– Кая икәнен белмим. Шунысын да әйт әле, аның кулында таягы бар идеме? Дөясенә финик төялгән идеме? Дөясенең бер күзе дә юкмы?
Гарәп сөенеп кычкырып җибәргән.
– Әйе, бу – ул! Минем иптәшем, дөясе дә аныкы. Бу эсседә бик арыдым, эзләп тә таба алмадым бит. Кайчан күрдең син аларны? Кай якка киттеләр?
– Кичәге көннән бирле синнән башка беркемне дә очратканым юк. Мин аларны күрмәдем, – дип җавап биргән бәдәви.
– Син нәрсә, миннән көләсеңме? – дип бүлдергән аны гарәп. – Бөтен нечкәлекләренә кадәр сурәтләп бирдең дә, күрмәдем димәкче буласыңмы?
– Чынлап та күрмәдем, – дип җавап биргән бәдәви, – шулай да менә шушы пальма төбендә озак кына ял иткәнен, аннары Сүриягә таба китеп барганын беләм. Бу өч сәгать элек булган.
– Күрмәгән килеш каян беләсең соң син боларны? – дип кычкырып җибәргән гарәп.
– Эзләреннән, – дип җавап биргән бәдәви. Ул гарәпне кулыннан алып комдагы эзләр янына алып килгән.