Четверг, 13.11.2025, 00:42:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Октябрь » 21 » ШИРМАГА ЯСАЛГАН ЮЛБАРЫС (Корея халык әкияте)
ШИРМАГА ЯСАЛГАН ЮЛБАРЫС (Корея халык әкияте)
19:24:21
Бер өязгә яңа башлык куйганнар - бик таләпчән һәм буйсындыручан хаким булган ул. Эшкә керешү белән, ул укымышлы кешеләрне чакырта башлаган. Шулай итеп иң гыйлемле һәм укымышлы кешеләрне үзенә каршы эш йөртмәсеннәр өчен кисәтеп куярга уйлаган. Хезмәткәрләренә өяздәге иң акыллы һәм иң белемле кешеләрне эзләп табарга боерык биргән.

Иң беренче итеп бер малайны алып килгәннәр. Каршысына бәләкәй малай кертеп бастыргач, башлык акырып җибәргән:

– Иренендә сөте дә кипмәгән бу маңка малайны каян таптыгыз? Каян килсә, шунда китсен!

Хезмәткәрләр, боерыкны ишетмәгән төсле басып тора биргәннәр.

– Нәрсә Будда шикелле катып торасыз? – дип кычкырган башлык.

– Бу – өяздәге иң акыллы кеше. Бер генә олы кеше дә аның белән ярыша алмый. Әгәр дворян гаиләсендә туган булса, ул, һичшиксез, йә өяз башлыгы, йә дөнья хакиме булыр иде, – дип җавап биргән өлкән хезмәткәр.

– Нәрсә сөйлисез сез! Ничек шушы аңгыра өяз белән, йә булмаса, дөнья белән идарә итә алсын? Әгәр сез әйткәнчә үк акыллы булмаса, җәзага тартам! – дигән башлык.

Хезмәткәрләр куркудан калтырый башлаганнар. Ә малай башын күтәргән дә болай дигән:

– Яхшы. Соравыгызга җавап бирә алмасам, мине җәзага тарттырыгыз!

Башлык хезмәткәрләренә юлбарыс рәсеме төшкән ширма белән бау китерергә кушкан, аннары малайга эндәшкән:

– Әй, син, бау белән бу ширмадагы юлбарысны тота аласыңмы? – дип сораган.

– Әлбәттә, сезнең боерыгыгызны үти алам, – дип җавап биргән малай. – Мин юлбарысны ишек төбендә көтәм, ө сез, әфәндем, аны миңа таба куыгыз! Мин баудан элмәк ясап, аны юлбарысның муенына ташларга әзер!

Башлык малайның кыюлыгына һәм тапкырлыгына шаккатып кычкырып җибәргән:

– Син акылдан яздыңмы әллә? Ширмага ясалган юлбарысны ничек куып булсын инде?

– Ә рәсемдәге юлбарысның муенына ничек итеп бау ташлап булсын? Хо-хо- хо! — дип көлгән малай.

Бу сөйләшүнең шаһитлары булган хезмәткәрләр рәхәтләнеп көлгән, ә малайның зиһененә шаккаткан башлык, телдән калып, бүлмәдән чыгып киткән.

Категория: Сказки народов мира | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Октябрь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz