Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
Яковлев Евстафий Григорий улы
Яковлев Евстафий Григорий улы 1914 елның 27 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск районы Сходнево-Чертанла авылында крестьян гаиләсендә туа. Чуаш. 5 сыйныфны һәм механизаторлар курсын тәмамлый. Колхозда тракторчы булып эшли. 1939 елдан Совет Армиясе сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый. Яковлевның сугыш юлы Кавказдан алып Германиянең башкаласы Берлинга кадәр сузыла. 1945 елның 16 апрелендә 1054 нче укчы полкның (1 нче Белоруссия фронты, 5 нче удар армия, 301 нче укчы дивизия) рота командиры өлкән лейтенант Яковлев Одердан Берлинга таба ясалган һөҗүмдә Вербиг (хәзерге Нойлангзов, Зелов шәһәреннән төньяк-көнчыгыштарак, ГФР) тимер юл станциясе тирәсендә ротаның сугыш хәрәкәтен оста оештыра. Ныклы дошман оборонасын өзеп, рота безнең танкларның хәрәкәтен тоткарлаган фаустниклар подразделениесен юкка чыгара. Яковлев бу сугышта һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 31 маенда, үлгәннән соң, бирелә. Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Туган авылында Геройга обелиск куела, Лениногорскида бер урам аның исемен йөртә. * * * Батыр офицер Яковлевның туган җире — Әлмәт янындагы Сходнево- Чертанла исемле кечкенә генә чуваш авылы. Ул 1939 елны армиягә алынганга кадәр шунда яшәгән. Бала чагыннан ул атасының ярлы гына хуҗалыгында, колхоз төзелгәннән соң артель кырларында эшләгән. Гитлерчы илбасарлар белән Евстафий көньякта чик буйларындагы сугышларда очраша һәм шуннан Кавказ тауларына кадәр чигенә. Кавказда немец армияләрен тар-мар иткәннән соң, аның көнбатышка таба юлы башлана. Совет җире һәм чит илләр җирләре буйлап пехота офицеры меңнәрчә километрлар ара үтә (сугыш ахырына ул, фронт курсларын тәмамлап, укчы взвод командиры була). Яковлев, көньяк юнәлештә һөҗүм итеп, беренче уңышсыз сугышларда кан коелган урыннар — Донбасс, Никополь аша үтә... Камалудагы сугышлар, иптәшләренең һәлак булулары, немец танклары, ташкыннарын күргәндәге курку минутлары аның хәтерендә. Болар барысы да артта калган, безнең армия, чигенүдән туктап, хәзер үзе илбасарларны куып бара. Совет гаскәрләре, 1944 елның апрелендә, Украинаны дошманнан тулысынча азат итеп, Днестрга чыктылар. Немецлар анда бөтен көчләрен куеп тукталып калырга маташтылар, күперләрне шартлаттылар һәм биек ярда ашыгыч рәвештә окоплар казыдылар, батареяларын уңайлы позицияләргә урнаштырдылар. Частьлар елганың көнчыгыш ярында тукталып тормадылар. 13 апрель төнендә лейтенант Яковлев взводы полкта беренче булып Днестрны көймәләрдә йөзеп чыкты һәм шунда ук сугышка кереште. Взвод фашистларның контратакаларын кире каккан арада, бетен рота елганы кичәргә өлгерде һәм көнчыгыш ярда суга понтоннар төшерелеп, аларга орудиеләр, минометлар төялде. Немецларны Днестрдан куу бик акрынлык белән барды, совет гаскәрләре анда яулаган плацдармны зур кыенлыклар белән киңәйттеләр. Елганы кичкәннән соң берничә көн үткәч, полк подразделениеләре немецларның Калфа тимер юл разъезды янындагы позицияләрен атакаладылар. Дошманның куәтле уты атакалаучылар тезмәләрен тимер юлдан бер читтә җиргә сыенырга мәжбүр итте. Шул чакта бишенче рота флангысындагы пулемет тынып калды, һәм Яковлев кайбер сугышчыларның чигенә башлавын күрде. — Нәрсә бар анда? — дип кычкырды ул, үзеннән ерак та түгел рота командирының элемтәчесен күреп. — Командирга әйт... Элемтәче аңа: — Командир һәлак булды, — диде. — Алайса ротага хәбәр ит, ротага командирлыкны үз өстемә алам һәм бер адым да артка чигенмәскә приказ бирәм! Яковлев җитәкчелегендә рота дошманның кул сугышларына кадәр барып җиткән алты контратакасын кире какты. Лейтенант үзе дошманның өч солдатын һәм бер офицерын атып үтерде. Полк командиры аны бу сугыш өчен бүләккә тәкъдим итте, һәм озакламый Евстафийның күкрәгендә дүрт яра тасмасы янында Кызыл йолдыз ордены өстәлде. Молдавиядәге озакка сузылган сугышлардан соң, дивизия Белоруссия фронтына күчерелде. Кырык бишенче елның январе урталарында совет гаскәрләре, дошман ныгытмаларын җимереп, Висладан Германия чикләренә таба беренче адымнарын ясаганда, Яковлев взводы зур батырлык күрсәтте. Бу — Варшава воеводасында Равки елгасы ярларында булды. Иң төгәл карталарда гына күрсәтелгән Равки елгасы һөҗүм итүчеләр өчен җитди киртәгә әверелде. Фашистлар аның кичү өчен уңайлы урыннарын бик нык сакладылар. Елганы кичү урынын яулап алу планында Яковлев взводына мөһим бурыч йөкләнде. Ул немецларның күпер тирәсендәге ныгытмаларына көтмәгәндә үтеп керергә һәм, сугышка керешеп, башка подразделениеләрнең елга буеңа килүен җиңеләйтергә тиеш иде. Взвод, кыю һәм омтылышлы сикереш ясап, немец окопларына барып җитте һәм сугышка кереште. Гитлерчылар анда бер ротадан артыграк иде, ләкин алар, өч дистәгә якын кешеләрен югалтып, елга аръягына чигенделәр. Яковлев, елганы кичү урынын саклаучыларның каушап калуыннан файдаланып; үз сугышчыларын качучы фашистлар артыннан алып китте һәм көнбатыш ярда дошман хәзерләгән окопка урнашты. Немецлар озакламый кичү урынына кире кайтмакчы булдылар, ләкин совет сугышчылары аларның юлын кистеләр. Яковлевка подразделениеләр килүен озак көтәргә туры килмәде. Шулай да бу көтү минутлары сугышның иң авыр моменты булды. Варшава янындагы сугыштан соң ике атна үткәч, полк командиры подполковник Радаев лейтенант Яковлевның Одер янындагы яңа батырлыгын түбәндәгечә билгеләп үтте: «Одер елгасының сул як ярындагы плацдармда Ортвиг шәһәре районында оборона сугышларында 4—6 февральдә лейтенант Яковлев дошманның 17 контратакасын кире какты... Яковлев үзенең кыю хәрәкәт итүе, ныклыгы белән уңышны тәэмин итте һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкләүгә лаеклы». Одердан Берлинга таба соңгы һөҗүм вакытында Яковлев, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелеп, ротага җитәкчелек итте, һөҗүм итүчеләрне һәр адым гитлерчыларның башкаласына якынлаштырган бу вакытта, рота сугышчылары һәм аларның командиры: «Тизрәк Берлинга!» — дигән теләк белән алга бардылар. Удар армия составындагы Радаев полкы апрель урталарында Берлинга бару юлларында дошманның тирән эшелонландырылган оборонасының берничә куәтле полосасын өзде. 16 апрельдә Яковлев ротасы полкта беренче булып дошманның Вербиг станциясе янындагы ныгытмаларын үтте. Станция янындагы поселокка пехота белән бергә танкистлар да килеп керделәр. Станциядә сугыш бер сәгатьтән артык дәвам итте. Команда пунктына мотоциклист килеп подполковник Радаевка: — Фашистлар фаустпатроннар белән танкларның алга баруын туктаттылар. Танк батальоны командиры укчылардан ярдәм сорый, — диде. Каршылык күрсәтүче гитлерчыларны юк итү бурычын подполковник Яковлевка йөкләде. Өлкән лейтенант кичекмәстән күрсәтелгән районга китте. Ул, дошманның флангысына үтеп кереп, сугышчыларын атакага күтәрде. Окопларда, җимерелгән йортларның подвалларында урнашкан немецлар граната, автомат, мылтык, штыклар ярдәмендә юк ителделәр. Фаустниклар группасы тулысынча кырып бетерелде, аларның дүртесен Яковлев үзе дөмектерде. Сугыш ахырына рота командиры үзе дә фаустпатрон тиеп һәлак булды. Рота танкларга юл ачты, һәм алар алга ыргылдылар. Аларга пехота да иярде. Гитлер Германиясен җиңүнең тантаналы көннәрендә шуның хакына тормышын биргән өлкән лейтенант Яковлевны командование иң югары хәрби бүләк — Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим итте.
Категория: Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Добавил: ilbyak-school (03.04.2025)
Просмотров: 14
| Рейтинг: 5.0 /1 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]