Тартайның кечкенә кул тегермәне бар, ул тора да шул тегермәнен тарта икән. Ник дисәң, ул бер дә туймый, аннан-моннан чәлдереп орлык җыеп кайта да аны төн буе шул тегермәндә тарта, үзе арыгач хатынын куша: — Нәрсә карап торасың? Ач калабыз бит быел! Тарт, тарт, тарт!..— ди икән. Тирә-күршегә көн дә тынычлык юк, төн дә тынычлык юк икән. Күршесе бүдәнә тартайның төн буе болай кычкырып, мәш килеп чыгуына йөдәп әйтә икән, ди: — Барына канәгать ит, тартай, канәгать итсәң артыр,— ди икән. Тартай һаман дуамалланып: — Пычагым артсынмы? Хатын әнә көн буе аннан-моннан җыеп кайткан ризыкны караңгыда түгеп-чәчеп бетергән. Бер туйганчы ашаган да юк, беттек быел болай булса! — ди. Аннан хатынына карый да: — Йә, нәрсә туктадың? Һаман мин ташыйм да мин генә тартыйммы? Тарт, тарт, тарт! — ди икән. Бүдәнә, азга канәгать иткән өчен, бар ризыгын тыныч кына ашап, кайгысыз ятып симерә икән, ди. Әмма ач күз тартай барына канәгать итмичә, шул тамак кайгысыннан ут йотып, кулына бар ризыгын да тынычлап ашый-эчә алмыйча, урты эчкә кереп, юкка картаеп, елның елында корыга калып, арыгаеп бетә, имеш. Шуның өчен дә тартай арык була, бүдәнә симез була, ди. |