Среда, 24.04.2024, 16:00:13   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2012 » Январь » 5 » Әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү
Әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү
15:50:43

Сүз

3564. Әйтермен — миннән китәр,
Тыңламасаң — синнән китәр.

3565. Бер чыгарып җибәрсәң, нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.

Ялган сүз

3566. Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.

Мәкаль

3567. Утыз тештән чыккан — утыз адәмгә җәелә.

Җыр

3568. Күңелсезгә — юаныч,
Күңеллегә — куаныч.

Әкият

3569. Ишеттем бер чын ялган,
Ата-бабадан калган,
Шундый кызык ул ялган —
Төбен белмисең алдан,
Мин сөйләсәм, син ышан,
Ышанмасаң, үзең карган.

3570. Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.

Табышмак

3571. Акыллыга әйттем,—
Уйлады да белде;
Акылсызга әйттем,—
Тыңлады да көлде.

3572. Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.

3573. Җомабикә җомагын
Җубалгы кеше чишалмый.

3574. Югалткан әйберең түгел,—
Эзләмичә тапмыйсың.

Каләм

3575. Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.

3576. Үзе бер карыш,
Теле мең карыш.

3577. Үзе укый белмәсә дә,
Гомер буе язына.

3578. Кәгазь өстен карайта,
Дөнья йөзен агарта.

3579. Үзе йөзә — чылбыр тезә.

3580. Авызы бер, теле ике, җаны юк,
Сөйләгән сүзенең һич саны юк.

3581. Авызы бердер, теле ике, җаны юк,
Аны белмгәгән кешенең саны юк.

3582. Авызы бердер, теле ике, сөйләр сүз,
Белер аннан кирәгене күрер күз.

3583. Авызы бер-бер башланыр,
Теле ике ташланыр,
Аны белмәгән кешенең
Ике күзе яшьләнер.

3584. Авызы бер, теле ике,
Аны белгән — чын кеше.

3585. Үзе бии, үзе җырлый,
Үзе җылый — серен ача,
Баскан-биегән эзләренә
Изге орлыклар сача.

Каурый каләм

3586. Каз канаты бойрык бирә.

3587. Каз канаты кавырсын,
Тотсаң, акыл алырсың.

3588. Ала казлар, каргалар,
Кар өстендә юргалар;
Авызы бер, теле ике,
Ул ни булыр, муллалар?

3589. Бер кош бар — телен телгән,
Кулга алып сөйләштерсәң,
Җитмеш төрле тел белгән.

3590. Төкледер кашы,
Ярыктыр башы;
Йөгерәдер, чабадыр,
Агадыр яше.

3591. Әгәр киссәң башыны,—
Йөрәге һәм алына;
Аз-аз гына эчерсәң,
Сөйләшергә салына.

Камыш каләм

3592. Озындыр, камыштыр, карыштыр башы,
Керәдер, чыгадыр, агадыр яше.

Авторучка

3593. Берьюлы эчәм,
Тамчылап бирәм.

Каләм һәм кара

3594. Ак казым пыяла коедан су эчә.

3595. Нечкә билле ак тана
Тонык күлдән су ала.

Каләм, язу

3596. Сабаным ак җир сөрә.

3597. Алдан таяк йөгерә,
Арттан елан йөгерә.

Кара һәм кара савыты

3598. Менә табышмак, уйлап кара:
Суы тәмсез, йөзе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.

Кара савыты, кара, каләм (?)

3599. Йомак әйтәм — йиеп кара:
Умач ясады кап-кара,
Үзе эчәдер бер чара1
Инәсенә калдыра бер кашык.

3600. Ул нәдеркем, зәррә-зәррә2 кян3 ирер,
Зәррә төхме4 мивәсе5 чәндан6 ирер;
Авызы бер, теле ике, җаны юк,
Аны белми күп кеше хәйран ирер.

Кара савыты, каләм, язу

3601. Бохарадан килгән пел,
Уртасында тасма тел.
Җанлыдан җансыз туар,
Ул ни булыр, аны бел.

3602. Тирән кодык,
Тимер корык,
Бирә бойрык.

Язу

3603. Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.

3604. Аш ашамас,
Кара су эчәр,
Дөньяда кош кебек очар,
Күңелләргә нур чәчәр.

3605. Ак ялан үттем,
Кара ефәк сүттем.

3606. Җир өстендә күп кешеләр кар өстенә кара солы чәчәләр.

Зәгъфран кара7 белән язу

3607. Ак кар өстенә сары солы чәчтем.

Язу, уку

3608. Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай.

3609. Бишәү чәчә, берәү җыя.

3610. Кул белән чәчәсең,
Күз белән җыясың.

Кәгазь, язу, уку

3611. Ак ялан,
Ак яланда эз калган,
Эз өстендә күз калган.

3612. Җирлеге ак,
Орлыгы кара,
Җимеше ни булыр? —
Тикшереп кара.

3613. Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.

3614. Ак җир, кара тары,
Кем чәчсә, шул урыр.

3615. Ак җир, кара төш,
Кем чәчә, шул белер.

3616. Туфрагы ак,
Орлыгы кара;
Мәхмүт чәчә,
Әхмәт җыя.

3617. Ак кыр өстендә кара төлке чаба,
Эзен белгән тотып ала,
Белмәгәннәр коры кала.

Китап

3618. Агач түгел — яфраклы,
Тун түгел — тегелгән.

3619. Анда бар да бар.

3620. Өнсез, җансыз — иң якын дус.

3621. Теле юк — үзе аңлата.

3622. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

3623. Тегермән-тегермән ташы бар,
Эчендә адәм башы8 бар.

3624. Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.

3625. Ак ялан, кара сукмак,—
Йөри белгән эз табар.

3626. Озын-озын, озын юл,—
Очына-башына кем чыгар?
Кар өстеннән юл киткән,—
Кара сусар кем табар?

3627. Чытыр-чытыр, чытырман,
Чытырманга кералмам,
Акбур белән бурлаган,
Көмеш белән сырлаган.

3628. Ак сандыгым эчендә
Чуар-ала күбәләк.

3629. Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.

3630. Кат-кат катлама,
Акылың булса, ташлама.

3631. Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.

3632. Бүлмә-бүлмә Таһирләр,
Габделнасыйр диерләр,
Аны белгән кешеләрнең
Нәселе яхшы диерләр.

Календарь

3633. Кабат-кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.

3634. Бите ак, күзе кара,
Бәйрәмнәрдә кызара.

Мәктәп

3635. Акчасыз керәсең,
Хәзинә алып чыгасың.

Белем

3636. Бер байлык бар — янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.

3637. Киләм мин түтәлдән,
Өзәм сансыз, һаман бөтен.

3638. Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.

Кара такта, акбур

3639. Кара кыр буйлап ак куян чаба.

География картасы

3640. Шәһәрләр бар, өйләр юк,
Диңгезләр бар, сулар юк,
Кырларда ни үлән-чүп,
Даласында комы юк.

3641. Диңгездә суы юк,
Каласында өе юк,
Урманында агачы юк.

3642. Диңгезе бар, суы юк,
Шәһәре бар, халкы юк.

3643. Диңгезе бар — йөзеп булмый,
Юлы бар — йөреп булмый,
Җире бар — сөреп булмый.

3644. Шәһәрләр — йортсыз,
Диңгезләр — сусыз.

3645. Җамавы бар, җөе юк,
Каласы бар, өе юк.

Глобус

3646. Бабай бүреге йөз ямау.

Циркуль

3647. Әйләнеп чыкса, шар ясый.

Хат

3648. Ак җир ачтым,
Кара бодай чәчтем,
Җаный белән сөйләштем.

3649. Аягы юк — китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр.

3650. Теле юк — теләсә кем белән сөйләшә,
Гәүдәсе юк — кәгазьдән күлмәк кия.

3651. Ерактагы тапчыгым9
Монда килеп тап итте.

3652. Аргы якта утын кисәләр,
Йомычкасы бирге якка төшә.

3653. Бәләкәй генә йомычка
Очып китте теге очка.

3654. Ленинградта агач кистем,
Яфрагы монда килеп төште.

3655. Урманга барган берәү,
Утын кискән берәү,
Йомычкадан кыз ясап,
Кияүгә биргән берәү.

3656. Дүрт почмаклы келәтем,—
Аккошым бар эчендә;
Кеше алыр дип кайгым юк,—
Тамгасы бар түшендә.

Сургучлы хат

3657. Урман,
Урман эчендә Гөлзәбирә солтан,
Гөлзәбирә солтанның
Ишегенә пичәт суккан.

3658. Алзәбирә солтан,
Гөлзәбирә солтан,
Гөлзәбирә солтанның
Ишегенә мөһер суккан.

Сургуч

3659. Элек яна, пешерә,
Соңыннан бар серне яшерә.

3660. Ул нидеркем, ал булыр,
Ал иреннән бал булыр,
Кулым сузсам алмага,
Кулым тулы кан булыр.

Телеграмма

3661. Агач ди аты,
Тимер ди заты,
Эчендә бар ди хаты.

Телеграмм баганасы

3662. Олы юлның чатында
Вай-вай агач утыра,
Яфрак атмый ботагы,
Үкреп җылап утыра.

3663. Далада торган ку агач10
Яфрак ярса — ярамас,
Кылыч чапсаң — канамас;
Бер ботагын карасаң,—
Петербур белән чамалаш;
Бер ботагын карасаң,—
Казан белән аралаш.

Телефон

3664. Үзе монда утыра,
Сүзне тегендә тутыра.

3665. Сөйләп бирә тел белән,
Сүзе китә юл белән,—
Юлы агач башында.

Телефон

3666. Колагы юк — ишетә,
Авызы юк — сөйли.


1. Чара — зур агач табак.

2. Зәррә — тамчы, бөртек.

3. Кян — җәүһәр коесы.

4. Төхем (тохым) — орлык, токым.

5. Мивә — җимеш.

6. Чәндан — бик күп.

7. Зәгъфран кара — зәгъфран үсемлеге порошогыннан ясалган кызгылт-сары төстәге кара. Борынгы заманда язуда киң кулланылган.

8. Адәм башы — «адәмнең акылы, белеме» мәгънәсендә.

9. Тапчык (тап) — йомычка.

10. Ку агач — корыган агач.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 6809 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz