. 4162. Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше була алмас. ...
|
4153. Сарыкка сыенган тургай да сау кала. 4154. Туксансыз тургай чырламас. 4155. Тургай килгән — тугыз көн кар калган. ...
|
4146. Тукран башы авырткач «.чукымам, чукымам» дисә дә, авыртуы беткәч «чукырмын, чукырмын» дип әйтә, ди. 4147. Тукран, башы авыртмыйча, тукылдавын куймас. 4148. Тукран кич тәүбә итәр, иртән онытыр. ...
|
|
|
|
|