Татар мәктәпләренең XI сыйныфларында татар теле һәм әдәбиятыннан чыгарылыш имтиханы (инша) 2008 елның 15 маенда үткәрелә. Язма эшне башкару өчен 6 астрономик сәгать бирелә. Имтихан өчен материал 20 комплектка тупланды, һәр комплектка аерым номер куелып, 7 шәр тема тәкъдим ителә. Имтихан материалы татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумына туры килә. Укучыларның борынгы әдәбият, XIX гасыр һәм хәзерге заман әдәбиятыннан белеме тикшерелә, шул сәбәпле һәр комплектка шушы юнәлештә темалар сайланды. Имтихан көнне телевидение буенча лототрон ярдәмендә комплект номеры билгеләнә, темалар телеэкранда күрсәтелә һәм радио аша игълан ителә. Сочинение яздыру методикасы татар мәктәпләренең X — XI сыйныфлары өчен татар теле дәреслегендә һәм татар мәктәпләренең V — XI сыйныфлары өчен татар теле программаларында бирелгән. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. "Мәгариф", айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби гомумтатар журналы, №4 (866)/2008. |