Понедельник, 20.05.2024, 07:59:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Открытый урок [21]
Файлы, содержащие разработки уроков.
Полезности [29]
Здесь размещены файлы, которые могут оказать неоценимую помощь при подготовке и проведении уроков.
Официальные документы [6]
Здесь размещены официальные документы школы.
Рефераты [15]
Рефераты обо всем и для всех: учителям, учащимся, студентам.
Сочинениеләр (иншалар) [10]
Укучыларга ярдәмлек.
Книги [14]
Китаплар [12]
Тесты по физике [13]
Готовимся к ЕГЭ [22]
Готовимся к ГИА [22]
Стандарты и программы [3]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Каталог файлов
Главная » Файлы » Китаплар

Татар халык табышмаклары
[ Скачать с сервера (52.9 Kb) ] 04.04.2008, 19:36:23

Татар халык табышмаклары

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар җыентыгын төзегәндә без халкыбызның бай мирасына таяндык. Бу өлкәдә зур хезмәт куйган галим Нәкый Исәнбәтнең китаплары аеруча игътибарга лаек. Аның "Татар халык табышмаклары" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970) энциклопедик хезмәте эле дә галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен өстәл китабы булып тора. Шулай ук "Татар халык иҗаты" сериясендә чыккан "Табышмаклар" китабы (Казан, 1977) бу җыентыкны басмага әзерләгәндә нигез итеп алынды.

Халкыбызның бай иҗатын үзендә туплаган табышмаклар югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында халык авыз иҗатын өйрәнүдә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

Эчтәлек

  • I бүлек. Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү
  • II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары
  • III бүлек. Үсемлекләр, куаклар, агачлар
  • IV бүлек. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары
  • V бүлек. Яшелчә, җиләк-җимеш
  • VI бүлек. Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош
  • VII бүлек. Йорт, каралты-кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт-саба, ашау-эчү, ризыклар, кием-салым, транспорт чаралары
  • VIII бүлек. Кеше, аның әгъзалары
  • IX бүлек. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар
  • X бүлек. Арифметик табышмаклар
  • XI бүлек. Нәкый Исәнбәт. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак

Нәкый Исәнбәт турында

Нәкый Исәнбәт (Исанбет Наки Сиразиевич) 1899 елның 29 декабрендә (иске стиль белән) БашкортстандагыМалаяз авылында дөньяга килә. Нәкый Исәнбәт төрки-татар дөньясының XX гасырдагы иң күренекле шәхесләреннән берсе дип саналырга лаек. Мәгълүм хакыйкать: тарихта якты эз калдырган затлар, гадәттә, күпкырлы талантка ия булалар. Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт тә шундыйлардан. Ул — драматург (“Хуҗа Насретдин”, “Миркәй белән Айсылу”, “Һиҗрәт”, “Гөлҗамал” һәм башка дистәләгән пьесаларын искә төшерик), ул — шагыйрь (халыкта популяр “Уракчы кыз”, “Син сазыңны уйнадың”, “Бормалы су”, “Илкәем” кебек җырларын хәтерлик), ул — балалар язучысы (“Куян маҗаралары”, “Ни өчен ни булган, яки утыз ялган”, “Нәниләр шатлана”, “Балалар дөньясы”, “Балалар фольклоры”, “Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак” кебек китапларын янәдән укып карыйк), ул — тәрҗемәче (“Бакчасарай фонтаны”, “Полтава”, “Таш фонтан”, “Гамлет”, “Король Лир”, “Акыллылык бәласе” кебек җитди әсәрләрнең татарча басмаларын онытмыйк)... Әмма, безгә калса, Нәкый Исәнбәт, беренче чиратта, энциклопедик белемгә ия бөек галим. Татар халкының тел, әдәбият хәзинәләрен җыю, барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләгән бүтән әдип бездә хәзергә юк әле. Аның өйрәнелгән иҗат мирасы гына да 30 томнан артып китә.

Әдип тарафыннан әзерләнгән илле меңнән артык берәмлектән торган фразеологик сүзлек, күләмле “Татар халык табышмаклары” һәм балалар фольклоры җыентыклары үзләренең тулылыгы-киңлеге, авторның һәр жанрга биргән гыйльми-тарихи аңлатмалары белән татар халкы авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып саналалар. Шулар арасында, безнеңчә, иң күренеклесе һәм саллысы — кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган калын-калын (һәр том 35 табак чамасы!) өч томлык “Татар халык мәкальләре”. Бу өч томлык безнең үлмәс хәзинәбез, милли байлыгыбыз. Әдипнең бу томнарга язган әтрафлы кереш сүзе — үзе бер олуг академик хезмәт.

“Татар халык мәкальләре” моннан кырык еллар элек (1958) дөнья күргән иде. Хәзер ул томлыклар сирәк очрый торган басмаларга әверелде. Хәзерге яшь буын бу титаник хезмәт белән бөтенләй таныш түгел диярлек. Шуны истә тотып аның әлеге томлыкларга язган һәм бу хезмәт китап булып басылып чыкканнан соң Нәкый ага үзе керткән төзәтмәләр һәм өстәмәләр белән баетылган кереш сүзен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Әлеге хезмәт “Казан утлары” журналыннан (№10—12,1999 ел) кыскартып алынды.

Татар халык табышмаклары: − Яр Чаллы, "Идел-йорт" нәшрияты, 2002. − 96 бит.

Категория: Китаплар | Добавил: ilbyak-school | Автор: МСОШ с. Ильбяково
Просмотров: 23536 | Загрузок: 1749 | Комментарии: 8 | Рейтинг: 3.0/21 |

Всего комментариев: 8
1 Ilsoyar  
0
бик зур рэхмэт, оч пригодилось

2 farida-nurullina  
0
biggrin cry surprised

3 дарий 1==========  
0
мин монда бер табышмак tongue

4 Зулҗфат  
0
монда табышмак юк batman

6 ilbyak-school  
0
[ Скачать с сервера (52.9Kb) ] сылтамага бас!

5 монда табышмаклар юк!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!  
0
angry sad :( sad
Ответ: [ Скачать с сервера (52.9Kb) ]

7 aigulka)))^D  
0
Э табышмаклар кая?
Ответ: [ Скачать с сервера (52.9Kb) ]

8 fhmdfmtry  
0
гдеееееееееееееееееееееееееееееееееее angry wink
Ответ: [ Скачать с сервера (52.9Kb) ]

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz