М. Җәлил — сөекле шагыйребез (башлангыч класслар өчен “Могҗизалар кыры”)Ситдыйкова Диләрә Әдип кызы, башлангыч класс укытучысы. М. Җәлил туган көнен үткәрер алдыннан, мәктәптә шагыйрь әсәрләренә багышланган рәсем, шигырьләренә конкурс үткәрелә. Җиңүчеләр “Могҗизалар кыры” уенында катнашалар. Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә шагыйрь портреты, әсәрләренә күргәзмә куела. Стеналарда балалар ясаган рәсемнәр эленә. Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар! Карлы-буранлы кыш азагында, безнең яраткан шагыйребез Муса Җәлил туган. Ул 1906 нче елның 15 нче февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Кечкенә Муса сәләтле, тырыш була. Укырга да тиз өйрәнә. М. Җәлил балалар өчен кызыклы шигырьләр яза. Кайбер шигырьләренә көй языла. Ул балаларны укырга, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә. Без бүген Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Могҗизалар кыры” уенына җыелдык. Ә хәзер мин барабан янына I турда катнашучыларны чакырам. (Әкрен генә “Бәйрәм бүген” көе яңгырый. Уенчыларның фамилияләре әйтелеп тора, алар үз урыннарын ала торалар.) I уен. I турга бирем. Керсез дуслык, тирән сөю хисе Безгә матур бәхет китерсен! Күңелләрдән бөтен шикне кусын, Керфекләрдән яшьне киптерсен! Бу юллар 1940 елда язылган “Үпкәле минутларда” дигән шигырьдән алынган. Сорау. Шагыйрь аны кемгә багышланган? Җавап. Әминәгә. (Катнашучылар барабанны әйләндерәләр, хәрефләрне әйтәләр, дөрес хәрефләр тактада “ачыла” бара, жюри очколарны саный). Музыкаль пауза. 1 концерт номеры күрсәтелә. “Карак песи” шигыре сәхнәләштерелә. 1 укучы җырлый. М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе “Карак песи”. II уен. II турга бирем. ... |