Суббота, 21.06.2025, 00:53:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [27]
Музей [26]
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары [165]
Герои Советского Союза - наши земляки [211]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары

Шульгин Борис Владимир улы
Шульгин Борис Владимир улы 1905 елның 12 сентябрендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Рус. 8 сыйныф тәмамлаган. Заводта эшләгән. 1926 елдан Совет Армиясе сафларында. 1929 елдан КПСС әгъзасы. 1929 елда ВЦИК исемендәге Мәскәү хәрби мәктәбен, 1934 елда механикалаштырылган һәм бронетанк гаскәрләре команда составының белемен күтәрү курсларын тәмамлаган.

1941 елның июленнән Шульгин Бөек Ватан сугышы фронтында.

17 нче гвардия танк бригадасы командиры (1 нче Белоруссия фронты, 65 нче армия, 1 нче гвардия танк корпусы) гвардия полковнигы Шульгин Мәскәү янында сугыша, Сталинград, Курск дугасы, Орел һәм Белоруссия өчен барган сугышларда катнаша. Польшаны азат итү сугышында ул аеруча батырлык күрсәтә. Бригада, дошманның Көнбатыш Буг елгасындагы һәм Вышкув шәһәре тирәсендәге оборонасын өзеп, Варшаваның төньягындагы Нарев елгасына чыга. 1944 елның 5 сентябрендә елганы кичә һәм Сорецк шәһәре янында көнбатыш ярдагы плацдармны ала.

1945 елның 6 апрелендә Шульгинга шушы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соң танк гаскәрләренең генерал-лейтенанты Шульгин төрле җитәкче урыннарда эшли. 1960 елның маеннан — отставкада.

Өч Ленин, биш Кызыл Байрак, II дәрәҗә Кутузов, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

1960 елның 1 ноябрендә вафат була. Киев шәһәрендә күмелә.

* * *


Яшь чагында, гражданнар сугышы елларында, Борис Шульгин берничә елга алданрак тумаганына үкенеп йөрде. Ундүрт яшеннән бирле Казанның иске бер заводында эшләгән яшь кенә егетнең фронтта сугышасы килгән иде, әмма яшь булганлыктан, аны армиягә алмадылар. Дөрес, комсомолецларны махсус билгеләнеш частьлары (ЧОН) отрядларына язгач, ул шулай да кулына корал алды һәм шушы отрядтагы иптәшләре белән заводны саклады, төнге шәһәр урамнары буйлап патрульләр белән йөрде.

Казанның промышленность районы — Заречье яшьләре арасыннан җибәрелеп, Борис 1926 елда БҮБК исемендәге Мәскәү хәрби училищесына керде. Киеренке укулар, Кремльдә һәм В.И. Ленин мавзолее янында караулда йөрүләр белән хәтердә калган өч ел үтеп китте, һәм Казан комсомолецы Кызыл Армия командиры һәм коммунист булды.

1941 елда Шульгин танк полкының штаб начальнигы иде. Дошман белән беренче тапкыр аның часте 5 июльдә Витебскидан көнбатыштарак Черногостица дигән кечкенә генә бер елга янында очрашты. Биредә Борис Владимирович үзенең танкистларын шундый бәрелешләргә алып барды ки, аларда һәр экипаж бөтен бер подразделение өчен сугышырга тиеш булды. Бу сугышларда командирларның солдатларны ныклык һәм батырлыкка өндәүләренең кирәге юк иде. Тирә-якта һәр җирдә дөрләгән янгыннар, кешеләр ташкыны белән тулган юллар, баш өстендә очып йөргән фашист самолетлары көтүе танкистларга теләсә нинди сүзләрдән һәм приказлардан күбрәк аңлаталар иде...

Днепр, Ярцево, Вязьма ярлары көнчыгышка, Мәскәүгә таба чигенү юлында авыр сугышларның рубежлары булдылар. Ул вакытта полк барлык машиналарын югалтты, һәм исән калган танкистлар яңа оештырыла торган частьларга җибәрелделәр.

Бераз вакыт тылда булганнан соң, Шульгинга Мәскәү янындагы соңгы хәлиткеч сугышларда катнашырга туры килде. Бу вакытта Мәскәүгә ыргылган немец армияләре совет гаскәрләренең беренче җимергеч ударын татыдылар һәм техникаларын, бик күп кешеләрен һәм «яшен тизлеге белән» җиңүгә өметләрен югалтып, чигенергә мәҗбүр булдылар.

Шульгинга сугышның язмышын хәл иткән башка тарихи бәрелешләрдә дә катнашырга туры килде. Ул, полк командиры булып, Сталинград янында сугышты, ә 1943 елда аның командалыгындагы гвардияче танк бригадасы Курск дугасында дошман атакаларын кире кайтарды. Аның бригадасы беренче совет частьлары арасында Орелга керде һәм мактаулы хәрби исем сыйфатында шушы борынгы рус шәһәре исемен йөртә башлады.

Полковник Шульгин сугышның өченче еллыгын Белоруссиядә каршылады. Узган еллар эчендә күп нәрсә үзгәрде. «Әйе, бүтән вакытлар килеп җитте», — дип уйлап алды Борис Владимирович, горурланып. Дөрестән дә, бу вакытта гвардияче танк корпусы пехота белән берлектә Бобруйск янында дошманның көчле группировкасын чолгап алдылар һәм, чигенүче фашистларны эзәрлекли барып, 3 июльдә куәтле ыргылу белән Минскига бәреп керделәр.

Белоруссия башкаласында тоткарланып тормастан, танкистлар Польша чигенә таба юл алдылар.

Атаклы заповедник — Беловежская пуща районында бригада җаваплы задание алды: анда авыр хәлгә эләккән атлы рейд группасына ярдәмгә дошман тылына үтеп керергә, аннары Көнбатыш Бут елгасы аша кичү урынын кулга төшерергә.

— Чигенүче немецларны узып китеп, бригада күпергә килеп җитәргә һәм гитлерчыларга көнбатыш ярга, Польша ягына чыгарга ирек бирмәскә тиеш, — диде Борис Владимировичка корпус командиры, задание биргәндә.

Орелчылар кичекмәстән юлга чыктылар.

Өзеп керү участогында дошманның позицияләре кечкенә елга белән бүлгәләнә иде. Сазлыклы, баткак тугайлардан танклар үтә алмый иде, һәм алга таба, немецларның алгы сызыгына юл бер генә — күпер аша чыгу гына калды. Полковникның приказы буенча кыю разведчиклар күпер янына килеп җитеп кенә калмадылар, бәлки ул тирәләрне миналардан да әрчи алдылар.

Таң алды томанында, искәрмәстән, башта артиллерия хәзерлеге дә ясап тормастан, танклар тиз генә күпер аша чыктылар да немецлар оборонасы полосасына бәреп керделәр. Бригада дошман ныгытмаларын алу өчен озакка сузыла торган сугышка кереп тормады, бу эшне үз артыннан килгән пехотага калдырып, иң югары тизлектә Черемха тимер юл станциясенә ташланды.

Станциядә пехотаны һәм танкларны эшелоннарга төйиләр иде. Иң алдагы отрядка полковникның: «Бәр!» — дигән командасы яңгырады. Беренче атулардан соң ук дүрт танк яна башлады, немецлар арасында ыгы-зыгы купты. Дошман танкистлары машиналарына йөгерә башладылар, әмма аларның бик азы гына үзләренең сугышчан урынына утырып өлгерә һәм безнең сугышчылар утына җавап бирә алды. Шулай итеп, биредә фашистларның 18 танкысы юк ителде.

Шуннан соң немецларның каршыга җибәрелгән отрядын тар-мар китереп, бригада совет атлы гаскәре сугыша-сугыша дошманга каршы торган урманга килеп керде. Шатлыклы очрашу булды. Ләкин танкистлар биредә озак тормадылар. Алар Көнбатыш Буг ярына ашыктылар.

Танклар урман аша чыккан арада, разведчиклар елга янында булырга һәм күпер тирәсендә, шулай ук яр буендагы Александровка авылында дошманның күпме көче барлыгын белергә өлгерделәр. Разведка мәгълүматларын алгач, Шульгин: «Моннан ары ярга таба яшеренеп бару мөмкин түгел, атакага ташланырга кирәк», — дигән карарга килде. Командир приказы буенча урман авызында сугышчан сафларга таралып, бригада подразделениеләре бер үк вакытта ике юнәлештән атакалап авылны алдылар.

Икенче бәрелеш күпер янында ук булды, анда фашистлар алдан әзерләнгән дзотларда һәм окопларда утыралар иде. Алар аяусыз каршылык күрсәттеләр һәм озак сугышканнан соң гына елга аръягына чигенделәр, әмма аргы якта күпернең соңгы торыгын шартлаттылар.

Кичкә таба Шульгин радио аша армия штабына бригаданың Буг елгасына килеп җитүе һәм монда туган хәл турында хәбәр итте. Моңа җавап итеп, күпер янында оборона биләргә һәм, бригада артыннан килүче укчы частьлар һәм артиллерия белән элемтә урнаштырып, чигенүче немецларны елга аша чыгу урынына якын китермәскә приказ алынды.

Төн караңгылыгында күпер яныңда эш кайнады. Мотоукчы батальон сугышчылары дошман калдырган ныгытмаларны яңадан җайга салдылар, яна окоплар казыдылар, танкистлар үз машиналарын башняларынача җиргә күмделәр.

Чигенеп килүче немец гаскәрләре белән икенче көнне кызып киткән сугыш бригаданың ныклыгына авыр сынау булды. Фашистларның пехотасы да, танклары да берничә тапкыр күпергә ыргылды, ләкин аларның барлык маташулары гвардияче-орелчыларның батырлыгына бәрелеп җимерелде.

«Тоташ, тыгыз масса булып, танклар артына посып һәм тәртипсез рәвештә ата-ата, ниндидер кыргый котырыну белән, немец частьлары ничек кенә булмасын аргы якка бәреп чыгарга теләделәр, — дип исенә төшерә бу көн турында Б.В. Шульгин. — ...Дошман сафларын үлем кыра, ләкин урман эченнән һаман саен күбрәк фашистлар чыга тора, һәм алар үз колонналарының алгы өлешенә басым ясыйлар, аны безнең оборонага таба кысрыклыйлар. Бу инде төзек колонна түгел, ә бернинди максатсыз ата-ата килүче, шашынып кычкырынучы ниндидер кешеләр ташкыны иде...»

Кичкә таба бригада контратакага күчте. Килеп җиткән укчы дивизия белән берлектә танкистлар фашистларны урманда китереп кыстылар. Икенче көнне дошман группировкасы тулысынча тар-мар ителде. Өч мең фашист мәете урманны һәм яр буен тутырып өем-өем булып ятып калды, ә сигез мең солдат һәм офицер пленга төште.

Көнбатыш Буг елгасы аша чыгып, совет гаскәрләре август дәвамында дошманның Неман елгасы алдындагы оборона корылмаларын штурмлауга әзерләнделәр. Бу операциядә гвардияче танк корпусына тагын хәлиткеч роль тапшырылды. Немецлар оборонасын өзгәннән соң, корпус алга таба барып елгага чыгарга һәм, переправаны да, көнбатыш ярда плацдармны да кулга төшереп, пехота килгәнчегә кадәр шунда нык торырга тиеш иде. Фронт командующие маршал Рокоссовский приказы әнә шундый иде.

— Булачак һөҗүм участогында танклар килеп чыгуны дошман белмәскә тиеш. Фашистларга безнең турыдагы, хәбәрне җил дә, кош та җиткерә алмаслык итеп эш, итәргә кирәк, — дип приказ бирелде частьларга.

Хәтта безнең пехота да үз тылында танкистларның килеп чыгулары турында шәйләмәде.

Хәрәкәт районы белән танышу өчен алгы сызык окопларына барганда, Шульгин һәм аның офицерлары пехотачылар формасын киделәр, разведчиклар да киемнәрен үзгәрттеләр. Әнә шулай танк частьларының туплануы соңгы моментка кадәр сер итеп сакланды.

Яңа һөҗүмнең беренче көнендә, немецлар оборонасын штурмлау башлангач, танкистлар элеккечә үк тылда калдылар. Фәкать төнлә белән генә алар атакага чыгуның башлангыч урынына юнәлделәр, өстәвенә танк моторларының гөрелдәве төнге авиация самолетларының дошман позицияләрен өзлексез бомбага тотуы белән томаланды.
Иртән иртүк танклар атакага кузгалды. Кичәге көнне пехота башлаган эш — дошман оборонасының беренче позициясен тар-мар итү бик җиңел төгәлләнде, ләкин шуннан соң сугыш озакка сузылып караңгы төшкәнчегә кадәр барды.

Ниһаять, тар-мар китерелгән немец ныгытмалары артта калгач, Орел бригадасы Вышкув — Пултуск шоссее буйлап бик тиз көнбатышка, Наревка юл алды, Күрше юллар буйлап корпусның башка частьлары хәрәкәт итте. Шундук янәшәдә төрле юллардан немецлар чигенде, алар тизрәк елгага килеп җитәргә һәм аның аргы ягына чыгып котылырга ниятләнделәр.

Беренче ун километр үтелде, икенчесе, өченчесе... Фашистларның һөҗүм итүчеләргә очраган отрядлары пушкаларын, автомашиналарын ташладылар һәм шоссены урап алган урманга таралышып качтылар. Дозор белән бергә барган саперлар күпер тирәләрен минадан арындырдылар. Кайбер урыннарда яшеренгән засадалар да танкистларны тоткарлый алмады.

Елгага кадәр күп тә калмаган иде инде, шулчакта кинәт алда ату тавышлары ишетелде, төнге күккә ракеталар очып менде һәм шартлау гөрселдәде, аннары икенче шартлау... «Күпер!» — дип уйлап алды Шульгин. Озак та үтми радио аша разведка биргән донесение бу уйны раслады: Нарев аша күперне немецлар, разведка отрядында иң алда барган бер танк килеп керү белән, шартлатканнар.

Полковник хәрәкәтне тизләтергә приказ бирде һәм, тирә-якны яхшырак күзәтү өчен, танк башнясына утырды. Кинәт командир күз алдында ялкын ялтырады... Бу — засадада утырган фашист җибәргән фауст-патрон кыеклап башняның арткы кырыена бәрелеп шартлавы иде. Танкка берни дә булмады, әмма шартлау дулкыны командирны башнядан җиргә, кюветка очырып төшерде. Контузия алудан ишетү һәм күрү сәләтен югалтса да, Шульгин аңын җуймады.

Бригадага вакытлыча командалык итәргә штаб начальнигы билгеләнде. Ләкин Шульгин тылга җибәрелүдән баш тартты. Иртә белән полковникның күзләре күрә башлады, һәм ул табигый булмаган көчле тавыш белән приказлар бирде, ә җавапны һәм донесениеләрне аңа кәгазьгә язып бирделәр. Чукраклык әле озак дәвам итте...

Елганың көнбатыш ягына бригада 6 сентябрьдә су ерып чыкты. Герой-саперлар һәм разведчиклар машиналарга елга аша юлны төгәл күрсәттеләр һәм яр буендагы мина кырларында үтү урыннары ясадылар, ә танкистлар, теге якка чыгып, яр буе полосасында плацдарм биләделәр. Фронт буенча алты километр һәм өчкә таба бераз гына артыграк булган бу плацдармда бригада, елга аша пехота чыкканчыга кадәр, дошман контратакаларына каршы торды.

«Плацдармда үз частеның сугышчан сафларында булып, полковник Шульгин танкистларны тәвәккәл һәм кыю рәвештә сугышка алып барды, аның бригадасы дошманның ике батальонга кадәр пехотасын тар-мар китерде, 3 артиллерия батареясын, 6 танкны һәм үзйөрешле установканы, пехота төялгән 10 бронетранспортерны юк итте», — дип язды сугыштан соң корпус командиры.

Нарев елгасы аша уңышлы чыккан өчен, Орел бригадасы Ленин ордены белән бүләкләнде, ә аның командирына Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Әнә шулай, аерылышмыйча, орелчы-танкистлар һәм аларның командиры сугыш беткәнчегә кадәр бергә сугыштылар, бу вакытта инде Шульгинга генерал-майор званиесе бирелгән иде.

Категория: Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Добавил: ilbyak-school (02.04.2025)
Просмотров: 14 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz