Пятница, 19.04.2024, 14:12:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Белем һәм тәрбия бирүдә Р. Фәхреддин мирасы

Башкарды: Авзалова Дания Миңнулла кызы, Азнакай районы Илбәк авылы урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә
булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.

Р. Фәхреддин

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.

Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү. Бүген күпме галим-педагог озак еллар дәвамында халыктан яшеренеп килгән рухи, әхлакый байлыкларны кире кайтару юлларын эзли.

Татар халкы тарихында тирән эз калдырган галимнәребез Г. Исхакый, Р. Фәхреддин әсәрләренә соңгы елларда зур игътибар итәбез. Милләтебез язмышы кыл өстендә калган бер чорда Р. Фәхреддин халкыбызның үткәнен, аның гүзәл сыйфатларын фәнни нигездә салып, киң массаларда милли горурлык хисләрен уята алган икән, аңа булган игътибар яңа гасырда да үзен аклар.

Кеше кайчан матур була.
Кеше матур шулвакыт –
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда, – ди шагыйрь Ренат Харис. Бу шигырь юллары нәкъ мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддингә атап язылган кебек. Бөтен күренекле замандашларын да диярлек очлы сатира каләменә “элгән” җор сүзле, әче телле шагыйрь Шәехзадә Бабич та аңа карата чәнечкеле сүзләр әйтергә базмый, киресенчә, олуглыгына мәдхия җырлый.

Риза хәзрәт, сиңа әйтәм,
Син мөхтәрәм, дип әйтәм.
Бер җиреңне тешләр идем,
Ил ышанмас, дип әйтәм.

Бүгенге көндә Р. Фәхреддиннең мирасын барлау-белем, тәрбия өлкәсендә алыштыргысыз ярдәмчебез. Мәшһүр галимнең мирасын барлау, өйрәнү максатында безнең галимнәребез даими эзләнү эшләре алып баралар. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, борынгы хезмәтләр белгече Әнвәр Хәйри галимебез Риза Фәхреддиннең фәнни мирасын халкыбызга кире кайтару өстендә нәтиҗәле эшли. Аның тарафыннан олуг галимебезнең 17 ләп китабы бүгенге телгә кайтарылып, тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрде. Мөхтәрәм Әнвәр ага, чын күңелдән рәхмәт сезгә! Ул Риза Фәхреддин турында болай ди: ”Р. Фәхреддин дингә – кешелек җәмгыяте килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм тәртип, тәрбия һәм әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерләрнең бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәпче итеп карый. Бу – аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора”.

Ходайга шөкер, олуг мәгърифәтче халыкка кире кайтты, аның әсәрләренә соңгы елларда игътибар итә башладык. Аның иҗатына багышланган республика фәнни-гамәли конференцияләр, педагогик укулар оештырыла. Быел Р. Фәхреддиннең 147 ел тулу уңаеннан уздырылган педагогик укуның талантларга бай Азнакай төбәгендә узуы юкка түгел. Чөнки олуг затыбыз Илбәк авылында 2 ел имам булып тора, аның казый булып танылуы да шушы чорда башлана. Бу районыбыз өчен зур горурлык.

1889 нчы елда Р. Фәхреддинне хәзерге Азнакай районына кергән Илбәк авылына икенче мәхаллә итеп билгелиләр. Башта ул үзе барып урнаша, аннары гаиләсен үз янына алдыра. Үз өендә ир һәм кыз балалар укыта. Мәдрәсә салынгач, биредә хәлфәлек эшен һәм мәхаллә мулласы эшен дә бердәй башкара. Монда аның икенче улы – Габделәхәд дөньяга килә. Авыл халкы аны хөрмәт итә, аның турында тирә-як авылларда да уңай фикерләр чагылыш таба. Барысы да аның белән якын мөнәсәбәттә булырга тырышып, авыл халкы киңәш сорап та мөрәҗәгать итә. Бу табигый да, чөнки Риза кебек төпле гыйлем үзләштергән кешеләр ул вакытта бик сирәк була.

