Четверг, 25.04.2024, 01:54:43   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2012 » Январь » 21 » Төрле темага караган табышмаклар
Төрле темага караган табышмаклар
22:58:23

Магнит

3815. Җаны юк, каны юк,
Үзе тимерне тарта.

Электр агымы, ток

3816. Абыйсы булмаса — апасы да юк,
Апасы булмаса — абыйсы да юк,
Икесе бергә — була яшен, ут.

3817. Нечкә-нечкә баулардан
Бик күп атлар чабыша.

3818. Атасы аягын киенгәнче,
Улы Мәскәүгә барып җитә.

Электр белән эретеп ябыштыру

3819. Кайчысыз киселә,
Җепсез тегелә.

Корыч кою

3820. Адәм шул хәтлегә җитә:
Ташны ут итә,
Утны су итә,
Ул суны тагын таш итә,
Итә дә, өстенә утырып китә.

Атом энергиясе

3821. Күрер күзгә күренми,
Капшыйм дисәң, беленми;
Тузан хәтле үзе юк;
Гайрәтенең чиге юк,
Куәтенең тиңе юк.

Тимерче эше

3822. Күр күрелди,
Көзән сызгыра,
Арык төя билен бора,
Адырган елан авызын ача.

Тимерче, сәүдәгәр, кәрванчы,
юлаучы, сунарчы, балыкчы

3823. Тимер-корыч булатны
Камыр иткән бар микән?
Озын, озын, озын юл,
Очына чыккан бар микән?
Арка авылның утыннан1
Ат утлаткан бар микән?
Тибенгесен тирләтеп
Төнлә юрткан бар микән?
Кунан куйның2 койрыгын
Ялгыз җигән бар микән?
Идел белән Җаекның3
Билен буган бар микән?

Завод гудогы

3824. Аю бабай акыра,
Дус-ишләрен чакыра.

Фотоаппарат

3825. Озын-озын өч аяк,
Өч аягы бер таяк;
Гармун күреге күк үзе,
Маңгаенда бер күзе.

3826. Кечкенә генә үзе,
Маңгаенда күзе,
Күрсә, онытмый үзе.

Фоторәсем

3827. Кешесе бар, җаны юк.

3828. Үзе миңа карап тора,
Үзе мине күрми.

Курчак

3829. Минем белән уйныйлар,
Кулларыннан куймыйлар,
Иркәлиләр, сөяләр,
Йокла, иркәм, дияләр.
Үсә төшкәч, балалар
Мине онытып калалар.

3830. Күзе — мөес4,
Колагы — киес5.

Бөтерчек

3831. Түм-түгәрәк, кып-кызыл,
Әйләнәдер зыр да зыр.

Уенчык туп

3832. Тигез җирдән киталмый,
Үргә таба меналмый,
Түбән таба тукталмый.

3833. Йөгерә белми, сикерә белә.

3834. Җәй буе сикерә,
Кыш буе тик тора.

3835. Үзе кеп-кечкенә,
Үзе миннән биек сикерә.

3836. Миннән бик күп тәбәнәк,
Үзе йөри тәгәрәп.

3837. Күтәреп җиргә бәрдем,
Күктән тотып алдым.


1. Ут — үлән.

2. Кунан куй — ике яшьлек куй (сарык).

3. Җаек — Урал елгасының татарча исеме.

4. Мөес — мөгез.

5. Киес — киез.

Категория: Татар халык табышмаклары | Просмотров: 5291 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz