Пятница, 20.06.2025, 21:29:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [27]
Музей [26]
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары [165]
Герои Советского Союза - наши земляки [211]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары

Юхвитов Петр Сергей улы
Юхвитов Петр Сергей улы 1918 елның 1 октябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылында крестьян гаиләсендә туа. Чуаш. 1941 елдан КПСС әгъзасы. Педагогия училищесын тәмамлый, башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 1939 елдан Совет Армиясе сафларында. 1941 елда Төмән хәрби пехота училищесын тәмамлый. Шунда ук рота белән идарә итә.

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтында. 873 нче укчы полкның (4 нче Украина фронты, 1 нче гвардия армиясе, 276 нчы укчы дивизия) рота командиры өлкән лейтенант Юхвитов Киев өчен сугышта катнаша, яралана, ләкин алгы сафларда кала, Карпат буенда сугыша.

1944 елның 12—14 августында Юхвитов Ивано-Франковск өлкәсенең Коростеньки авылы янындагы сугышта фидакарьлек, югары хәрби осталык һәм зур батырлык күрсәтә. Сугышчылар төркеме белән Юхвитов көтелмәгән һөҗүм нәтиҗәсендә калкулыкны яулап алуга ирешә, дошман аны ничек кенә кире кайтарырга тырышмасын, һаман чигенергә мәҗбүр була. Шушы калкулык өчен барган сугышта Юхвитов һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 24 мартында, үлгәннән соң, бирелә.

Ленин, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Ивано-Франковск өлкәсенең Бурштын авылында җирләнгән.

Туган ягында аның исемен урам һәм урта мәктәп йөртә, анда Геройның бюсты урнаштырылган. Герой исеме шулай ук Ивано-Франковск өлкәсенең Галич районы Киношево урта мәктәбенә кушылган.

* * *


Петр Юхвитовка үзенең яраткан эше — балалар укыту белән ике ел гына шөгыльләнергә туры килде. Укытучы булырга ул бала вакытта ук ниятләнгән иде. Шул хыялын тормышка ашыру өчен, ул Чувашиядә педучилищега укырга керде. Аны тәмамлагач, туган җиренә — Татарстанның Чүпрәле районына кайтты. Дөрес, аңа үзенең Хорновар-Шигали авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә түгел, бәлки күрше авылда эшләргә туры килде. Яшь укытучы инде педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә керү турында уйлый иде, ләкин 1939 елда армиягә алынды һәм пехота училищесы курсанты булды.

Фронтка Юхвитов 1943 ел азагыңда гына эләкте: аңа кадәр аны училищедан җибәрмәделәр, офицер булганнан соң, ул анда рота командиры иде. Киев артында, декабрьда немецларның контратакаларын кире кайтарганда, Петр авыр яраланды, ләкин берничә айдан соң яңадан фронтның алгы линиясенә килде, Карпат янында сугышты.

Таулы җирләрдә һөҗүм юлы җиңел булмады. Әле тау итәкләреңдә үк юлсыз урыннардан барырга, шаулап аккан тау елгалары аша чыгарга, биеклекләрне штурмларга туры килде. Немецлар һәр җирдә — куе урманнарда да, тарлавыкларда да, тауларда да урнашканнар иде. Алар барлык авылларны ныгытылган пунктларга әверелдерделәр, кырларны һәм бакчаларны окоплар, блиндажлар белән чуарладылар, йортларга пулеметлар куйдылар. Шулай да совет пехотасы һаман алга барды. Төп магистральләрне әйләнеп үтеп, частьлар турыга хәрәкәт иттеләр,, көтмәгәндә фашистларның, тылына барып чыктылар, аларны чолгап алдылар һәм юк иттеләр.

Желиборы авылы өчен, сугышта өлкән лейтенант Юхвитов ротасы дошман тылына чыкты. Авылда оборона биләгән немецлар батальоны безнең пехотачыларны ике тапкыр контратакалады, ләкин файдасызга булды. Бу сугышта рота дошманны бик нык хәлсезләндерде, аннары кыю атака белән аларны Желиборыдан алып ташлады.

Авылдан чигенгән гитлерчылар якындагы куаклыкта урнаштылар. Аларга ычкынырга ирек бирмичә, Юхвитов укчылары урман участогын урап алдылар. Моннан оккупантларның бик азы гына чыгып котыла алды. Анда һәрбер ачык аланда һәм сукмакта уннарча мәетләр ятып калды, ә егерме солдат һәм офицер пленга төште.

Немецлар тарафыннан ныгытылган биеклекләрне совет гаскәрләренә штурм белән алырга туры килде. Һәрбер тауның — зурысының да, кечкенәсенең дә —түбәләре траншея һәм дзот линияләре белән әйләндереп алынган, ә тау итәкләре чәнечкеле тимер чыбыклар белән кат-кат уралган һәм бөтен җиргә миналар куелган иде.

Немецлар оборонасының иң куәтле пунктларының берсе Коростеньки авылы янындагы 521 нче биеклек иде. Ныгытылган бу текә биеклек әллә каян күренеп тора. Аны кулда тотучыларны бөтен районның хуҗасы дип исәпләргә бик мөмкин иде.

Һөҗүм итүчеләр авыл янына килеп җиттеләр дә тукталып калдылар. Биеклеккә килү юлларына артиллерия һәм минометлар ата иде. Биеклек түбәсендә утырган дошман күзәтүчеләренә совет гаскәрләренең һәр адымы уч төбендәгедәй күренеп тора, һәм алар җирнең һәр карышына снаряд яудыралар иде.

— Биеклекне көч белән түгел, осталык белән алырга туры килә, — диде Юхвитов полк командиры подполковник Пономаревка һәм үзе корган планны тормышка ашырырга рөхсәт сорады. Командир бу кыю фикерне бик мәгъкуль күрде.

Немецлар минуты-сәгате белән штурм көттеләр һәм бөтен игътибарны полкның алгы чигенә юнәлдерделәр. Шуннан файдаланып өлкән лейтенант алты сугышчы белән алга узды һәм яшеренеп кенә тау итәгенә килде. Җәйге эсседә кипкән елга юлы буйлап, куаклыклар һәм ташлар артына яшеренеп, кыю сугышчылар өскә күтәрелделәр. Алар шуышып килеп немец траншеяларына якынайдылар, тиз генә гранаталар ыргыттылар һәм котлары очкан немецларга ташландылар. Фашистлар кул сугышында аяусыз каршылык күрсәттеләр, ләкин чигенергә мәҗбүр булдылар. Бу сугышта Юхвитов үзе унөч гитлерчыны юк итте.

Позицияне яңадан алырга омтылып, дошман контратакага күчте. Юхвитов группасына я җиңәргә, я һәлак булырга, әмма башка подразделениеләр килеп җиткәнче биеклектән чигенмәскә кирәк иде.

Пулемет һәм автоматлар уты белән, гранаталар кулланып, бу батыр сугышчылар дошманны кире чигендерделәр. Үзләре бер генә кеше югалтып, алар кимендә бер взвод гитлерчыны юк иттеләр.

Атышулар бераз тынгач, Юхвитов нык торганнары өчен солдатларга рәхмәт белдерде һәм яңадан сугышка әзерләнергә кереште.

Шуннан соңгы контратакасы алдыннан дошман артиллериядән ут ачты. Таудагы кайтарма аваз бу залпларны кабатлады, әйтерсең лә һәр тау түбәсеннән, һәр тарлавыктан — бөтен җирдән аталар иде.

Юхвитовчыларга ярдәмгә ерактан совет батареялары гөрселдәтеп ата башлады, әмма биеклек тавыш бирмәде... Ул атака башланганнан соң да дәшмәде. Биеклекне саклаучылар тулысынча кырып бетерелгәнлеккә нык ышанган немецлар һич тартынмыйча өскә үрмәләделәр. Алар инде бөтенләй якын иде... әнә шул чакта окопларга җан керде, гитлерчыларга туп-туры төзәп, пулеметлар һәм автоматлар пуля яудырды.

Сөзәк тау битләрендә дошманнар бер-бер артлы тәгәри башладылар. Кайберләре кире борылды. Шул моментта «Ура! Ватан өчен!» — дип кычкырып, алты герой траншеялардан чыкты һәм алга ташланды. Уннарча мәет калдырып, немецлар таш кебек бик тиз аска мәтәлделәр...

Батыр солдатлар әнә шулай ике тәүлек сугыштылар. Биеклекне саклап, алар тагын берничә контратаканы кире кайтардылар һәм соңгысында — полкташлары килеп җитәр алдыннан — командир Юхвитовны югалттылар, ул шунда батырларча һәлак булды.

1945 елның 24 мартында аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде.

Категория: Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Добавил: ilbyak-school (03.04.2025)
Просмотров: 11 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz