Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
Якупов Николай (Камил) Якуп улы
Якупов Николай (Камил) Якуп улы 1920 елның 15 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Тукай районы Иштирәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Татар. 1939 елда Чистай шәһәрендәге медицина техникумын тәмамлый. Кама Тамагы районы Кариле авылында фельдшер булып эшли. 1939 елдан Совет Армиясе сафларында. 1939—1940 елларда фин сугышында, 1939 елда Көнбатыш Украина белән Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә катнаша. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтында. 1942 елдан КПСС әгъзасы. 58 нче гвардия кавалерия полкының (Үзәк фронт, 61 нче армия, 7 нче гвардия кавалерия корпусы, 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе) медицина пункты фельдшеры медицина хезмәте гвардия өлкән лейтенанты Якупов Дон һәм Идел буе далаларында сугыша. 1943 елның 27 сентябрь төнендә Нивки авылы (Гомель өлкәсенең Брагин районы) янында Днепрны кичкәндә көймәдә яралыларны һәм сугыш кирәк-ярагын ташый, шулай 27 юл ясый. Бу төндә 74 сугышчыны үлемнән коткара. 1944 елның 15 гыйнварында медицина хезмәте гвардия өлкән лейтенанты Н. Якуповка Днепр елгасы буенда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1946 елдан запастагы медицина хезмәте подполковнигы Н. Якупов запаста. Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1999 елның 1 февралендә Н. Якупов вафат. * * * — Безнең фельдшер — герой, — диләр иде гвардияче кавалерия полкы сугышчылары медицина хезмәте өлкән лейтенанты Якупов турында. Аның турында мондый сүзләрне рядовой атлылар гына әйтми иде. Фельдшерның сугышчан казанышларына бәя биреп, полк командиры: «Яралы сугышчылар нинди генә обстановкада булмасыннар, Якупов аларны, әлбәттә, алып чыга; полкның сугышчан хәрәкәте вакытларында аны һәрвакытта һөҗүм итүче подразделениеләр арасында алгы позициядә күрергә мөмкин», — дип язды. Якуповның батырлыгы турында аның күкрәгендәге Кызыл Байрак ордены да һәм бөтен үткән сугыш юлы да сөйли. Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлаганнан соң ук, 1939 елда аны армиягә алалар. Дөрес, ул үзе диплом белән Чаллы районына, туган Иштирәк авылына кайтырмын дип өметләнгән иде. Армиядә төрле частьларда хезмәт итеп, ул Финляндия сугышында һәм немец-фашист илбасарлар белән беренче сугышларда катнашты, ә 1942 елда кавалерия полкы сафларында Дон һәм Волга буе сугышларында булды. Үзенең полкташларыннан яңа иптәшләре арасында Якупов байтак кына якташларын — татарларны да очратты, чөнки кавалерия дивизиясе полклары Башкортстанда төзелделәр һәм аларда күршедәге Татарстан районнарыннан килгән күп кенә кеше хезмәт итә иде. Касторная өчен барган җәйге сугышларда ук кавалеристлар үзләренең яңа фельдшерын яхшы белеп алдылар. Кышкы һөҗүм сугышларында, Сталинград янында дошманны чолгау боҗрасы тоташкач та, шулай ук дошман тылына ерак рейдларда да Якупов һаман алар белән бергә булды. Красный яр, Обливская һәм Дебальцево тирәләрендә, ак кар кып-кызыл канга манчылган авыр сугышларда иңенә калын санитар сумкасы аскан ару-талуны белмәс фельдшерны солдатлар еш күрәләр иде. Яраланучыны күреп алу белән, ул куркыныч алдында һич икеләнеп тормый, теләсә нинди ут астында яралы янына ярдәмгә ашыга һәм аның җәрәхәтен бәйләп, сугыш кырыннан алып чыга иде. Далалардагы суык көннәр һәм бураннар немец пулялары кебек үк куркыныч иде һәм медикларга зур мәшәкатьләр китерде. Шулар аркасында Якупов походта да, ялга туктаган урыннарда да тынычлык күрмәде... Анда ул уннарча яраланган һәм өшегән сугышчыларның тормышын коткарып калды. ...Атлы гаскәрләр Украина юллары буйлап алга бардылар. Кырык өченче елның сентябрендә дивизия частьлары Черниговка юл алдылар. Десна елгасын кичеп, кавалеристлар шәһәргә үтеп керделәр. Дивизиянең атлы һәм җәяүле гвардиячеләре 21 сентябрьгә каршы төндә дошманны шәһәр кырые тирәсендә атакаладылар һәм төньякка бара торган шоссены кистеләр. Янучы шәһәр ялкыны яктылыгында Якупов, һәрвакыттагыча, эскадроннар белән барды һәм сугышчыларга, офицерларга ярдәм күрсәтте. Бөтен көчләре белән Черниговны һәм аннан Днепрга илтә торган юлларны тотып торып, немецлар бик күп танклар булышлыгы, белән контратакалар ясадылар, совет гаскәрләрен һавадан бомбага тоттылар. Әмма дошман никадәр генә каршылык күрсәтмәсен, Чернигов барыбер азат ителде. Бер көннән соң кавалеристлар дивизиягә Черниговская исеме бирелүне белделәр. Шәһәрдән ерак та түгел снарядлар шартлый, пехота терәк пунктларга кереп урнашкан гитлерчыларны дөмбәсләүне тәмамлап килә иде, шул чакта полкта митинг булды һәм сугышчылар дан казанган частьларны бүләкләү турында приказ сүзләрен ишеттеләр. — Безгә Мәскәү, Ватаныбыз салют бирә! — диде бу митингта полк командиры подполковник Кусимов. — Без, гвардиячеләр, бу югары хөрмәтне акларбыз, һәм дошманга яңа җимергеч ударлар ясарбыз. 25 сентябрьгә каршы төндә кавалерия частьлары Днепрга таба юл алдылар. Аларның рухлары күтәренке, күңелләре шат иде. Хәтта яраланган сугышчылар да Днепрны күрмичә госпитальгә китәргә теләмәделәр. Меңнәрчә ат тояклары тавышы белән төнге тынлыкны бозып, полклар урман юлы буйлап егерме километрдан артык юл үттеләр һәм, елга янына килеп җитеп, сиздермичә генә яр буендагы куаклыклар арасына урнаштылар. Подразделениеләр көне буе елга аша чыгарга әзерләнделәр, ә кичен соң гына, артиллеристлар дошман биләгән ярга ата башлагач, дүртенче эскадрон, беренчеләрдән булып, әзерләнгән салларны һәм көймәләрне суга төшерде. Яр буендагы немец ныгытмаларын штурмлауга гвардиячеләр атсыз гына йөзделәр, атларны кирәкле сәгатькә кадәр янәшәдәге урманга яшерделәр. Якупов һәм санитария инструкторлары елга аша алдагы отрядлар белән, дошман уты астында чыктылар. Аларның бергә баруын күреп, сугышчылар үзләрен ышанычлырак хис иттеләр һәм: — Өлкән лейтенант безнең белән, дуслар. Яралыларны ул кырда калдырмый, — диештеләр. Якупов көймәсе килеп туктаган ярда инде сугыш бара иде. Элегрәк чыккан разведчиклар һәм кечкенә штурм группалары немецларны якындагы беренче ныгытмалардан бәреп чыгаралар иде. Биек яр өстенә менеп, фельдшер сугыш барган җиргә таба китте, анда, ихтимал, байтак гвардиячеләргә аның ярдәме кирәктер. Дөрестән дә, юлда барганда ук инде беренче яралылар очрады, алар бүтәннәр ярдәменнән башка үзләре генә көймәләр янына баралар иде. Ләкин кайдадыр караңгыда үз тормышы өчен көрәшергә көче калмаган һәм җирдән кузгала алмый ятканнары да калган иде әле. Якупов шуларны эзләде Һәм һәр адымы саен, якында гына хәлсез тавыш яки ыңгырашу ишетелми микән дип тыңлады... Ут астында, шуышып яки йөгергәләп бара-бара, ул ярдан еракка китте. Авыр яраланган солдатны яисә офицерны табып, Якупов аны елга буена китерде, текә яр астында калдырып, бүтәннәренә ярдәмгә ашыкты. Шул рәвешчә берничә кеше җыеп, ул аларны көймәгә төяде дә Днепр аша алып чыкты. Елганы кичү районына дошман пулемет һәм орудиеләр уты яудырды, әмма пулялар һәм снарядлар ничектер көймәгә тимәделәр, һәм ул исән-сау килеш көнчыгыш ярга килеп җитте, ә аннан яңадан-яңа отрядлар аргы якка чыга тора иде. Яралыларны тиз генә тапшырып һәм көймәгә ящиклар белән патроннар, снарядлар төяп, Якупов яңадан елга аръягындагы плацдармга юнәлде. Бу төнне ул киңлеге бер чакрымга диярлек җиткән Днепр агымын теге һәм бу якка егерме җиде тапкыр ишеп чыкты. Уң як ярдан сул якка яралыларны ташыды, ә теге якка сугыш припаслары илтте. Шундый хәтәр рейсларның берсендә сугышчылар төялгән көймә, кырыен снаряд кыйпылчыгы тиште, аннан шаулап су керә башлады. Якупов каушап калмады. Плащ-палаткасын йомарлап төреп, тишекне томалады һәм иптәшләрен ярга алып чыкты. Ул шушы төндә җитмеш дүрт гвардияченең тормышын коткарып калды. Днепр яр буйларында җиңүгә ирешкән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгәннәр арасында берничә медицина работнигы да бар иде, шуларның берсе — гвардияче кавалерия полкы фельдшеры Николай Якупов иде.
Категория: Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Добавил: ilbyak-school (03.04.2025)
Просмотров: 13
| Рейтинг: 5.0 /1 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]