Аю күргәнегез бармы? Мөгаен, юктыр. Сез күргән аюлы урын — Зоопарктыр. Ә мин урманның үзендә Күрдем чыннан да, Күрше удмурт якларында, Кара урманда. Шул аю белән бик озак Сөйләшеп яттым. Ул ялваргач, сезгә шундый Хат алып кайттым: «Сәлам сездә туган татар Аюларыннан, Сәлам Кояшның бик моңсу Баюларыннан. Сәлам безнең белән киткән Кошлар санынча, Илен сагынып саргайган Дуслар санынча. Әгәр белсәгез иде сез Качкыннар хәлен, Күрмибез тыныч шаулаган Урманның ямен. Кош сайравын туган якта Тыңлыйсы килә, Сагынганда бүре булып Улыйсы килә. Җәен — өем булыр иде Куе урманым, Кышын — ябынып ятар идем Ап-ак юрганын. Кайтсам, бу чит урманнарны Сагынмас идем, Сорамыйча умартага Кагылмас идем. Кайтсам, сез дусларым белән Кавышыр идем, Иң-иң эре җиләкләрне Табышыр идем. Язам моны ап-ак ташка Башымны куеп, Кардай кәгазь битләренә Яшемне коеп. Беләсездер безне су да, Ут та куганны, Су астында калдырдылар Күпме урманны. Анда малайлар кабызган Учак дөрләде, Урманның янып киткәнен Алар күрмәде. Тирләдек, пештек утларда, Танырлык түгел, Үзебез туган урманда Калырлык түгел. Куркыттылар, без болай да Аз була торып, Урманны мичкә яктылар, Газ була торып. Чигенә-чигенә килеп җиттек Иң соңгы чиккә. Без әйләндек качкыннарга Ят җирдә — читтә. Шулай каңгырып, тилмереп Ятыйммы инде? Анда урманнар исәнме? Кайтыйммы инде? Җавап булса, юл чыгармын Хатны алгач та, Туган ягым — Әгерҗегә Яки Балтачка. Язам моны ап-ак ташка Башымны куеп, Кардай кәгазь битләренә Яшемне коеп.
|