Аның истәлекләр китабында шундый юллар бар: ”1889 нчы елның 21 нче май, якшәмбе көнне, остазлар вә иптәшләр һәм үземнең укучы шәкертләремнән, кыскасы, бөтен мәдрәсә дөньясыннан аерылып, Кичүчат авылына кайтып, 14 нче июнь, чәршәмбе көн, гаиләм илә, имам булачак авылга (Илбәккә) күченеп киттек. Миңлебай авылында җизнәбез вә абыстаебыз илә күрешеп, икенче көндә Илбәккә ирешеп, Мөхәммәтсәлим бине Әюб исемле затның мәчет каршысында булган йортына төштек, 23 нче октябрьдә, дүшәмбе көн, үз йортыбызга күчтек. Бер мәктәп тә җитештереп, 12 нче декабрьдә, сишәмбе көн, сабак башладым.

Уфа шәһәренә билгеләгәндә, 1891 нче ел 7 нче февраль, пәнҗешәмбе көн, Илбәк авылы бе белән хушлашып чыгып киттек. Илбәктә торуыбыз 21 айдан артыграк, яки 627 көн булды”. Ризаэддиннең “Риза казый” булып дөньяга танылуы шушы көннәрдән башланып китә дә инде.

“Илбәктә язылган бер китабы (“Интизар”) цензура тарафыннан басарга рөхсәт бирелми калган. Әткәйләр Илбәк авылына барып тора башлаганда, анда бернинди мәдрәсә булмаган. Иң беренче эш итеп ул үзенә-гаиләсенә торак йорты белән бергә мәдрәсә салдыра башлаган. Шулай ук киләчәктә кыз балаларны укытырга тиешле табып, аларга уку урыны хәстәрләтә”, – дип яза Әсма Шәрәф.

Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Р. Фәхреддин: яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә. Ул җаны-тәне белән чын күңелдән шуларны аңлатырга тырышып яши. Мәгърифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау, үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу хас. Галимнең язган барлык хезмәтләрен бергә җыйсаң, саллы бер энциклопедия тәшкил итәр иде.

Киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә. Бүгенге мәктәп-гимназияләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп вазифалары да шул.

Мин Азнакай районы Илбәк авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Максатым: халык педагогикасы нигезендә укучыларга милли үзаңлы һәм бар яктан камил шәхес формалаштыру.

Мәктәпсез авыл – киләчәксез авыл. Бүгенге көндә без Риза Фәхреддингә баш иябез. Чөнки авылда мәдрәсә ачылгач, авыл үскән, зурайган. Буыннан-буынга килгән мәдрәсә, безнең көннәрдә, мәһабәт бинага әверелгән. Мәктәбебезнең икенче катының түрен Р. Фәхреддин төшерелгән сурәт бизәп тора. Мин мәктәбебезгә Р. Фәхреддин исемен бирер идем. Мәктәп музеенда һәм татар теле кабинетында Риза Фәхреддин иҗатына багышланган почмак бар. Аның турында хатлар, журналлар, истәлекләр тупладык. Стенада “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән Р. Фәхреддиннең тирән эчтәлекле сүзләре язылган. Р. Фәхреддин мирасын барлау, өйрәнү максатында үзем даими эзләнү эшләре алып барам, педагогик укуларда катнашам. ”Һәрбер кеше кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, хезмәт күрсәтергә тиеш”, – дип яза галим. Безнең мәктәп укучылары фән олимпиадаларында, район һәм республика үткәргән иҗади бәйгеләрдә актив катнашалар һәм зур уңышларга ирешәләр.

Без, татар теле укытучылары, бүген аның хезмәтләрен дәресләрдә киң файдаланабыз. Күренекле галим һәм язучы Р. Фәхреддиннең әдәби – гыйльми эшчәнлеге 19 йөзнең азагы 20 нче гасырның башына туры килә. Татар мәктәпләрндә ул чор әдәбияты 9 нчы сыйныфта өйрәнелә. Программада күп сәгать бүленмәсә дә, сыйныфтан тыш уку, өстәмә дәресләр хисабына Р. Фәхреддиннең иҗатын укучыларга тирәнрәк өйрәтергә тырышабыз. Р. Фәхреддиннең дөньяга карашындагы үзенчәлекләрне ачыклаганда безгә “Мирас”, “Казан утлары”. “Мәгариф” журналлары, “Татар әдәбияты тарихы” китабы, галимнең кызы Әсма Шәрәф истәлекләре ярдәмгә килә.

Р. Фәхреддин үзенең әсәрләрендә милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. ”Сәлимә, яки гыйффәт”, Әсма, яки гамәл вә җәза” повестьлары моңа мисал булып тора. Яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алганнар, тормыш пычракларыннан кер дә кундырмыйча саф килеш калып, бәхеткә ирешә. Р. Фәхреддин фикере шундый. Аның тәрбиягә кагылышлы “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана” кебек җыентыклары – мөгаллимнәр өчен чын табыш. Мәсәлән: 9 нчы сыйныфта Р. Фәхреддиннең “Әсма яки гамәл вә җәза” романы, 11 нче сыйныфта Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясен өйрәнгәндә “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Шәкертлек әдәбе”, “Нәсыйхәт” кебек хезмәтләрен кулланырга мөмкин.

“Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!”

А. Яхин дәреслекләре белән эшләүчеләргә “Ата-ана ризалыгы”, “Ана хакы”, Ана каргышы” кебек темаларны үткәндә галимнең әдәп-әхлак кебек гомумкешелек сыйфатларына багышланган хезмәтләреннән файдалану бик урынлы.

Татар теле дәресләрендә исә, Риза Фәхреддин хезмәтләрен 9 нчы сыйныфта “Стилистика һәм сөйләм культурасы”, 10 нчы сыйныфта “Телнең иҗтимагый әһәмияте”, “Татар этнонимы” бүлекләрен үткәндә кулланып була. Әлеге дәресләрдә укытучыга ярдәмгә И.Б. Бәшированың “Р. Фәхреддинов һәм татар әдәби теле”, М. Зәкиевнең ”Р. Фәхреддин һәм халкыбызның килеп чыгышы мәсьәләләре” дигән мәкаләләрен кулланып була.

Р. Фәхреддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпъяклы эшчәнлек хас. Гаделлек принципларына корылган җәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны Риза халыкны тәрбияләудә күрә. Ул иң әүвәл укытучы-тәрбияче булуы белән данлыклы, чөнки ул хезмәтен укытучы буларак башлый һәм тәрбия өлкәсендә яңалыклар, шул исәптән яшүсмерләргә дөньяви фәннәр укытуны кертеп, үзен алдынгы педагог буларак таныта.

Бүген мәктәпләргә Р. Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләр җитми. Ни өчен? Беренчедән, тәрбия эшендә акыл һәм гыйлемнең иң кыйммәтлесе – халыкта, аның күпъеллык тәҗрибәсендә. Икенчедән, милләтне саклап калыйк дисәк, балаларыбызга милли тәрбия бирергә кирәклеге бәхәссез. Укучыларга милли тәрбия бирү – тирән белем һәм күнекмәләргә ия булган, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Безнең буынның өмете – киләчәк яшьләребез. Максат – татар яшьләренең тотрыклы, иманлы булуы. Әгәр алар үз милләтен санга сукмый, ата-бабаларыбызның телен, кыйблаларын оныта икән – моңа без дә гаепле. Димәк, без кирәкле дәрәҗәдә эшләмибез. Әгәр татар теленә, дингә ихтыяҗ булмаса, без күпме генә “сайрасак” та, нинди генә законнар кабул итсәк тә, алар үтәлмәскә мөмкин. Бер-беребезгә әдәпле, ихтирамлы, шәфкатьле булыйк. Шул вакытта гына үззебезгә әдәпле, милли үзаңлы, яхшы алмашчылар әзерли алабыз.

Без камил затыбыз – Риза Фәхреддиннең дин һәм тәрбия дәресләрен буыннан-буынга дәвам иттерергә тиешбез. Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде!

“Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын иде”, – дип бөек мәгърифәтчебез ялгышмагандыр дигән теләктә калам.

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (29.04.2006) | Автор: Авзалова Дания Миннуловна
Просмотров: 8530 | Рейтинг: 3.2/4 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz