Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп хезмәткәрләре!
Сезне 1 сентябрь – Белем бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!
Бүген үзебезне бер зур тату гаилә буларак тоябыз. Чөнки биредә: игътибарга лаеклы беренче сыйныф укучылары, җәйге ялдан үсеп килгән укучылар, куанып оныкларын-балаларын мәктәпкә озатучы бабайлар-әбиләр, әти-әниләр, тантаналы рәвештә укучыларын каршы алучы фән укытучылары, мәктәп хезмәткәрләре.
Мәктәпләр, якты сыйныф бүлмәләре, яңа парталар сезне көтә. Сез яхшы укысын, тирән белем алсын, спорт һәм сәнгать төрләре белән шөгыльләнсен өчен барлык шартлар да тудырылган.
Кадерле балалар! Укуга карата кызыксынуны югалтмагыз. Алган белемнәрегез алга куелган максатларыгызга ирешергә ярдәм итсен. Сез илебезнең өмете һәм киләчәге!
Һәркайсыбыз олы тормышка, әле үзе дә сизмәстән, укытучы, тәрбиячесенең йөрәк җылысын тоеп, мәктәп аша килә.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр! Сез җәмгыятебезнең иң зур интеллектуаль көче. Җәмгыятебезнең киләчәге иң элек сезнең фидакарь хезмәтегезгә бәйле. Үзегезнең хезмәтегезнең җимешен үз укучыларыгызның югары белем дәрәҗәсендә, кешелек һәм гражданлык сыйфатларының яхшы чагылышында күрегез.
Белем бәйрәме укучылар, укытучылар һәм ата-аналар өчен зур өметләр көненә әйләнсен!
Барыгызны да яңа уку елы белән тәбрик итәбез. Оптимизм һәм киләчәккә ышаныч телибез!