Среда, 12.11.2025, 23:18:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Дөнья халыклары әкиятляре
1 2 3 ... 12 13 »
Яшәгән, ди, бер ир белән хатын. Тук та булмаганнар, ач та тормаганнар, ди. Ир бик тыйнак кеше булган, күп һөнәрләр белгән. Дөнья мәшәкате кырык яшендә үк аның чәч-сакалларына чал сипкән, ир үз яшеннән күпкә картрак күренә икән.

Көннәрдән бер көнне хатын мунчага киткән. Барса, мунчада ыгы-зыгы, ди. Нәрсә булган дисәләр, мунчага сарай йолдызчысының хатыны килә икән, мунча хуҗалары шуны каршы алырга әзерләнәләр, ди. Хуҗа хатыны, монда ярамый, тегендә ярамый дип, юынырга килгән кешеләрне әрле-бирле куалый, ди.

Менә музыка тавышына бер көтү яраннары белән йолдызчы хатыны килеп керә. Хуҗабикәнең күбрәк түләмәсме дип аның каршында биеп йөрүе гаҗәп түгел.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.11.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның балалары булмаган, ди. Берзаман бабай әйткән:

– Әйдә, карчык, камырдан булса да бер малай әвәлик әле, – дигән. Карчык камыр баскан, аннан бер малай сыны ясап чүпрәккә төргән дә мичкә тыккан.

Камыр бер көн ята икән мичтә, ике көн... Түзмәгән бабай:

– Карчык, кара әле, безнең мичтәге малай нишли икән? – дип сораган.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.11.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, бер аучы. Бик төз мәргән булган ул, аудан бер генә тапкыр да табышсыз кайтмаган. Моның өчен аны бик хөрмәт иткәннәр.

Беркөнне аның авы уңышсыз булган. «Болай кайту оят, туктале, тагын бераз йөреп карыйм, – дип уйлаган ул. – Бәлки, берәр нәрсә эләгер».
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.11.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Юлбарыс, бүре, төлке, аю – дүртәү юлдаш булды. Тапканны уртага салып, ризык итәргә вәгъдә кылыштылар. Бара торгач, бу дүртәү дөягә юлыктылар. Тегене дә «безгә юлдаш бул» дип урап алдылар.

Озак юл йөреп карыннары ачты.Төлке боларга киңәш бирде:

– И-и-и, бу дөянең бәясе ун куйга торырлык. Яз көне һәрберебезгә икешәр куй тотсак, дүртебездән сигез куй була. Ике куй дөянең үзенә дә кала, – диде. Төлке, дөяне бурычка суярга тәкъдим итеп, аңа таба борылды: «Дүртебездән сигез куй ал, икесе үзеңә калсын. Җае килсә, син яз көне барлык бурычка бирелгән куйларыңны кире алып, рәхәтләнеп ятачаксың. Куйлар буаз булса, артым белән барысы уналты булыр. Бәрәннәре синең файдаң, мондый файда гел булмый», – дип, төлке бернинди шиккә урын калдырмады.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.11.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Алдар Күсәгә йөз яшь булганда, Зирәк Җирәнчә аны беренче тапкыр күрә. Болай була ул. Җирәнчә авыл артындагы калкулыкта уйланып утыра икән. Берзаман күтәрелеп караса, дала сукмагы буйлап таякка таянган карт килгәнен күрә. Килеп җиткәч, исәнләшеп, Җирәнчә янына утыра карт. Җирәнчә аны танып ала: картаеп бетсә дә, хәйләкәр Алдар Күсәнең яңагында бер генә төк тә юк икән. Җирәнчә, аны күрүенә сөенеп, сүз башлый:

– Алдар Күсә, йөз яшькә җитеп, синең бармаган җирең, күрмәгән илең калмагандыр. Сөйлә әле, зинһар, шушындый озын гомереңдә ниләр күрдең? Бик рәхәтләнеп тыңлар идем.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 11 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.10.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Тау итәгендәге урман авызында салынган бәләкәй генә балчык сакляда (Сакля – йорт) карт белән карчык яшәгән. Карт ауга йөргән, карчык йорт-җир караган. Беркөнне карт куак астында йоклап яткан куянны күреп алган. Ләкин атмаган, кызганган. Бара-бара тау куышында балалары белән аюны очраткан. Аңа да тимәгән.

Бу елларда урманга шайтаннар килеп урнашкан. Алар, урманны үзләренеке санап, картны куып җибәрергә булганнар. План корганнар. Иң элек шайтаннарның олысы Паң-Паң барырга булган. Ул болай дигән:

– Мин барам да әйтәм, «Әйдә, картлач, көрәшәбез! Җиңсәң, урманыбызда йөрерсең, әгәр мин җиңәм икән, урманга ике аягыңның берсен дә атламыйсың» диярмен.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.10.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер авылда бик гадел һәм намуслы тегермәнче яшәгән. Чит кешенең бөртегенә дә тимәгән, шул ук вакытта мохтаҗларга соңгы уч онын да кызганмаган.

Бервакыт, тегермән канавын чистартканда, ул зур кызыл алма күреп ала. Алып ашамакчы гына була, башына: «Туктале, бу мин үстергән алма түгел бит, моны ашарга да хакым юктыр», – дип, аның хуҗасын эзләп китә. Канау буйлап елгага чыга, елга буйлап өскә күтәрелә. Берникадәр вакыттан соң ак сакаллы бер картка очрый.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.10.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда Көлөргеч дигән бер кеше яшәгән. Ул шундый ялкау булган, һичнәрсә эшләргә теләмәгән. Көннәр буена учак янында, эше булмаганнан көлгә өреп, шунда казынып утыра икән. (Әнә шуның өчен аны күршеләре Көлөргеч дип йөрткәннәр.) Ярый әле, аның турында кайгыртучы карт апасы булган, югыйсә ул инде әллә кайчан ачтан үлгән булыр иде. Бу хәлгә апасының һич түзәрлеге калмаган.

– Әй, тыңла әле! Синең оятың кая? Тор, бар, эшлә! Сине туйдырам дип хәлдән тайдым бит инде.

Тормый торсын әле! Учак төбендә утыра бирә, ди, Көлөргеч, берничек тә урыныннан кузгатыр хәл юк, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 18.10.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, бер патша. Ул әкият тыңларга яраткан. Көннәр буе урыннан тормый ята, әкият сөйләтә, ди. Әкиятчеләр патша йоклаган арада гына ял итеп ала икән. Патшалары әкият яраткан бу патшалыкта ничек яшәгәннәрен күз алдына китерәсезме?

Патша яраннарына нәрсә: әкият тек әкият, сөйләргә тек сөйләргә. Ә гади халык борчыла башлаган. Әкияттән башканы белмәгән патша ничек ил белән идарә итә алсын инде? Халыкка бит яшәргә дә, ашарга да кирәк. Ничек тә патшаны әкияттән биздерергә кирәк дип уйлаганнар.

Үч иткәндәй, патша озын әкиятләр яраткан. Атналар, айлар буена сузылганнарын. Ә бер әкиятне хәтта мең дә бер кичә буена сузганнар.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 18.10.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер гарәп чүлдә иптәшен югалткан. Көне буе эзләп тә таба алмаган. Кичкә каршы бер бәдәвине очратып, аннан иптәше турында сораша башлаган.

– Иптәшең юан һәм аксак идеме? – дип сораган бәдәви.

– Әйе, кайда ул? – дип сораган гарәп.

– Кая икәнен белмим. Шунысын да әйт әле, аның кулында таягы бар идеме? Дөясенә финик төялгән идеме? Дөясенең бер күзе дә юкмы?
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 16.10.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бервакыт еланбалык, бака һәм ташбаш бай алпавыт ятьмәсенә эләккәннәр. Бетүебез шушы икән дип елыйлар икән. Елап эш чыкмас дип, ташбаш еланбалыкка әйтә:

– Еланбалык абый, моннан котылып булмасмы икән?

– Уйласаң да, уйламасаң да юк, – дип җавап биргән еланбалык, күз яшен сөртә-сөртә, – ятьмәдән чыгу әмәле юк. Инде бамбук үрентесеннән тәмләткеч тә ясый башлаганнардыр.

Ташбаш бакага эндәшкән:

– Бака түти, син ни диярсең, үлемнән котылып булырмы?
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.09.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Чал баһадир Байкал бик бай. Меңнәрчә еллар буена тирә-яктан ясак җыеп туплаган ул байлыгын. Аңа өч йөздән артык тугры хезмәтчесе тирә-як таулардан, далалардан ясак китерә. Байкалның бердәнбер кызы Ангара исемле. Ангара төсе белән дә, килеше белән дә бик матур кыз, үзе тыныч, яхшы күңелле дә. Ангараның гүзәллеге, күркәмлеге турындагы хәбәр бөтен дөньяга таралган, Ангарага байлар да, көчлеләр дә – иң яхшы кияүләр яучы җибәреп карый, берсе дә кызның ризалыгын ала алмый. Ангара барысын да кире борып җибәрә тора икән. Аның йөрәгендә бары тик Енисейга гына урын бар. Ангара күңеленә Енисейның көче, елгырлыгы, аксыл бөдрәләре кереп урнашкан булган.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.09.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бик күптәннән булган инде бу хәл. Җир дә ясалып бетмәгән булган әле. Җирдә таулар, далалар, урман-кырлар булган, елга-күлләр, чишмәләр, инешләр булмаган. Кешеләргә нәрсә: кое казыганнар да шуннан су алып рәхәтләнеп яшәгәннәр. Ә хайваннар белән кошлар нишләсен? Эчәсең килгәч, әллә кая, ерактагы диңгезгә су эчәргә барып булмый, яңгыр яугач барлыкка килгән күлләвекләр дә тиз кибә.

Кошлар, хайваннар җыелышып уйлаша башлаганнар. Уйлаганнар-уйлаганнар да, күлләр, елгалар, инешләр, чишмәләр казырга булганнар. Уртак эш вакытында бүре-сарыкка, карчыга - чебешкә, төлке куянга тимәскә дип килешкәннәр. Бер каня- тәкәрлеккенә озын аяклары белән әрле-бирле йөренә, ап-ак түшен сыйпый-сыйпый:

– Сез болай да күп, – ди икән. – Минем тырнакларым да юк, аягым нечкә, җирне ничек итеп казыйм? Ап-ак каурыйларым пычраныр, җирдә йөрергә ияләшмәгән дә мин, күбрәк күктә очам.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.09.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бабай бөлән әби. Бабай балык аулаган, шуның белән көн күргәннәр. Тик балалары булмау гына эчләрен пошырган. Беркөнне бабай, гадәтенчә, балыкка барган. Ау салып тартып алган икән - сәер бер балык эләгеп чыккан. Балыкның тәңкәләре алтыннан да көмештән, гәүһәрдән дә якуттан, ди. Күзнең явын алып торалар, ди.

Бабай, балыкны учына алып, озак карап торган да: «Моны ашап тамак туймас, яши бирсен», – дип, диңгезгә ташлыйм дигәндә генә, балык телгә килгән:

– Бабай! Мине алып кайт. Итемне улларыңа ашат, канымны атларыңа эчер, кылчыкларымны этләреңә бир, – дигән.

Бабайның уллары булмагач, аптырап калган. Ни эшләргә белми торган-торган да, ни булса да булыр дип, балыкны алып кайтып киткән.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 18 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 26.09.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер егет, сәфәр чыгып китәр алдыннан, саклап торырга дип, күрше картына йөз әфгани акча калдырган.

Күпмедер вакыттан соң әйләнеп кайткач, картка акчасын алырга кергән. Ә тегесе усал елмаеп болай дигән:

– Синең беркатлылыгыңа шаккатам! Миндә синең акчаң юк, үз юлыңда бул!
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 71 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.09.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, бер патша. Аның, хәерче киеменә киенеп, иле буйлап халыкның ничек яшәгәнен карап йөрү гадәте булган. Шундый сәфәренең берсендә патша бер кызны очраткан. Бер кашык су белән йотарлык гүзәлне күреп, патша башын югалтып гашыйк булмасынмы!

Кайткач, вәзирләрен җыеп болай дигән:

– Фәлән авылда шундый кыз яши, шуның атасына яучы булып барыгыз, мин аңа өйләнергә телим.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 40 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.09.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер шәһәрдә ике сәүдәгәр яшәгән. Үзара дус булганнар. Аларның берсе хәйләкәр, икенчесе беркатлы булган. Көннәрдән бер көнне болар сәүдә белән сәфәргә кузгалганнар.

Ерак китәргә дә өлгермәгәннәр, беркатлы мең динар акча салынган янчык тапкан. Юлдашына күрсәткән. Шулкадәр байлык белән юлга чыгалармы инде, кире борылырга булганнар.

Шәһәр капкасына җиткәндә, утырып, акча бүлә башлаган бу икәү. Беркатлы әйткән:

– Әйдә, дустым, яртысы – сиңа, яртысы миңа булыр, – дигән.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 18.09.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Күп еллар элек нарат урманында хатыны белән ярлы күмерче яшәгән. Аларның Һанс исемле уллары булган. Малай сабый вакыттан ук көче белән әти-әнисен таң калдыра торган була: бервакыт көчекләр белән уйнаганда, кысып кочаклап чак кына үтерми кала. Әти-әнисе орыша орышуын, Һансның көченә эчтән генә горурланалар да.

Шушы ук урманда ике баласы белән аю да яши. Балаларын аучылар алып китеп, ана аю ялгызы кала. Шундый көннәрнең берсендә, кайгысыннан үкереп урманда йөргәндә, Һансны очрата ул.

Балаларын алып киткән явыз кешеләрдән үч алам дип, Һансны тотып ашамакчы була да, ни хикмәт, нәни малай аюдан курыкмый, бер яшь агачны кубарып ала да аю белән тарткалаша башлый. Аю аның көченә шакката. «Туктале, – ди ул, – үземә алып китеп тәрбиялим әле мин моны. Картаймыш көнемдә таянычым булыр». Аю, Һансны сак кына күтәреп алып, өненә кайтып китә.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 117 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 18.09.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Аның күзләре сукырайган. Бик күп табиблар килеп караса да, дәвасын таба алмаганнар. Ахырда берсе килеп:

— Падишаһым, күзләреңнән дәва бар, әмма кеше кулы җитмәс җирдә, - дигән.

Патша:

— Син урынын әйт, мин таптырырмын.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 20 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 31.08.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер яшь кенә сәүдәгәр үз эшләре белән чит шәһәргә килеп төшкән. Кунак йортына урнашкач, моның бүлмәсен җыештырырга хезмәтче кыз кергән. Нишләптер кызның авызы-яңагы яулык белән бәйләнгән икән.

— Яңагыңа, авызыңа нәрсә булды? — дип сораган аннан сәүдәгәр.

— Тешем сызлый, нишләргә дә белмим, түзәр хәлем калмады,— дигән аңа кыз.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 33 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 10.12.2024 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Ноябрь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz