Яшәгән, ди, бер патша. Аның, хәерче киеменә киенеп, иле буйлап халыкның ничек яшәгәнен карап йөрү гадәте булган. Шундый сәфәренең берсендә патша бер кызны очраткан. Бер кашык су белән йотарлык гүзәлне күреп, патша башын югалтып гашыйк булмасынмы!
Кайткач, вәзирләрен җыеп болай дигән:
– Фәлән авылда шундый кыз яши, шуның атасына яучы булып барыгыз, мин аңа өйләнергә телим.
Вәзирләр барып кызны күргәннәр, чынлап та, кыз матур икән, аның әти-әнисенә хәлне аңлатканнар. Кызның әтисе ярлы булган, патшаның үз кызына өйләнергә теләвенә ышанмаган да. Ахырында, патша ничек дисә, шулай булыр дип, кызына эндәшкән:
– Кызым, падишаһыбыз сиңа яучылар җибәргән, ни дип җавап бирик?
– Аның һөнәре бармы соң? – дип сораган кыз.
– Патшаның нинди һөнәре булсын, ул – ил башлыгы, без - аның хезмәтчеләре. Ул ничек тели – шулай була.
– Юк, һөнәрсез кешегә чыкмыйм, өйләнәсе килсә, берәр һөнәргә өйрәнсен, – дип җавап биргән кыз.
Вәзирләр, кайтып, патшага кызның җавабын ирештергәннәр. Патша гаҗәпләнгән, тик нишләмәк кирәк, яраткан кешең хакына һөнәр үзләштерү кыен эш түгел. Ул иң җиңел һөнәрне сайлаган – палас тукырга өйрәнә башлаган.
Остарып беткәч, бик матур палас тукыган да кызга бүләккә җибәргән. Кыз паласны бик ошаткан, әти-әнисе белән саубуллашып, сарайга китәргә ризалык биргән.
Бер ел уздымы икән, икеме – билгесез, патша, хәерче киемнәренә киенеп, ил-йорты буйлап йөрергә чыгып киткән. Шушы сәфәрендә ул юлбасарлар кулына эләккән. Юлбасарлар, һөнәре барлыгын белгәч, аны үтермичә бай сәүдәгәргә сатканнар. Сәүдәгәр патшаны, бер бүлмәгә бикләп, палас тукырга утырткан. Патша шундый палас тукыган ки, бөтен җир йөзендә аңа тиңнәр юк икән. Бу паласны күргән сәүдәгәр хатыны иренә:
– Зур палас тукыт син аннан. Патшага бүләк итәрсең, бәлки, ул да җавапсыз калмас.
Сәүдәгәр, тукучы янына кереп:
– Патшага бүләккә палас тукып бир. Дөньяда бүтән андый палас булмасын, зурлыгын патша идәненә таман ит. Зур да булмасын, кечкенә дә булмасын. Юкса башыңнан колак кагарсың, – дигән.
Патша моны ишетеп бик шатланган. Үз сараеның иңе-буен ул бик яхшы белгән. Сәүдәгәр кушканча, дөньяда тиңе булмаган палас тукып та биргән. Паласның бер читенә, патша хатыны укырлык кына итеп, үз хәлләрен бәян иткән.
Сәүдәгәр тукучысының эшеннән канәгать калган. Паласны күтәреп, патша сараена киткән. Патша хатыны паласны җәеп, аның бүлмәгә тап-таман гына булуына гаҗәпләнгән, паласның бер почмагында иренең хәбәрен күреп агарынып киткән. Патшаның элегрәк тә озак сәфәрләргә чыгып киткәне булганга күрә, мондый хәлгә төшкәндер дип беркем дә уйламый бит инде.
Патша хатыны шул ук минутта тукучыны сарайга китерергә әмер биргән.
Вәзирләр, сәүдәгәрнең өенә барып, патшаны сарайга алып кайтканнар. Аны беркем дә танымаган - патша ябыгып, үзгәреп беткән икән. Сәүдәгәр, тукучыны юындырып, киендереп, үзен сарайда ничек тотарга өйрәтеп җибәргән.
Патша сарайга килеп керүгә, хатыны аның каршына атылган.
– Хатын, һөнәр алтыннан кыйммәтрәк дип хак әйтәләр икән, – дигән патша.
|