РИФӘ РАХМАН. Һәр сыйныфта — сочинение. — Казан: «Раннур» нәшр. 2003. — 176 б.
Эчтәлек
- АВТОРДАН
- Беренче бүлек
- V сыйныф
- ГҮЗӘЛ ГАМЬ
- Безнең кенәри
- Көнбагыш
- Яраткан укытучым
- Әбием
- Пилмән
- Мин чәчәкләр яратам
- Якын дусларым
- Габдулла Тукай һәйкәле янында
- Туган ягым табигате
- Мин шофер булырга телим!
- Туган йортым бусагасы
- Яз килде
- ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ
- Җиде — бәхет саны
- Җиде кат үлчә, бер кат кис
- Эш беткәч, уйнарга ярый
- ӘДӘБИЯТ
- Су анасы сабагы
- Татар йорты
- Кыр казы
- Батырлыктан туган матурлык
- Осталык — иң зур байлык
- VI сыйныф
- ГҮЗӘЛ ГАМЬ
- Минем тормышымда матур әдәбият
- «Китап укып елый алганнарның Күңелендә булмый каралык»
- «Кеше өчен иң әүвәле намус дигән...»
- «Җир йөзе шундый киң, күңелле һәм якты»
- Туган як
- Туган авылым минем
- ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ
- «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне»
- Ай былбылым
- «Көзге ачы җилләрдә»не укыгач
- ӘДӘБИЯТ
- Г. Камалның «Беренче театр» комедиясендә Бибинең башкалар белән мөнәсәбәте
- С. Рәмиев иҗатында авылга мәхәббәт
- Татар әдәбиятында Тукай образы
- Хәсән Туфан шигырьләрендә чор сулышы
- Илсөяр миңа ни өчен ошады?
- «Йолдыз кашка турында баллада»да конфликт
- «Мәүлия нигә көлде?» әсәрен хикәяләүче
- Өч Мәхмүт
- «Наил һәм Фаил» повестенда хикәяләүче герой
- Р. Миңнуллин шигырьләрендә лирик мин
- Р. Миңнуллин шигырьләрендә юмор алымнары
- Мин сезгә яраткан героем турында язарга телим
- VII сыйныф
- ГҮЗӘЛ ГАМЬ
- «Җир шарын васыять итик балаларга! Сакласыннар, олыларның ышанычын акласыннар!»
- Мин сезгә яраткан шагыйрем турында сөйләргә телим
- «Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без»
- Яшә, Казаным!
- Мин сезгә үземнең яраткан әсәрем турында язарга телим (I)
- Мин сезгә үземнең яраткан әсәрем турында язарга телим (II)
- Мин сезгә үземнең яраткан әсәрем турында язарга телим (III)
- «Көйнең, телнең, гореф-гадәтләрнең бар үз моңы, бар үз хисләре»
- ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ
- Сөембикә турында уйланулар
- ӘДӘБИЯТ
- «Каюм Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган»
- Г. Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасында Печән базары әһелләре
- Дәрдмәнд лирикасында фәлсәфи уйланулар
- Дәрдмәнднең «Видагъ» шигыренә салынган фәлсәфә
- Гасырлар һәм минутлар
- Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Муса Җәлил образы
- К. Насыйриның «Әбүгалисина» кыйссасында фантастик элементлар
- Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрендә Вәсиләнең тышкы портреты
- Шулай үлде Ватан улы
- «Сез — болгар бабалары, Без — аның балалары»
- Мин сезгә яраткан язучым турында сөйләргә телим
- «Бер ананың биш улы» повестенда эчкечелеккә китергән сәбәпләрне ачу
- VIII сыйныф
- ГҮЗӘЛ ГАМЬ
- Сез «... кабызган утлар сүнми алар, Сүнми алар хәтәр җилләрдә...»
- Хаклык өчен көрәшчеләр сафында минем урыным
- Халкымның күңел байлыгы
- Бүгенге татар драматургиясендә замандашым
- Нәкый Исәнбәт — фольклорчы
- ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ
- Тарихлардан килгән хакыйкать
- «Идегәй» дастанында Туктамыш хан һәм Котлыкыя арасындагы вакыйгалар
- ӘДӘБИЯТ
- Фатих Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе» хикәясендә табигать тасвиры
- Ф. Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе» әсәрендә үзәк геройга характеристика
- Һ. Такташның «Алсу» поэмасындагы төп фикер
- А. Расихның «Дустым Мансур» әсәренә рецензия
- М. Җәлилнең «Сандугач һәм Чишмә» әсәрендә яшәү мәгънәсе турында фикер
- Икенче бүлек
- IX сыйныф
- ГҮЗӘЛ ГАМЬ
- «Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без»
- Ил хәтере — вакыт күпере
- Яңа гасыр башында милләтебезнең киләчәге турында уйлануларым
- ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ
- Мифлар — хыял тудырган дөнья
- М. Кашгарыйның «Диван...»ында мәкальләр
- ӘДӘБИЯТ
- Алтын Урда чоры — татар әдәбиятының Яңарыш чоры
- С. Сараи иҗатында чагылыш тапкан әхлакый-этик таләпләр җыелмасы
- Утыз Имәни иҗатында гыйлем-мәгърифәт темасының чагылышы
- Казан ханлыгы шигъриятендә суфичылык чагылышы
- Татар поэзиясендә әхлак проблемасы
- «Бичара кыз» һәм «Рәдде бичара кыз» пьесаларына чагыштырма анализ
- «Бичара кыз» һәм «Рәдде бичара кыз» драмаларының жанр үзенчәлекләре
- «Бичара кыз» һәм «Рәдде бичара кыз» драмаларын үзара чагыштыру
- X сыйныф
- ГҮЗӘЛ ГАМЬ
- Яраткан әсәрем турында язарга телим
- Г. Бәширов әсәрләрендә Туган як образы
- ӘДӘБИЯТ
- Әдәбият мәйданына алып килгән әсәр
- Г. Исхакыйның «Тәгаллемдә сәгадәт...» әсәрендә уздырылган карашлар
- Г. Исхакыйның беренче әсәрләрендә яманлык белән яхшылык көрәше
- Гаяз Исхакыйның башлангыч чор әсәрләрендә гыйффәтлелек мәсьәләсе
- Әдәби әсәрләрдә бетем турында уйлануларым
- Г. Исхакыйның башлангыч чор әсәрләрендә бетем
- Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасында аталар һәм балалар каршылыгы
- Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасында халыкчылык мәсьәләсе
- Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасында яңача яшәү идеалы
- М. Гафури поэзиясе — «чорның күзе һәм колагы»
- Рус шигъриятенең Г. Тукайга тәэсире
- XI сыйныф
- ГҮЗӘЛ ГАМЬ
- Яңа әсәр укыгач
- Ә. Гаффарның «Язлар моңы» драмасының идея-тематик эчтәлеге
- Бүгенге әдәбиятта милли проблемалар
- Сәхнә әдәбиятыбыз турында уйлануларым
- Бүгенге татар драматургиясе турында уйлануларым
- «Остаз»
- «Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр» (I)
- «Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр» (II)
- «Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр» (III)
- ӘДӘБИЯТ
- М. Җәлилнең «Юллар» шигыре
- Г. Әпсәләмов иҗатында батырлык темасы
- Кеше китә — җыры кала
- Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә реаль һәм шартлы образларның үзара мөнәсәбәте
- Татар әдәбиятында җитәкче образы
- «Дала буйлап кылганнар йөгерә...»
- А. Гыйләҗев — драматург
- Өченче бүлек
- Сочинение язарга өйрәнәбез
- Сочинение язу җиңелме?
- Сочинениенең төп төрләре
- Сочинениегә куелган кайбер таләпләр
АВТОРДАН
Бу китап ата-аналарның, укучыларның, мөгаллимнәрнең үтенечләрен тыңлап язылды. Аннан файдаланучылар язма эшләрне сүзгә-сүз күчермәсләр, нәкъ алардагыча фикер йөртмәсләр, хезмәтне бары тик гап-гади үрнәкләр җыелмасы итеп кенә санарлар дигән өметтә калабыз.
Кайбер язма эшләрдә әдәбият буенча дәреслек автор-ларыныкына туры килмәгән карашлар уздырылды. Бу исә башкача да уйлап булганлыкны күрсәтү өчен кирәк иде. Кайвакыт мин үз-үзем белән килешмичә, эчемнән генә бәхәсләшеп тә эшләдем. Хөрмәтле укучым, онытма: һәр хезмәт, беренче чиратта, үзенчәлекле булуына карап бәяләнә.
Без сочинениеләрдә галимнәр күреп яисә әйтеп бетермәгән фикерләр барлыгына сөенәбез, чөнки кулланма гамәлдәге дәреслекләрне тулыландыру, баету эшен дә башкарачак.
Матбугатта кайвакыт мәктәп укучылары өчен үрнәк эшләр басыла. Аларда еш кына темага кагылышсыз урыннарның, стиль хаталарының күплеге, ә инде иншаларның озынлыгы күзәтелә. Автор бөтен белгәнен, эзлеклеме, кирәкме-юкмы, менә мин булдырам дигәндәй, бер эшкә тутырып калдырырга тырыша. Әлеге сочинениеләрнең кайберләрен каләм белән күчереп язсаң, берничә дәфтәр кирәк булыр иде.
Югары уку йортларына имтихан тапшыручыларга да нибарысы өч куш бит кәгазь бирелә, шуннан да арттырмаска тырышуларын сорыйлар. Кемдер шуның өч кенә битен файдалана. Берәүнең ул да кулыннан килми... Бер үк фикерне әле болай, әле тегеләй әйләндерә... Озынлыктамыни хикмәт?! Фикер йөртә белүеңне күрсәт син!
Хәтта чыгарылыш сыйныф укучыларының да бик сирәкләре генә тирән фәнни эчтәлеккә ия зур күләмле иншалар яза ала. «Артык акыллы» хезмәтләрдә исә гыйльми әдәбият белән яхшы таныш кеше еш кына кайбер җөмләләрнең башкалардан (кайвакыт хәтта сүзгә-сүз!) алынганлыгын күрә һәм үзен алдангандай сизә.
Чыгарылыш имтиханнарын фәнне йомшак үзләштерүче дә, уртача укучы да, белеме белән иптәшләреннән нык аерылып торганнар да тапшыра, шунлыктан темалар да төрле катлаулылыкта тәкъдим ителә. Сочинение китапларын әзерләгәндә, без моны онытып җибәрәбез. Кайвакыт укытучылар да һәр укучыдан бердәй эш таләп итә, шунлыктан аны ата-ана да, күрше апа да языша. Мәктәптә сочинениеләренә гел «5» алып килгәннәр дә, укырга кергәндә, көтелмәгән авырлык алдында торгандай, югалып калалар. Күчереп булмый, сорарга укытучы юк, язышырга апа-абый янда түгел, чыганаклар карарга да рөхсәт ителми...
Укучы өч җөмлә теркәсә-теркәсен, әмма ул аның үзенеке, һич югы укыган хезмәтләреннән истә калдырган юллардан файдаланган эш булсын иде. IХ-ХI сыйныфта белем бирүчеләр мәктәптә, бала алдына китаплар тезмичә генә, инша яздырырга вакыт тапсыннар иде.
Безгә, тормыш тәҗрибәсе туплаганнарга, кечкенәләрчә фикер йөртү шактый кыен, шуңа күрә түбән сыйныфларга аталган бүлеккә, балаларга якын булсын дип, кызым Таңгөл эшләрен урнаштырдык, кайбер сочинениеләрдә ул язганнардан аерым өзекләр, җөмләләр китердек.
Бигрәк тә беренче бүлеккә төрле мәктәп укытучылары яздырган сочинение темалары сайланды һәм дәреслектәге биремнәр дә искә алынды. Алар сезгә балаларның бик кызык уйлау үзенчәлеген күрсәтер. Зинһар, укучыларны кече яшьтән үк үзегезчә генә сөйләргә, катгый план буенча гына язарга мәҗбүр итмәгез. Күңе-лендәгесен ачып салырга курыкмаган, көлкесен дә, кай-гылысын да, олылар яшергәнне дә яза алган баладан гына зур шәхес, иҗат кешесе чыга.
Алда әйтелгән фикерне тагын бер кат ассы-зыклыйсы, киңәйтәсе килә: бигрәк тә бишенче, алтынчы сыйныфларда һәм хәтта әле җиденче сыйныфта да тирән эчтәлекле, күләмле сочинениеләр язу зур күпчелек өчен бик авыр. Язма эшләрдә аларның аерым бер образга бәя бирүләре, әсәр укудан туган тәэсирләре белән уртаклаша алулары да җиткән дип саныйм мин. Китерелгән хезмәтләр исә матур язу осталыгына һәм мөстәкыйль фикер йөртү сәләтенә ия балаларга хас биеклектә дип уйлыйм. Ул эшләр башкаларга, укытучыларга иҗат итү юлларын күрсәтсә, бик шат булачакмын.
Без тема буенча бөтен фикерләрне әйтеп бетерүне максат итмәдек, калган фикерләрне икенче төр башламлы эшләр өчен калдырдык. Әле укучының да үз сүзен әйтәсе яисә безнекен үз белгәннәре белән тулыландырасы, дәвам итәсе бар бит. Тәкъдим ителгән хезмәтләр — нигездә, дәрестә үткән материалны, әдәбият теориясеннән белемнәрне ныгыту юнәлешендә.
Бүгенге әти-әниләр, сигезьеллык (тугызъеллык) мәктәпне тәмамлаганда, ана теленнән сочинение язалар иде. Бу вакытка инде балаларның күпчелеге чын мәгънәсендә мөстәкыйль, фәнни фикер йөртергә өйрәнә, аның тормышка үз карашы формалаша. Алдагы сыйныфларда без аларда, зур тырышлык куеп, әкренлек белән язма сөйләм күнекмәләре булдырабыз. Әлбәттә, еллар узган саен, баланың мөстәкыйль язу осталыгы арта, ныгый, ә карашлары тагын да киңәя, кызыграк була бара.
XI сыйныф укучылары әдәбияттан чыгарылыш имтиханнары тапшырачак. Шуны күздә тотып, без 2002 елда тәкъдим ителгән темалар буенча да сочинение үрнәкләре китердек. Алар төрле сыйныфларга таратылды, дәрес темалары белән бәйләнештә, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле күләмдә һәм тирәнлектә башкарылды. Бер үк тема буенча алтынчы сыйныфта укучы язган эш һәм мәктәпне тәмамлаучыныкы бер дәрәҗәдә булмавын истән чыгармасагыз иде. Шул ук вакытта алтынчыда укучы сәләтле баланың эше югары сыйныфның фәнне йомшаграк үзләштерүчесенекеннән яхшы да була ала бит! Кыскасы, бу китапка ниндидер катгый таләпләрдән чыгып башкарылган хезмәт дип карарга кирәкми.
Кайберәүләр, мин изложениене бик җиңел язам, сочинениене бик авыр ерып чыгам яисә бөтенләй яза алмыйм, дип зарлана. Әгәр шулай икән, бу — әсәрне игътибарсыз укудан, аны аңламаудан, уйларга иренүдән килә. Язма сөйләмнең шулай ук башта туган фикерләрнең бер чагылышы булуы берегездә дә шик тудырмаска тиеш. Сүзсез чагылдырылган уй юк. Димәк, әзер фикер бирсәләр — язабыз, бирмәсәләр — уйлап баш ватмыйбыз булып чыга. Калдырган хаталарыбыз исә тел кагыйдәләрен белүебезне, аны куллану күнекмәләренең нык түгеллеген күрсәтеп тора. Бу урында шуны да искәртәсе килә: соңгы елларда чыккан сүзлекләрдә, дәреслекләрдә сүз язылышларында аерма бар, шунлыктан без элеккеге чыганакларга таяндык, әмма киләчәктә галимнәр, уртак бер фикергә килеп, аларны билгеле бер нормаларга буйсындырырлар дигән өметтә калабыз.
Укучының язма эшкә сәләте остазына да бик бәйле. Әгәр ул сыйныфның хикәя-повестьны, романны аңлавына ирешмәсә, язу эшләренә сәләтсез, стиль хаталарына тоемсыз булса, үз ихтыярына калдырылган бала ничек үссен, җитешсезлекләрен ничек күрсен ди?!
Минем мөгаллимнәргә әйтәсе килгәнем шул: теманы балаларга тәкъдим итәр алдыннан һич югы күңелегездә берничә вариантта язма эш тудырыгыз. Әгәр аны башкару үзегезгә дә бик авыр икән, сезнең күзегезгә карап торган баладан ни көтәргә һәм аннан ничек таләп итәргә?!
Ана телебезне бозмыйча, матур итеп сөйләшкән, язган, озак еллар узгач та, рәхмәт хатлары юллаган укучыларыгыз булуын телим мин сезгә, дөньяның иң авыр, иң җаваплы бурычларын үз өстегезгә алган хезмәттәшләрем!