Воскресенье, 28.04.2024, 20:09:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк

Башкарды: Авзалова Дания Миңнулла кызы, Азнакай районы Илбәк авылы урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. Моңа кадәр безнең җәмгыять кеше тәрбияләнүне мораль кодекска, пионер, комсомол, партия оешмаларының уставлары, дәүләт органнарының боерыкларына таянып алып барды. Тәрбия өлкәсендә баланы тыю, кисәтү, гаебен күрсәтү алымнары өстенлек алды. "Алай эшләмә", "тегеләй итмә" кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап торды. Ә ни өчен алай ярамаганны аңлата алдыкмы икән? Әхлаклылык күрсәткече булган гомумкешелек сыйфатларының (тугрылык, намус, шәфкатьлелек, өмет, ышаныч, сүздә тору, җаваплылык һ.б.) асылын-мәгънәсен ачуга бирә алмадык. Чөнки укытучы кулында андый ысул юк иде. Гаилә дә тәрбияне күбрәк мәктәп өстенә йөкләргә тырышты. Иҗади үсеш технологиясенең атасы, психология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Зәки улы Рәхимов әйткәнчә, хәзерге укытучы алдында торган беренчел бурыч – укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

"Шәкертнең рухында аң уяту, әхлак тәрбиясе бирү, шуңа тырышу иң беренчел шартлардан. Укыган, ятлаган нәрсә тиз онытыла, онытылмаса да телдә генә йөререгә мөмкин. Бу бик аз. Төп максат: шул нәрсәләр рухыбызның үз хәзинәсе булып китсен. Рухыбызда шул хакта мәсьәләләр тусын. Гакылыбыз, шөбхәләр, ялгышулар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле булган иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр" (Г. Ибраһимов).

Борынгы фәлсәфәчеләр: "Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче тапкыр рухи яктан", – дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы, дәвамлы процесс. Бүгенге әдәбият дәресләренең бурычы – иҗади алымнар аша бала күңеленә үтеп кереп, аңарда нәфислек, күркәм сыйфатлар тәрбияләүгә гыйбарәт алышудан гыйбарәт. Бу дәресләр шулай ук укучыларны уйландырырга, моңландырырга тиеш. Кешеләрдә әхлак кагыйдәләренең формалашуы билгеле бер яшьтә генә алып барыла Ә.З. Рәхимов тикшерүенчә, кызларда әхлак 8 яшькә, малайларда 12 яшькә тәмам формалашып өлгерә.

Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Бу хакта даһи Тукаебыз да еш искәртә. Аның "тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буынныр, эш белү уңайсыз ул!" дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә-янындагы мохит тәэсирендә формалаша. Моны табигать мизгелләре белән чагыштырырга мөмкин: билгеле бер вакытта гына кояш чыга, көн туа, яз килә һ.б. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин.

Ә аннан соң кеше (8, 12 яшьтән соң) үзен-үзе тәрбияләргә күчә. Үзенең тискәре гадәтләрен җиңә алган кеше генә бөек җәмгыятькә лаеклы шәхес була ала. Ә инде татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы – милли рухтагы әхлаклы балалар тәрбияләү булырга тиеш.

Безнең Илбәк мәктәбендә төрле төбәктән җыелган балалар, татарчаны "гел белмәгән"е өстәлеп тора. Ул балалар өйдә дә, урамда да рус телендә сөйләшәләр, русча фикерлиләр, аларга фикерләрен саф ана телендә әйтеп бирү бик кыен. Шуңа күрә аларны олимпиадаларга, смотр-конкурсларга әзерләү балалардан да зур тырышлык сорый. Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Мондый шартларда әдәби әсәрләрнең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур.

Минем методик темам – балаларда милли рухлы әхлак тәрбиясе. Балаларга әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирү зарур. Татар халкының табигать күренешләре, ел фасыллары, бөҗәк, кош, җәнлекләр турында әхлакый эчтәлекле күпме табышмак, әйтем, сынамыш, бәйрәм-йолалары бар. Мәсәлән:

"Җәен – соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак".

Укучыларда экологик белем һәм тәрбия бирүдә мәкаль-әйтемнәрне еш файдаланырга мөмкин.

"Кул пычранса, су белән юарсың,
Су пычранса, ни белән юарсың".

Халкыбыз су турында нинди зирәк фикер әйткән.

Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары күп. Мәсәлән, кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәре, Сөмбелә, Карга боткасы һ.б. Без бу бәйрәмнәрне табигатьтә, урманда уздырырга тырышабыз. Мондый бәйрәмнәр белән танышу ерак бабаларыбызның табигать белән бер бөтен булып яшәгәнәрен күзалларга ярдәм итә.

Әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуында искәртергә кирәк иде.

Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән. Шуңа күрә балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче.

"Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем".
(Г. Тукай. "Туган авыл")

"Су анасы", "Шүрәле" әсәрләрендә баланы гаҗәеп табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылу хисе уята. Бу әсәрләр аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына, батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.

М. Кәрим "Озын, озак балачак", Г. Сабитов "Ярсулы яз", Г. Бәширов "Туган ягым – яшел бишек", Әхсән Баянов "Сәяхәтнәмә" h. б. әсәрләрдә кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, табигатьне саклау мәсьәләләре үткен итеп куела. Мондый дәресләрне саф hавада уздыру укучыларга бик ошый. Табигать белән аралашканда баланың сәламәтлеге саклана, табигатьтәге төрле төсләрне күрә, табигать авазларын ишетә.

"Кешенең борынгыдан килгән гуманлы карашларына, гореф-гадәтләренә, еллар буена сыналып килгән тормыш тәжрибәсенә хилаф килердәй, аны рухи, әхлакый яктан рәнжетердәй башабаштаклык ахыр чиктә табигатькә дә зарар булып төшә" дип язган халык язучысы Г. Бәширов. Димәк, яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне кешедә гасырлар буе тупланган, аңа хезмәт аша сеңгән гомумкешелек әхлак сыйфатларын, тирә-юньгә кешенең элеккеге мөнәсәбәтен эзләү белән тыгыз бәйләргә кирәк.

Татар теле дәресендә дә экологик белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, ел фасыллары, үсемлек, жәнлекләр, табигатьне саклауга багышланган диктант, изложение, иншалар яздыру балаларда табигатькә, кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык тәрбияләү.

Халкыбызда "Эш сөйгәнне ил сөя", "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", "Эше барның, ашы бар" дигән һәм башка шундый мәкаль, әйтемнәр бар. Хезмәт – тормыш шатлыгы, бәхет, хөрмәт чыганагы. Без моны: Г. Тукайнын "Япон хикәясе", "Кызыклы шәкерт", "Эшкә өндәү" әсәрләрендә күрәбез.

"Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңда бик тыныч һәм бик җиңел".
("Эшкә өндәү")

Ул шулай ук җәмгыять тормышында бара торган тискәре күренешләрне, жинаятьчелекнең башы бала характерына кунган иренү, ялкаулык икәнлеген шигъри юлларында күрсәтте. Бәхетсезлек, оят, хурлык, тубәнлекләрнең чишмә башы ялкаулыкта, иренгәнлектә, ә зур бәхетләрнең башында тырышлык, эшчәнлек ятканлыгын шигъри юллары белән бала акылына салды.

"Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәнлектән килә".
(Г. Тукай. "Эшкә өндәү")

Зур сыйныфларда Г. Исхакыйның "Сөннәтче бабай", Г. Ахуновның "Хәзинә", Т. Миңнулинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрләрендә хезмәт темасы зур чагылыш таба. Класстан тыш чараларда "Су анасы", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бәхетле бала", Т. Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрләрен балалар сәхнәләштерәләр. Ә театр – укучыларны тагын да яктылыкка илтә.

Матур гадәтләр, әдәплелек, шәфкатьлелек Г. Тукайның "Бәхетле бала" шигырендә чагылыш таба. Әхлаксызлык, мәрхәмәтсезлек шәхесне бизәми, хурлыкка алып бара.

"Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без,
Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без.
Тик хәзер йөз сумны урлап килүче угры кеби,
Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без".
(Г. Тукай. "Әхлаксызлык")

"Ә шулаймы? Акча бар да дус шул, бар да яр.
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр".
(Г. Тукай. "Теләнче")

Хәзерге җәмгыять байлар, урта хәллеләр, ярлыларга бүленде. Патриотик тәрбиягә игътибар да бик нык кимеде. Бу тема элек яктыртылып килсә, хәзер матбугат битләреннән дә төшеп калды. Патриотизм – ул кешеләрне рухи һәм әхлакый сыйфаты: туган йортыңа, җиреңә, телеңә, мәдәниятеңә мәхәббәт, илеңнең героик үткәне һәм хәзергесе белән горурлану. Укучыларда патриотик аң формалаштыру үзеңнән үзе генә түгел, эзлекле алып барылырга тиеш. Ул өйдә башланып, балалар бакчасы, мәктәп һәм кешенең гомере буе ныгытыла.

Патриотизмның иң югары ноктасы – герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. Укытучының бурычы – герой-шагыйрьнең тормыш юлы үрнәгендә патриотизм хисләре тәрбияләү. М. Җәлилнең әхлак темасын яктырткан шигырьләрен өйрәнү мәслихәт, чөнки патриотизм – әхлак тәрбиясенең алыштыргысыз бер өлеше. "Карак песи", "Ишек төбендә", "Сәгать" шигырьләрендә җәмәгатьчелек урыннарда үзләрен ничек тотарга белми торган балаларга сабак бирелә. Кайбер балаларга урлашу, алдашу, соңга калу кебек кире сыйфатлар хас. Шигырьдә китерелгән тискәре күренешләр мисалында әхлак нормаларына сыймый торган хаталар кисәтелә.

