Яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның балалары булмаган, ди. Берзаман бабай әйткән:
– Әйдә, карчык, камырдан булса да бер малай әвәлик әле, – дигән. Карчык камыр баскан, аннан бер малай сыны ясап чүпрәккә төргән дә мичкә тыккан.
Камыр бер көн ята икән мичтә, ике көн... Түзмәгән бабай:
– Карчык, кара әле, безнең мичтәге малай нишли икән? – дип сораган.
Шулвакыт мичтән нечкә генә тавыш ишетелгән:
– Пешереп үтерәсез бит, чыгарыгыз тизрәк!
Әби белән бабай барып карасалар, чынлап та, мичтә бәләкәй генә бер малай ята, ди. Бәләкәй булса да, малай көнләп түгел, сәгатьләп үскән. Унике көн эчендә зур, көчле егет булган. Унөченче көнне әйткән малай:
– Сез мине тәрбияләдегез, үстердегез, хәзер минем чират, – дип, бер саран байга эшкә ялланган бу.
Ун кешелек эшләгән егет байның бөтен эшен кырып-себереп, җиренә җиткереп башкарган. Әби белән бабай, улларының көчен күреп, Нончык (Нончык- мари телендә «камыр») патыр дип атаганнар.
Нончык патыр эшли, вакыт үтә бит инде, байның хисаплашасы көне дә килеп җитә. Саран бай, акча түлисе килмәгәч, Нончык патырны юкка чыгарырга исәпли.
Егетне чакыра да әйтә:
– Ерак болындагы сарыкларны куып алып кайт, – ди бу.
Ерак болынга сарык каян килсен, анда ач бүреләр генә бар. Бай шуңа исәп тота да: бүреләр Нончык патырны езгәләп ташлар да, акчам янга калыр дип уйлый.
Нончык патыр ерак болынга килеп җиткән дә:
– Килегез әле монда! - дип кычкырган. – Хуҗагызны онытып, кая югалдыгыз?
Ач бүреләр, тешләрен шыкырдатып, Нончык патырны уратып алганнар. Менә-мөнә езгәләп ташларлар кебек. Нончык уйлап тормаган, бер каенны тамыры-ние белән йолкып алган да бүреләрне ярырга тотынган! Бүреләр шундук, юашланып, койрыкларын кысканнар.
Бүреләрне куып алып килгән Нончык патырны күреп, бай куркудан мич арасына кереп качкан.
– Хуҗа, капкаңны ач, көтүне алып кайттым! – дип кычкырган Нончык.
Бай:
– Сырхаулап торам, үзең генә яп инде, – дип җавап биргән.
Нончык бүреләрне абзарга япкан да печәнлектә ятып йоклаган. Үзе йоклый, гырлавыннан бөтен өй селкенеп тора, ди.
Булмады бит инде, нишләргә? Хуҗа тагын план кора, Нончыкны урманга куа. «Бүреләрдән булмады, аюлар тере җибәрмәс», – дип уйлый.
– Урманга барып, атларымны алып кайт, – ди.
Нончык патырның кулыннан килмәс эш буламы – аюларны өннәреннән куып чыгарып, көтүне авылга таба куа икән бу. Үзе:
– Хуҗагызны ташлап кая йөрисез, – дип кычкыра икән.
Аюларны абзарга япкан да Нончык тагын йокларга яткан. Хуҗа төнне йокысыз уздырган, күрше байлар белән киңәш-табыш иткән. Алары Нончык патырны Шайтан күленә җибәрергә кушканнар. Бай шулай иткән дә. Иртәгесен Нончык патырны:
– Абзам өч ел элек Шайтан күленә киткән иде, һаман кайтканы юк. Шуны чәйгә чакырып кайт әле, команмелна (Команмелна – мари халык ризыгы, катлы коймак) пешертәм, – дип, йомышка җибәргән.
Кыяк үлән белән әйләндереп алынган күлнең тынчыган суы бака тәңкәсе белән капланган. Бака тәңкәсе астындагы су төпсез, ялгыш килеп кергәннәрнең берсен дә кире чыгармый икән. Шуны белгән кешеләр бу күлгә якын да килми, биш чакрымнан әйләнеп узалар, ди.
Нончыкның килеп як-ягына карануы булган, бер карт йөнтәс шайтан килеп чыгып, аны үзе белән су астына өстери дә башлаган. Нончык бирешәме соң инде! Карт шайтанның маңгаена берне биреп алган да, якасыннан күтәреп болай дигән:
– Энекәшең команмелна ашарга чакыра, әйдә, киттек!
Аларның тарткалашып кайтуын тәрәзәдән күреп торган бай:
– Киләсе килмәсә кыстама, җибәр! – дип кычкырган.
Нончык патыр, кайтып җитеп, тиешле акчасын алган да өенә кайтып киткән. Өти-әнисенә эшләп алган акчаларын биргәч, урамга чыккан бу. Ярлы баласынын башы эштән чыкмый, урамда теге байның балалары гына уйнап йөри икән. Нончык алар янына барган да:
– Мине дә яныгызга алыгыз әле, – дигән.
– Очып барган укны тешләрең белән тоталсаң алабыз, – дигән байбәтчәләр.
Нончык патыр җәясен киереп атып җибәргән дә зәңгәр болытларны урап төшкән укны тешләре белән тотып та алган.
– Хәзер елганың бу төшендәге бәкедән кереп, әнә теге төштә бозны тишеп чык, аннары алабыз, - дигән бай балалары.
Нончык уйлап тормаган, йөзеп тө чыккан.
– Хәзер таш тауны җимер инде, – дигән байбәтчәләр, – аннары уйнарсың безнең белән.
Нончык патыр таш тауга бер типкән – тау чайкалып куйган, ике типкән – ташлар таралып төшкән.
Җиденче тапкыр типкәндә, тау җимерелгән, Нончык патырның баһадир көче беткән. Бай балалары моны аталарына кайтып әйткәннәр.
Бу хәбәрне ишетеп сөенгән бай, ялчыларына Нончык патырны, кул-аякларын бәйләп, базга ташларга кушкан. Ялчылар Нончык патырны тотып алганнар да базга салганнар.
Ята икән Нончык, бер ай, ике ай... бервакыт чокыр кырыена карга килеп кунган. Нончык каргага ялына икән:
– И карга дус, минем әти-әниемә барып әйтсәнә, улыгыз чокырда ята дисәнә, – ди икән.
Карга күзен дә йоммаган:
– Атаңны да анаңны да чакырмыйм, үлсәң, күзләреңне чокырмын, – дип очып киткән.
Саескан да Нончыкның үтенечен тыңлап тормаган.
Ул арада каз очып бара икән. Иончыкны ишетүгә ул әби белән бабай янына очкан.
– Бабай, әби, Иончыкны явызлар базга салган, ул сезне ярдәмгә чакырды. Үзегез белән бер симез үгез, үткен балта алып барыгыз.
– Мыскыл итмә, каз, – дип елап җибәргәннәр әби белән бабай. – Улыбыз күптән юк инде безнең. Калса, сөякләре генә калгандыр.
– Ул исән, – дигән каз, – ашыгыгыз, хәле бетеп бара инде аның.
Әби белән бабай ашыга-ашыга Нончык патыр янына киткәннәр. Аларның үгез куып баруын күргән карга кычкыра икән:
– Кар-кар, Нончыкка ата-анасы үгез илтә, балта илтә! Ит ашаса, Нончыкка көче кайта!
Моны ишеткән бай тизрәк ялчыларына боерган:
– Барыгыз тизрәк, базны ком белән күмегез, Нончык тончыксын!
Ялчылар килеп җиткәнче, бабай үгезне чокырга ташлап өлгергән. Нончык патыр үгезне ашап та бетергән, көче дә кире кайткан. Чылбырларын өзеп, чокырдан килеп тә чыккан.
Бу хәлләрне күреп торган бай, куркуыннан кая барганын да белми эзләрен ялтыраткан. Чаба торгач, сазлыкка туры килеп, шунда батып калган, ди.
|