Главная » 2025 » Ноябрь » 05 » ТЕЛКЕ, ЮЛБАРЫС, АЮ, БҮРЕ (Кыргыз халык әкияте)
ТЕЛКЕ, ЮЛБАРЫС, АЮ, БҮРЕ (Кыргыз халык әкияте) | 17:14:42 |
Юлбарыс, бүре, төлке, аю – дүртәү юлдаш булды. Тапканны уртага салып, ризык итәргә вәгъдә кылыштылар. Бара торгач, бу дүртәү дөягә юлыктылар. Тегене дә «безгә юлдаш бул» дип урап алдылар.
Озак юл йөреп карыннары ачты.Төлке боларга киңәш бирде:
– И-и-и, бу дөянең бәясе ун куйга торырлык. Яз көне һәрберебезгә икешәр куй тотсак, дүртебездән сигез куй була. Ике куй дөянең үзенә дә кала, – диде. Төлке, дөяне бурычка суярга тәкъдим итеп, аңа таба борылды: «Дүртебездән сигез куй ал, икесе үзеңә калсын. Җае килсә, син яз көне барлык бурычка бирелгән куйларыңны кире алып, рәхәтләнеп ятачаксың. Куйлар буаз булса, артым белән барысы уналты булыр. Бәрәннәре синең файдаң, мондый файда гел булмый», – дип, төлке бернинди шиккә урын калдырмады.
Дөя, уйланып: «Бу зур табыш була икән, боларның куйларын алырга кирәк», – дип, үзен ун куйга бәяләп, күзе белән сөзеп, муенын сузып җиргә ятты.
Хәйләкәр төлке: «Йөргән җирем көлке, бу дөя – төлке әкәмнең милке», – дип, дөя итен бишкә бүлеп, бер өлешен – юлбарыска, бөр өлешен – аюга, бер өлешен бүрегә атап, бер өлешен үзенә алды. «Дөя коры каламы әллә?» дип, бер өлешен дөягә бүлде дә үзенә тиешле иткә кушып куйды. Дөянең бүленгәннән артып калган бөерен төлке тиз арада шыпырт кына үзенә алды. Бүрегә берсен ал дип торганда, аю, тузынып: «Йөрәге юк бит», – дип ду килде.
Шунда юлбарыс: – Дөянең бөере кайда? – диде.
Төлке: «Бүре алганга ошый» дигән булып, борыны белән бүрегә ымлады.
Ачуы килгән юлбарыс бүрене бер сугуда үтереп ташлады. Төлке, аю белән юлбарысның итләрен яшерергә тау куышына кереп китте.
Бервакыт аю белән юлбарыс килделәр дә:
– Ит кайда? – диделәр. Боларга төлке:
– Шул вакыттан бирле җәнҗалдан башлары чыкмаган нәрсәләр миңа ахырда куй бирәме, дип, дөя айнып торып китте, – диде.
Аю белән юлбарыс моңа ышанды. Төлке аларны алдап, үз артыннан ияртте дә, бер биек кыяга алып барды һәм, юлбарыска карап:
– Атаң, мәрхүм, шушы тарлавык аша теге яктан бу якка сикереп йөри иде! Син алай эшли алмыйсын бит, бик куркак күренәсең! – диде.
Юлбарыс «минме?» дигәндәй, аңа мәкерле караш ташлады. Мактанасы килде, күрәсең, йөгереп килеп, биек кыя башына ыргылып менеп китте. Төлке ялкынга май тамызды:
– Чапканы, басканы, сын-сыйфаты атасы мәрхүмгә охшаган. Азрак куркуы да булмаса, бөтенләй атасы булачак!., – диде.
Шуннан юлбарыс кыядан сикерде.
Күкрәге таштан ташка тиеп, биле сынган юлбарыс һәлак булды. Юлбарысның сөяген чиста җиргә куйыйм дип, төлке итне елгага яшерде. Янында ялгыз аю гына калды бит. «Хәзер аю әкәмә чират җитте бит, моның да юлын табыйм», - дип уйланды. Яткан җирендә яшереп куелган итне төлке әкәң, аюга күрсәтмичә, аз-азлап ашый бирде. Аны аю белми бит, шуңа ачка алҗанып, тәмам йөдәп бетте:
– Әй, төлке дус, син нәрсә ашап ятасың анда? – диде.
– Әй, аю-пәһлеван, чыдый алмый, ачлык газабыннан эчемне ярып, эчәгемне ашап ятам. Ачлык – газап бит, – диде төлке.
– Алай булса, мин дә шулай итимме?
– Син минем кебек куркак түгел, тырышып кара. Бәлки, иртәгә әле терелеп тә китәрсең.
Аю, тиресен каты итеп тешләп, бер генә тартты, авыртудан җаны чыга язды. Ул:
– Әй, төлке дус, үз-үземне тешләдем, ләкин авыртуга түзәрлек түгел, син нинди әмәл табып ашап ятасың аны? – диде.
– Син аның җаен таба алмыйсың, әйдә, үзем булышыйм.
Аю чалкан ятты. Төлке авызы белән аюның эчәгесен сөйрәп алды. Эче ярылып, ыңгырашып, җаны күзенә күренгән аю шунда ук үлде.
Аюның, юлбарысның, бүренең, дөянең итенә төлке әкәң ялгызы хуҗа булып калды. Ул теләгәндә ашап, теләгәндә йоклап, зарыкканда иткә кереп, сусаганда су эчеп, кәеф-сафа корып йөрде.
Үткен акыллы төлке, көчө җитмәсә дә, коты очып куркып, кайчандыр качып йөргән ерткычларның барын да юкка чыгарды. Хәзер бет газабыннан котылыйм дип, бер киезне авызына кабып, су буена барды. Башта койрыгын суга салды. Бет койрыгыннан качып, йонына килде. Йонын суга салган иде, йоныннан өркеп, муенына китте. Төлке муенын суга тыкты. Бетләр, өркеп, авызына капкан киезгә ябышты. Төлке, киезне суга ташлап: «Бет, нигә котырдың, хәзер синнән котылдым», дип һаваланып, үз юлы белән китеп барды.
|
|
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре |
Просмотров: 13 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|