Әхлак тәрбиясе темасына язылган шигырьләрне класстан тыш тәрбия чаралары үткәргәндә дә файдаланам. "Ана бәйрәме", "Кызыл ромашка" һ. б. әсәрләрен сәхнәләштерәбез һәм зур гына уңышларга ирешәбез. Укучылар белән тәрбия темасына әңгәмәләр үткәрү өчен мондый шигырьләр таяныч ноктасы вазифасын үти.

Яңа гасыр, яңа тормыш өчен мөстәкыйль уйларга сәләтле шәхесләр кирәк. Аларның юлында акны – карадан, чынны – ялганнан, вөҗданны – намуссызлыктан аерып бирергә өйрәтүче маяк булып – әхлак тәрбиясе тора.

Халыкта Ватан төшенчәсе Ана белән тиңләнә. Ананың тиңсез җылылыгын, табигатьнең чиксез матурлыгын тою – баланы тышкы дөнья белән бәйләүче беренче карлыгачлар. Аналарга, олыларга шәфкатьлелек тәрбияләү – укытучының бурычы. Мәсәлән: күп кенә әсәрләрдә (Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять", Х. Сарьян "Бер ананың биш улы", Т. Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр") аналарның балага мөнәсәбәтләрнең изгелеге чагыла. Укучылар Ш. Хөсәеновның "Әни килде" драмасын сәхнәгә куйдылар.

Чын язучылар, артистлар белән очрашу бала күңелендә онытылмаслык истәлекле эз калдыра. Т. Миңнуллин, Н. Әхмәдиев, Ф. Исмәгыйлева, Ирек Бәдретдинов, артистларыбыз – Илһам Шакиров, Ә. Авзалова, И. Биктаһиров, сүз остасы – Г. Сабиров, район артистлары – Миргаяз Шәрәфиев һ. б. лар белән мәктәбебездә очрашулар үткәрелә.

Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу. Тел сакланса – милләт саклана. Тел югалса, милләт башка милләт тарафыннан йотыла.

Татарны ничәмә гасырлар иманлы, гуманлы, көчле рухлы итеп яшәткән нәрсә – ислам дине, шәригать кануннары. Тәрбия кылу ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, дини һәм дөньяви йолалар, хезмәт, гаилә һәм милли традицияләребез, җәмгыять тормышында урнашкан әдәп, әхлакый кыйммәтләр, ислам диненә салынган әхлакый һәм гуманистик идеяләр шәригать кануннарына нигезләнгән булган.

Без, тәрбия кылуда асылыбызга кире кайтмый торган, милләтебезне бүгенге фаҗигале халәттән чыгару мөмкин түгеллеген аңларга тиеш. Мәсәлән, Г. Тукайның туган телгә мөнәсәбәте "Туган тел" шигырендә, Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә гореф-гадәт, тел, халыкның рухи байлыгы, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңелллелек мәсьәләсе; Ф. Кәримнең "Салих бабайның өйләнүе" гореф-гадәт, кешеләр арасындагы күркәм сыйфатлар, М. Фәйзи "Галиябану" да иске гореф-гадәтнең чагылышы, Г. Бәшировның "Туган ягым – яшел бишек" әсәрендә халыкның ерактан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре, гореф-гадәтләре чагыла. Г. Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз", "Тормышмы бу?", "Мөгаллим", "Зөләйха", "Сөннәтче бабай", "Ул әле өйләнмәгән", Ф. Әмирхан "Хәят" әсәрләрендә милләт язмышы, милли гадәт-йолаларга тугрылыкның кеше рухын матурлавы күренә. Бу темаларны үткәндә үзебезнең район язучылары, мәсәлән, Әнәс Исхаков, И. Гыйләҗев, Ф. Исмәгыйлева, С. Вилданова шигырьләре дә файдаланыла. Дәрестән тыш чаралар: "Очрашу – үзе бер гомер" кичәсендә авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиевның гаиләсе һәм авылдан чыккан зыялылар белән очрашу, "Диннең әһәмияте" дигән темага лекция, "Шәфкатьлелек бизи кешене" дигән темага класс сәгате, "Туган телебезне яратыйк" дигән темага КВН, Азнакайның 70 еллыгына шигырь кичәсе, Азнакайда катнашкан смотр-конкурслар – болар барысы да үткәнгә кайту, дин, милли төбәк, шәфкатьлелек тәрбиясе – балаларның рухи дөньясына күңел сафлыгы сеңдерәләр.

Җирдә тереклек дәвам итә. Изге куаткә ия булган әхлак орлыклары мәктәптә шытым биреп, алар һаман да үсеп җимешләрен бирсен иде. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешенең җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.

Без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (22.06.2006) | Автор: Авзалова Дания Миннуловна
Просмотров: 12889 | Рейтинг: 3.2/5 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz