Пятница, 29.03.2024, 02:13:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Казанга – 1000 ел

Башкарды: Авзалова Гөлнар Мөҗәһит кызы, 11 класс укучысы, 2004 ел.

Фәнни җитәкче: Авзалова Дания Миңнулла кызы, Азнакай районы Илбәк авылы урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем –Татарстан.
Гөлшат Зәйнашева.

Нәрсә ул Туган ил? Ул – синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул – синең туган, яшәгән йортың, урманың, шәһәрең, авылың. Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез – Татарстан Республикасы.

Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар.

Яшел киңлекләр, кыр, урманнар һәм күлләр илендә – Европаның зур Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә – инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек һәм шөһрәтле тарихы булган шәһәр урнашкан. Бу – Казан, Идел буендагы иң эре сәнгать һәм мәдәният үзәкләренең берсе, дөньяның иң төньягында яшәүче мөселман халкы башкаласы.

Нурлы, дәртле, моңлы Казаныбызның юбилее якынлаша. Галимнәрнең күпъеллык эзләнүләре шәһәребез төзелә башлауга кимендә 1000 ел булуын ачыклады.

Татар халык мәкале: "Иле барнаң теле бар", – ди. Телебез, мәдәниятебез гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган ягыбызның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк.

Г. Тукайның "Пар ат" шигырендә ерак бабаларыбызга, туган халкыбызның тарихына, мәгърифәтенә мөнәсәбәте чагыла.

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда нур... – ди.

Казан шәһәренә  – 1000 ел. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗәни, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр.

Казансу шәһәребезнең нәп-нәкъ уртасыннан ага! Каршы якта – Кремль диварлары, Сөембикә манарасы, мәчет урынына салынган чиркәү... Һәрберсе тарихи вакыйгаларга алып чыга. Бу корылмалар Казан ханлыгы чорыннан калган, аннан соң бераз үзгәртелгән.

Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында – Сөембикә манарасы. Ул – безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты.

1552 нче ел, 2 нче октябрь...

Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу ел исәбенә карашлар тукталган саен, күз алдына йорәкләргә төзәлмәс яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса. Казан кешеләрен кырып бетерү – урыс тарихында иң зур вәхшилек, аның иң гыйбрәтле сәхифәләренең берсе. Шушы йөрәк тетерәндергеч 1552 нче елдан бирле, халык көткән көн килде изге сәгать сукты!

Сөембикәне әсир итеп алып кителүе Г. Моратның "Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе" шигырендә ачык чагыла.

Хуш, бәхетле халкым,
Мин калдырам сине.
Алларыңда торам мең афәтле килеш,
Йөзең канлы килеш, җәрәһәтле килеш!

Алтын көймәгә утыртып, ефәк киемнәргә төреп, Иделебез аркылы Сөембикәне чит җирләргә мәҗбүри озаткан чакта йөрәкләре сыкрап калган әби-бабаларыбызның киләчәккә булган якты өметләре бүген тормышка ашты.

Элекке заманнарда үзгәрешләр хәзерге кебек тиз бармаган. Бәлки, Казанның хәтта зур шәһәргә әверелүенә дә мең ел түгелдер. Мин киләчәктә башка милләт галимнәре дә чын дөреслекне таныр, аның яшен тагын да зуррак күрсәтер дип өметләнәм.

Казанның меңъеллыгына Кремль эчендә бик гүзәл бер мәчет калыкты. Аны Колшәриф мәчете дип йөртәләр. Казан ханлыгында шундый исемле бер галим, рухани яшәгән. Ул барлык руханиларга да баш булган, сәет дәрәҗәсен дә йөрткән. Аның бай китапханәсе, ул хезмәт иткән мәчет Казанны алу вакытында җимерелеп беткән. Патшасы да, сәүдәгәре дә, илчесе дә Колшәриф белән киләшкән. Сөембикә-ханбикәнең дә иң якын кешесе саналган ул. Флүс Латыйфиның "Хыянәт" романында Казан Кремле янында сугыш вакыйгалары сурәтләнә. Автор Кол Шәрифне тулы канлы каһарман буларак күз алдына бастыра алган. Романда Кол Шәриф шактый тулы эшләнгән образ. Ватанны саклар өчен, кулына корал алган рухани алдында без бүген дә баш иябез.

Кремль диварлары, тирә-ягы гел төзекләндереп тора. Соңгы елларда аның әйләнәсендәге болынлыклар элеккерәк вакытына охшатып киңәйтелде Колшәриф мәчетенең күренеше ачылды. Янәшәдәге цирк бинасы да үзенчәлекле кыяфәт алды.

1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды.

Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка ия. Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декаберендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы остендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте.

1967 нче елларда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган иде. Күптән түгел калган ун батыр исеме дә һәйкәл эргәсендәге таш диварда урын алды.

"Син үлдең! Шулай да булсын! Ләкин кою, көчле рухларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!" – дип язган бөек рус язучысы М. Горький. Әйтерсең лә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әйтелгән бу сүзләр. Чыннан да, Муса Җәлил, халкыбыз батырлыгы символы булып, безнең күңелләрдә яши. Халкы өчен үлемннән дә курукмаган, каһарманнар җанлы үрнәк безгә!

Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай. Әмма җиребезнең байлыгы күп еллар буенча вәхшиләрчә таланды, һавабыз пычыранды. Киләчәктә без үз җиребезнең хуҗалары булырга, мондый кыргыйлыкка юл куймаска тиеш.

Нефть табылгач, язучыларыбыз бу яңалыкны, әлбәттә, читләтеп үтә алмадылар. Бу өлкәдә И. Гази "Гади кешеләр", Ш. Бикчурин "Каты токым", Г. Ахунов "Хәзинә" әсәрләре белән танылды.

Безнең Татарларыбызның табигате дә бик матур һәм шифалы бит! Яз дисәң – чын язы, җәй дисәң – чын җәе, көз дисәң – чын көзе, кыш дисәң – чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә – кышны. Халыкыбызның сөекле шагыйре әйтмешли, һавабыз шундый:

Анда бик салкын вә би эссе түгел, урта һава.
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Республикабызның территориясе зур түгел. Мәйданы алтмыш сигез мең квадрат километр.

Иң зур байлыгы, олы горурлыгы – Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире – татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күделле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мардва, удмурд һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әиткәндә,"тел лөгать, гадәт вә ахлак алмашып " яшәгәннәр.

Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу – Сабан туе бәйрәме. Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына "Сабан туе – хезмәт туе", дип җырламыйлар. Бу көнне бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Башкалабыз Казанда бу бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелә.

Халкыбызның зур байлыгы – мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятыбызне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзерге көндә иң изге бурыч – үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау.

Минем туган ягым Азнакай районы Илбәк авылы да Татарстан Республикасының ямле бер почмагы булып тора. Минем Казан шәһәренә кунакка, экскурсияләргә барганым бар. Ул миңа киң урамнары, ял парклары, театрлары, музейлары, һәйкәлләре белән ошый. Казанның һәр җирендә тормыш кайный.

Казанның бүгенгесе дә аның меңеллык тарихына керә. Су буенда калыккан зур йортлар, Милли мәдәни үзәк, Ирек һәйкәле хакында да бервакыт әллә кайчан төзелгән биналар кебек сөйләрләр.

Мин, әллә ничә гасырлар узгач та, татар милләтенең бетмәвен, Казанда татарча җырлар яңгыравын, татар театрларының эшләвен телим. Дәртле, Нурлы башкалабыз – Казанның үзем теләгән югары уку йортына белем алып үз максатыма ирешсәм, халкыма, телемә тугрылыклы хезмәт итә алсам – бу минем өчен зур бәхет булыр иде!

Казан! Мең ел сиңа!
Тагын, картаймыйча,
Миллион еллар узсын.
Бер-бер алсу таңда
Башка исемле кыз
Сиңа кулын сузсын.
Бу бит – минем туган,
Торган, үскән җирем.
Татар иле! – дисен.

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (15.06.2006) | Автор: Авзалова Гульнар Музагитовна
Просмотров: 7638 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 3.9/10 |

Всего комментариев: 3
3 пСыХ  
0
круто)азнакай:D

2 MeLom@N  
0
а про Азнакаево есть?

1 Альбина  
0
angry

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz