Пятница, 20.06.2025, 01:40:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [27]
Музей [26]
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары [165]
Герои Советского Союза - наши земляки [211]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары

Яницкий Василий Иван улы
Яницкий Василий Иван улы 1916 елның 28 февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск районы Иске Куак авылындагы крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус. 7 сыйныф белемле. Колхозда эшли. Казандагы механика техникумының 2 курсын тәмамлый. 1939 елда Тамбов очу училищесын тәмамлый. Көнбатыш Себер идарәсендә очучы булып эшли.

1940 елдан Совет Армиясе сафларында. Очучылар хәзерләү Югары курсларын тәмамлый, Киев хәрби округының 227 нче авиация полкы хәрби очучысы була.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 52 нче бомбага тоту авиаполкының (Көньяк-Көнбатыш фронт, 8 нче һава армиясе, 270 нче бомбага тоту авиация дивизиясе,) эскадрилья командиры урынбасары өлкән лейтенант Яницкий дошманның күп кенә аэродромнарын һәм гаскәрләрен юк итүдә катнаша.

1942 елның 20 июнендә Яницкий каты яралана, шуңа да карамастан үзенең самолетын аэродромга утырта. 1942 елның 12 августында өлкән лейтенант В. Яницкийга күрсәткән батырлыгы, җиңүгә омтылганы, хәрби бурычка тугры калганы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1943 елдан КПСС әгъзасы.

1946 елда Хәрби һава академиясен тәмамлый. 1970 елдан полковник В. Яницкий отставкага чыга. Воронеж өлкәсендәге Борисоглебск шәһәрендә яши. Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Борисоглебскның мактаулы гражданины.

1993 елда вафат.

* * *

Кырык икенче елның язында һәм җәендә Украина күгенең болытлы биеклекләрендә, траншеялар һәм снаряд чокырлары белән тетелгән җирдәге кебек үк, өзлексез һәм аяусыз сугышлар барды. Гитлер командованиесе, үзенең һөҗүм итүче коры җир гаскәрләренә булышлык күрсәтеп, Харьков районына зур авиация берләшмәләрен туплады, әмма совет армияләренең дә һавадан саклаучы куәтле көчләре бар иде.

Ул чагында Василий Яницкий һәм аның бомбардировщиклар полкындагы очучы иптәшләре авыр эшләр башкардылар. Алар немецларның танк һәм механикалаштырылган частьларын, аэродромнарын, тимер юл станцияләрен һәм елга аша кичү урыннарын бомбага тоттылар.

Эскадрилья командиры урынбасары өлкән лейтенант Яницкий, төннәрен дә, көндезләрен дә самолетларын һавага күтәреп, аларны зениткалар уты аша һәм дошман истребительләре белән сугыша-сугыша задание үтәргә дошман өстенә алып бара иде. Фашистларның атакаларын яки прорывларын булдырмас өчен, еш кына аларга тәүлегенә берничә тапкыр очыш ясарга туры килә иде. Эскадрилья Харьков аэродромнарын бомбалады, Волчанск, Изюм юлларыңда немецларның танк колонналарын юк итте. Илбасарлар Воронежга якынлаша башлагач, бомбардировщиклар аларны Новый Оскол, Россош, Богучар тирәләрендә кырдылар.

Полк июнь аенда гына да немецларның 19 самолетын, 61 танкысын, йөк һәм пехота төялгән йөз илледән артык автомашинасын юк итте.

Батырлык һәм тапкырлык очучыларга иң кыен очракларда да җиңеп чыгарга ярдәм итте.

Бервакыт бомбардировщиклар дошман зениткаларының көчле уты аркасында Веселый хуторы янындагы аэродромга һәм немец гаскәрләре өстенә үтеп керә алмадылар. Шуннан соң яңадан очыш ясап, алар бу районга кояш ягыннан, дошманның тылыннан үтеп керделәр. Дошманның һава оборонасының күзәтүче постлары совет самолетларын үзләренеке дип уйлап, очу кырына танып белү билгесе — свастикалы кызыл квадрат җәеп куйдылар. Безнең бомбалар нәкъ аэродром өстенә төштеләр, немец батареялары расчетлары исә авыз ачып калдылар...

Үзенең тотнаклылыгы һәм куркусызлыгы белән Яницкий полкның иң тәҗрибәле очучыларын да таңга калдыра иде. Ул һәр очышында диярлек уңышка ирешми калмый һәм дошманның зенит батареялары ничек кенә котырынсалар да, ут зонасына кыю барып керә иде. Шартлаган снарядлар аның самолетын куе төтен болыты эчендә калдыра, снаряд кыйпылчыклары машинаны теткәләп бетерә, ләкин шуңа да карамастан, бер-ике секундтан Яницкий самолетының люклары ачыла һәм җиргә бомбалар оча иде.

Аны Советлар Союзы Герое исемен йөртергә лаек иткән батырлык эшләгәндә дә шулай булды.

Һава разведкасы ул көнне немецларның һөҗүм итү нияте белән тупланулары турында хәбәр итте һәм полк командиры приказы буенча Яницкий җитәкчелегендәге отряд аны бастырырга очты.

Һавага күтәрелгәч, һәрвакыттагыча, авыр бомбалар төялгән самолетлар канаты астында сугыш җәрәхәтләгән җир тиз генә артка йөзеп үтте. Самолетлар озакламый фронт сызыгына җиттеләр. Немецларның зениткалары һәм пулеметлары котырынып ата башладылар. «Үтеп булырмы икән?» — дигән уй килде кайбер очучыларга, ләкин командир машинасының ышаныч белән алга баруын күргәч, бу уй онытылды һәм алар Яницкийдан калмадылар.

Цельгә якынлашканда, самолетларга ачылган ут шактый көчәйде. Снарядлар шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән төтен бөтен күкне каплап алды кебек, һава дулкыннары самолетларны минут саен бер яктан икенче якка чайкадылар.

Командир машинасы янында бер-бер артлы өч снаряд шартлады. Снаряд кыйпылчыклары кабинага бәрелделәр. Яницкийның кулын һәм тәнен көчле авырту көйдереп алды. Штурвал канга манчылды. Ләкин Василий, тәненең коточкыч сызлавын җиңеп, самолетын бер кулы белән алып баруын дәвам иттерде.

Яницкийга штурман:

— Сез яраландыгыз, бугай, иптәш командир? Самолетны үзем идарә итимме? — дип мөрәҗәгать итте.

—- Бирешмәм, бомбаларны ташларга хәзерләнегез! — диде аңа Василий.

Барлык бомбалар фашистлар иң тыгыз урнашкан җиргә яудылар. Аста ут өермәсе купты, машиналар һәм орудиеләр ватыклары һавага очты. Фашистлар, үлемнән котылырга урын эзләп, төрлесе төрле якка сибелделәр.

Бомбаларын ташлагач, самолетлар кайтырга чыктылар. Кинәт командир машинасын яңадан нәрсәдер тетрәтте. Бер мотор зарарланган булып чыкты, һәм самолет тизлеген югалта башлады.

Һәлакәт инде якын иде кебек. Яраларыннан кан агып торган Яницкий, сыңар кулына бөтен көчен җыеп, самолетны һәм экипажны саклап калу өчен көрәште. Ихтыяр һәм хәрби бурычка турылыклылык аңа мөмкин булмаганны эшләргә кыюлык бирде: авыр яраланган очучы самолетны үз аэродромына илтеп төшерде.

Өлкән лейтенант госпитальдә озак ятты. Шунда ул август башында радио аша үзенә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Указны ишетте. Ләкин Василийны врачлар аңа авиациядә калырга рөхсәт итәрләрме дигән уй борчыды. Ул үзенең тормышын авиациядән башка күз алдына китерә алмый иде. Сугыш алдыннан Яницкий, Казан мех техникумында укуын ташлап, очучылар мәктәбенә кергән иде. Туган авылы Иске Куакка кайткан саен, әнисе аны шуның өчен ничәмә-ничә тапкыр шелтәләде.

Василийның борчылуы урынсыз булып чыкты. Врачлар аңа авиациядә калырга рөхсәт иттеләр һәм командование аны академиягә укырга җибәрде.

Категория: Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Добавил: ilbyak-school (03.04.2025)
Просмотров: 15 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz