Пятница, 29.03.2024, 18:16:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Декабрь » 19 » Өй һәм аның кисәкләре
Өй һәм аның кисәкләре
23:45:31

Киез өй, тирмә

2042. Тәрәзәсе юк, түбәсе тишек,
Яңгыр үтми, җил өрми.

Тирмәнең кирәгәләре

2043. Аркычак, торкычак,
Җыеп алсаң, бер кочак.

2044. Утыз ике умыртка, кырык кабырга.

2045. Җитмеш елан җир тешли.

Өй, баш сөяге, тел

2046. Агач сарай,
Агач сарай эчендә сөяк сарай,
Сөяк сарай эчендә җирән ат
Һәрвакыт кыймылдап тора.

Өй, мич, таба, бәлеш

2047. Агач пулат,
Таш пулат,
Тимер пулат,
Камыр пулат,
Тамыр пулат.

Өй, мич, таба, май, коймак

2048. Агач пулат, агач пулат эчендә таш пулат,
Таш пулат эчендә тимер пулат, тимер пулат эчендә түгәрәк күл, түгәрәк күл эчендә сөяксез балык.

2049. Агач өй,
Агач өй эчендә таш өй,
Таш өй эчендә тимер өй,
Тимер өй эчендә күл,
Күл эчендә үрдәкләр йөзеп йөри.

2050. Агач кала,
Агач кала эчендә таш кала,
Таш кала эчендә тимер кала,
Тимер кала эчендә сөяксез бала.

2051. Агач эчендә таш,
Таш эчендә тимер,
Тимер эчендә су,
Су эчендә үрдәк.

Өй базы

2052. Дәү әтидән калган иске казан.

Баздагы чүп-чар

2053. Базда батман тарым бар,
Күтәралсаң, барын да ал.

Баздагы чүп, түшәк, мендәр, себерке, ипи көрәге

2054. Базда — батман,
Түрдә — түртмән,
Сәндерәдә — сәрмән,
Ишек катында — Гаптрахман,
Мич башында — дай срок.

Өй нигезе

2055. Өй әйләнәсе кызыл чүлмәк.

2056. Кунак саен бер түшәк.

2057. Өй артында карават,
Сузылып яткан Салават.

Өй почмагындагы бүрәнә башлары

2058. Кәнди өстендә кәнди.

2059. Купы1 өстендә купы.

Стена бүрәнәсе

2060. Йомрыдыр тыштан,
Эчке ягы ешкан2,
Осталар шулай кушкан.

Стена ярыгы

2061. Ишектән кердем —
Кайнигәчемне күрдем.

Стенадагы ботак эзе

2062. Артыңда атаң күзе.

2063. Өй багалый үгез күз.

2064. Өйгә керер хәлем юк,
Бабай бармак күрсәтә.

Өй стеналары арасындагы мүк

2065. Өй әйләнәсе кыл дилбегә.

2066. Өй буйлатып аркан иштем.

2067. Өй артында сары аркан.

2068. Өй аркылы аркан чорналган.

2069. Өй әйләнәсендә кызыл пута.

2070. Өй әйләнә,
Өйгә ефәк бәйләнә.

2071. Кырык кунак, кырык буй,
Каян ястык җиткерим.

2072. Асты такта, өсте такта
Уртасында багрый пакта3.

Стена мүге һәм морҗа

2073. Өй тирәли кызыл билбау,
Уртасында бер егет.

Өй почмаклары

2074. Тышта санадым — сигез,
Өйдә санадым — дүрт.

Дранча

2075. Дыр-дыр, дырский,
Дыр барабанский,
Ике егет сату итә,
Сатулары сызранский.

Түбә такталары

2076. Өй башында телем-телем икмәк.

2077. Өй башында дранча,
Дранча саен бер акча.

Салам түбәдәге бастырык

2078. Сыерым аранда,
Койрыгы аран башында.

Күзләвек4

2079. Ае бар, шәүләсе юк.

Өрлек һәм идән такталары

2080. Атасы өстендә балалары.

Идән тактасы

2081. Ишектән кергән дә сузылып яткан.

2082. Озын булган — киселгән,
Юан булган — ярылган;
Ни бәлагә тарыган —
Бар да аны тапаган.

Идән ярыгы

2083. Өстәл астында яшь килен көлә.

2084. Әбием үлеп ята, Үзе көлеп ята.

Идән һәм түшәм

2085. Мәрилә илә Хәдичә
Бер-берсенә карыйлар,
Әмма күрешә алмыйлар.

2086. Фатыйма белән Хәдичә
Бер-берсенә караша,
Килалмыйлар янәшә.

2087. Дария белән Мария
Һаман бер-берсен карап торалар.

Идән, тушәм, матча

2088. Асты такта, өсте такта,
Мөрәт бабаң карап ята.

Матча

2089. Әндри өйдә,
Башы тышта.

Түшәм такталары

2090. Алтмыш татар,
Аяк очлаш ятар.

Матча һәм түшәм такталары

2091. Биктимере сузылган,
Гөлрәйханы җәелгән.

2092. Озын агай сузылып ята,
Балалары тезелеп ята.

2093. Аналары буйга яткан,
Балалары кырын яткан.

2094. Алып батыр аркылы яткан,
Балалары үзен баскан.

2095. Бердән — берәү,
Алтмыш егеткә терәү.

2096. Бер мендәрдә алтмыш солдат йоклый.

2097. Алтмыш атка бер йөгән.

Сәндерә

2098. Ишек,
Ишек өстендә бишек.

Сәке

2099. Буй-буй күлмәк кигән,
Аягы җиргә тигән.

2100. Гөл-гөл, гөлбәдә,
Ике аягы бүлмәдә.

Киштә

2101. Ике солдат мең солдатны күтәрә.

Ишек

2102. Киттем дип китә, кире килә.

2103. Ары кит,
Бире кил, килен;
Бусагага бас та,
Җырыңны җырлап тор, килен.

2104. Бер патша мең патшаны баш идергән.

2105. Иртән тордым,
Ачып ордым.

Ишек яңаклары

2106. Ике егет буй үлчәшә.

Ишек яңаклары һәм ишек

2107. Ике килен тик утыра,
Кайнанасы эшләп йөри.

Ишек өсте һәм бусага, ишек яңаклары, ишек

2108. Икәүсе яткан, икәүсе баскан,
Берсе гел йөреп тора.

2109. Бер җирдә бар биш агай:
Икесе ята,
Икесе тора,
Берсе арлы-бирле йөри.

Ишек яңаклары, ишек өсте һәм бусага, ишек, күгән

2110. Икәве аягүрә,
Икәве ятып тора,
Бишенчесе йөри,
Алтынчысы йөртә,
Җиденчесе5 җыр әйтә.

Ишек ачып ябу

2111. Элек — тарт!
Аннан — шарт!

Ишек һәм йозак

2112. Аю сыртына алма ябышкан.

Ишек күгәне

2113. Ишек ача,
Ишек артына кача.

2114. Ишек артында уратма,
Аны эзләрсең бер атна.

Бусага

2115. Кечкенә генә таем бар,—
Кергән-чыккан атлана.

2116. Ишектән керешли тайга атланып керәм.

2117. Халык узып бара,
Төлке ятып кала.

2118. Өйдә дә юк, тышта да юк.

Ишек тоткасы

2119. Көненә мең кеше белән күрешә.

2120. Бер тотарны мең тотар.

2121. Өй алдында кайнигәчем бар,—
Килгән-киткән кул бирә.

Ишек бавы

2122. Кергән белән керә,
Чыккан белән чыга.

2123. Бер сыер койрыгына мең кеше ябышкан.

2124. Бер кәҗә колагын мең кеше сөйри.

2125. Бер әкәйнең толымына йөз кеше ябыша.

2126. Ачтым, яптым,
Бер әбине кендегеннән тарттым.

Ишек элгече

2127. Караңгы өйдә карт агай
Кармак салып утыра.

2128. Иртән киткән кара тәкә, кич кайтып, токынлык6 эзли.

Йозак

2129. Кечкенә генә эт,—
Өрми дә, җибәрми дә.

2130. Өрми дә, нитми дә,
Ишектән кертми дә.

2131. Ишек төбендә кара эт ята,—
өрми, тешләми, өйгә җибәрми.

2132. Өрми, тешләми,
Беркемне дә көчләми,
Үзе кешене җибәрми.

2133. Бу дөньяда бер эт бар,—
Өй карыйдыр, өрмидер,
Аягы юк, йөрмидер,
Тамагын тыксаң, сөйлидер,
Адәм телен белмидер,
Шул эттән сораусыз
Өйгә адәм кермидер.

2134. Эт түгел — өрми,
Кеше түгел — йөрми,
Өйгә кеше кертми.

2135. Йорт каравылы — бөкере карчык.

2136. Бәләкәй генә бер әби,
Тотмый да, җибәрми дә.

2137. Аяксыз-кулсыз — өй саклый.

2138. Тимер чыпчык өй саклый.

2139. Кечкенә чыпчыгым
Бөтен йортны саклыйдыр.

2140. Бәләкәй генә чыпчык
Келәт саклап утыра.

2141. Бәләкәй генә, бит кенә,
Кара кисәк ит кенә.

2142. Ишеккә килә, керә белми.

Йозакны бикләү-ачу

2143. Чәлт-чәлт, чили-мили,
Ни туды, ни-суды,
Табалмасаң, не суди.

2144. Келт-келт итә,
Өенә кереп китә.

Тәрәзә

2145. Җире пыяла, межасы агач,
Алтын яңак, җиз тупса.

2146. Аркылы да торкылы
Безнең бабай ындыры.

2147. Ак бабайның ындыр арты
Аркылы да торкылы.

2148. Әндәр картның ындыры
Дүрткә-бишкә бүленгән.

2149. Айкыры, өлкыры, Басма салдым тар суга.

2150. Бер көзгедә ун өзге7.

2151. Ишектән кергәнгә
Әбием көлеп утыра.

2152. Барып кердем берәүләргә,—
Авызын ерып утыра.

2153. Үрле-кырлы үрәчә,
Үтә күргән күрәзә.

2154. Җил үтми, күз үтә.

2155. Өй түрендә бүре күзе.

2156. Җәй булса, ябылмый,
Кыш булса, ачылмый.

Карындык тәрәзә

2157. Өйгә дә кермәгән,
Тышка да чыкмаган,—
Ике битен яры каплаган.

2158. Өй тирәсендә ал яулык.

Ачылмалы тәрәзә

2159. Ары шап, бире шап,
Уртасында сөңге сап.

2160. Тап итте — таба ярылды,
Шап итте — шәм сүнде.

Тәрәзәләр

2161. Ике туган караша,
Килә алмыйча янәшә.

2162. Өй түрендә дүрт табак,
Дүртесе дә күк табак.

2163. Алты бәбәк акайган,
Сакал чыкмый картайган.

Тәрәзә һәм ишек яңаклары

2164. Түрдә дүртәү утыра — түрәмен дип,
Ишек төбендә икәү утыра — үләмен дип.

Тәрәзә пәрдәсе

2165. Өй тирәли ак тавык.

Тәрәзә капкачы

2166. Өй артында ак тана,
Мөгезем бар дип мактана.

2167. Өй артында дүрт бүре,
Дүртесе дә күк бүре;
Күтәрелде, бәрелде,
Шатыр-чатыр ярылды.

2168. Ызба тирәли кулъяулыгы.

2169. Так итте — маңгае ярылды,
Шак итте — кояшка күзе ачылды.

Тәрәзә һәм аның кучкары

2170. Өй артында кашка тәкә,
Куш мөгезле кучкар тәкә.


1. Купы — бадьян, агач савыт.

2. Ешу — ышкылау.

3. Багрый пакта — бакыр төсендәге мамык.

4. Күзләвек — өй кыегы астындагы ай формасындагы уентык.

5. «Җиденчесе» дип әйтү төгәл түгел, чөнки йөртүче дә, «җыр әйтүче», ягъни шыгырдаучы да — күгән. Матбугатта чыккан текст булганга, үзгәрешсез алынды.

6. Токый — абзар яки киртәләп алынган урын.

7. Өзге — өзгәләү (бүлгәләү) сүзеннән. Мәгънәсе белән «өлге» дигәнгә туры килә.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 3824 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz