Среда, 12.11.2025, 23:14:03   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июль » 24 » Тукай теле (Илдар Юзеев)
Тукай теле (Илдар Юзеев)
10:39:10
Җиде бабамнар көйләгән
          шигырь һәм дога теле,
Мөхәммәтгариф мулла һәм
          Бибимәмдүдә теле.
Юк, түгел бу — читтән килгән
          килмешәк — нәнкә теле,
Бу — татарның җаны иңгән
          әткә һәм әнкә теле.
Безне олуг милләт иткән
          гадәт һәм йола теле,
«Әнкәй» дигән сүзне көткән
          Бибимәмдүдә теле.
Бу сүзем — шагыйрь әткәсе —
          изге бер мулла теле,
Бибимәмдүдә баласы —
          Апуш — Абдулла теле.
Җиһанда аз яшәп киткән
          Мөхәммәтгариф теле,
Гасырларны иңләп үткән
          шигърият, тарих теле.
Көзге җилләрне елаткан
          Мөхәммәтгариф теле,
Мәктәп баласын җырлаткан
          фән һәм мәгариф теле.
Туган тел аша ачылды
          читтәге дөнья теле,
Анда дуслар бик аз иде,
          инде бар дөнья тулы.
Милләтнең теле яшәсә,
          сау булыр дәүләт, иле.
Һәр бала сөйсә Тукайча
          үз телен, туган телен, —
Тукай теле, татар теле
          булыр гел исән, тере!
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 11 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz