Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ӘТӘЧ ТАҢДА НИГӘ КЫЧКЫРА? (Монгол халык әкияте)
ӘТӘЧ ТАҢДА НИГӘ КЫЧКЫРА? (Монгол халык әкияте) | 10:54:14 |
Борын-борын заманда Әтәчнең койрыгы аллы-гөлле, яшелле-кызыллы, кыскасы, гаҗәеп матур һәм купшы булган, ди. Кешеләр Әтәч яныннан узып киткәндә, махсус туктап, сокланып карап торганнар. Тавис кошының гына моңа бик эче пошкан. Көнләшүеннән төннәр буе йоклый алмый ята икән бу. Көннәрдән бер көнне ул Әтәч каршына килеп баш орган.
— Әй, дустым, бер төнгә генә койрыгыңны биреп торчы миңа! Туйга бара идем. Бәйрәмгә киенеп-ясанып баралар бит инде. Иртән иртүк койрыгыңны китереп бирермен,— дигән Тавис кош Әтәчкә.
Нишләсен Әтәч, Тавис дустына койрыгын биреп торырга булган.
Таң да аткан, ә Тавис койрыкны китерми дә китерми икән. Төш җиткәч тә күренмәгән Тавис. Матур койрыктан һич кенә дә аерыласы килми икән моның.
Әтәч мескен нишләсен? Таң ата башлауга, койма башына сикереп менә дә:
— Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Кой-ры-гым-ны ки-те-реп кит! — дип кычкыра икән.
Әле бүген дә Әтәч көн саен койрыгын сорап кычкыра, ә Тавис кош, исе дә китмичә, купшы койрыгы белән масаеп, көязләнеп йөри, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|