Воскресенье, 28.04.2024, 07:10:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Бәхетсез язмыш

Башкарды: Баева Алисә, Азнакай районы Илбәк авылы урта мәктәбе.

Айгөл дөньяга бөтен тирә-якны яңгыратып туды, янәсе, карагыз, менә ул мин! Кыз бик сөйкемле, матур булып үсә дә башлады. Тышкы кыяфәте белән дә, эчке дөньясы белән дә ул коеп куйган әтисе иде. Бай гаиләдән булуына карамастан, Айгөл бик әдәпле, тыйнак кыз булып үсте. Мәктәптә гел бишле билгеләренә генә укый бирде. Күп кенә фәннәрдән дипломнар яулады. Төрле олимпиадаларда, конкурсларда беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Әтисе белән әнисе Айгөлдән бик канәгать иделәр.

Тик әнисе генә: "Кызым, син бит бай гаиләдән. Әзрәк байларча киенеп-ясанып йөрсәң иде. Ташла әле син ул хәерче иптәшләреңне, алар синең аяк тырнагыңа да тормыйлар. Син укырга, гел беренче булырга тугансың бит!" – дия башлады. Әйе, чынлап та, Айгөлнең әнисенә кызыннан шул медальләр, дипломнар гына кирәк иде. Моны Айгөл үсә төшкәч кенә аңлый башлады. Гомумән, Айгөлнең әти-әнисе бер-берсен яратмыйлар иде. Алар Айгөл аркасында гына бергә яшиләр сыман тоела иде кызга. Айгөлнең әнисе дә башка әниләр кебек түгел. Ул кызы белән чын күңелдән, ачылып сөйләшмәде дә диярлек. Айгөлнең бу минутларда нинди хисләр кичерүе дә, Айгөлгә нәрсә кирәк икәне дә, кызның уй-тойгылары да ананы кызыксындырмый иде. Айгөлнең сердәшчесе дә, киңәшчесе дә юк иде. Әтисен әйтеп тә торасы юк. Ул – эшмәкәр. Өйләрендә бик сирәк күренә, һаман каядыр ашыга-кабалана. Гомүмән, өйдәгеләр Айгөлгә игътибар итмиләр иде шикелле. Кыз бу дөньяда үзен бер ташландык, кирәкми торган кешегә саный иде. Әнисе гел иптәш хатыннары белән кинолардан, затлы рестораннардан чыкмый. Әтисе бөтен барлыгын онытып болай да җитәрлек акчасын арттыру белән мәшгүль иде.

Айгөлнең иптәшләре исә, рәхәтләнеп тормыш итәләр. Ә Айгөл, Айгөл нишләргә тиеш соң? Кызның да үз тормышын үзгәртәсе килә. Ничектер "кызык, күңелле" тормыш белән яшисе килә иде. Аның да "бәхет, шатлык, куаныч" дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенәсе килә. Ул да бит кеше!

Бер көнне укудан кайтышлый, алар Лилия белән чәйханәгә кереп чыгарга булдылар. Бу чәйханә, әлбәттә, байлар өчен түгел, шулай да, монда бөтен әйбер дә чиста, пөхтә. Теләгән әйбереңне дә арзан бәягә генә сатып алып була. Айгөлләрдән читтәрәк Лилиянең иптәш малайлары да утыра. Алар ипләп кенә рөхсәт сорап кызлар янына утырыштылар. Аларның исемнәре Айдар белән Илназ иде. Һәрберсенә чәй белән кайнар пәрәмәч сорагач алар сөйләшеп киттеләр.

Айдар җитешсез генә гаиләдә беренче малай булып туа. Кечкенәдән үк аларның әтисе үлеп, Айдар гаиләдә "әти" вазифасын үти башлый. Тугызынчы класстан укуын ташлап, заводка – авыр эшкә урнаша. Әнисен һәм тагын алты энекәшен үзенең эшләгән акчасына туендыра. Үзе: "Мин күп итеп акча эшләгәч, институтка укырга керәчәкмен", – дип әйтеп тә куя. Егетнең тормышы нинди генә авыр булуга карамастан, Айдар һәрвакыт шат күңелле булып кала бирә.

Шушы көннән башлап Айгөл белән Айдар гел бергә. Айдар эштән кайтышлый Айгөлне гел укуыннан кереп ала. Алар бөтен дөньяларын онытып, шәһәр буйлап йөрергә яраталар иде. Кичләрен йолдыз санап, көндезләрен җылы кояш нурларында иркәләнәләр. Киләчәккә җитди планнар корып, өйләнешергә дә уйлыйлар.

Айгөл бик бәхетле... Аны аңлый, кайгырта белә торган кешесе янәшәсендә, аңа бик, бик тә рәхәт. Ниһаять, тормыш Айгөлгә "бите белән борылды" сыман. Айгөл тормышның ямен, матурлыгын бөтен тәне белән тоя башлады. Айдар аңа "илаһи зат" булып күренде. Хәзер бөтен дөньяда Айгөлдән дә бәхетлерәк кеше юктыр шикелле.

Әнисе генә һаман: "Йөрмә, кызым, ул Айдар белән. Ташла син аны. Ул бит хәерче. Ул сиңа үз сукмагыңны табуда "киртә булачак", – дип теңкәсенә тия. Айгөлгә үз әнисеннән мондый сүзләрне ишетү, әлбәттә, бик авыр. Киресенчә, ул аңардан берәр киңәш көтә иде. Нишлисең бит, ходай Айгөлгнең әнисен аны аңлый торган кеше итеп яратмаган.

Айдар гына Айгөлне "Бәхет, Шатлык, Ярату" дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшендерә алды. Ул аның белән генә бәхетле була ала бит. Тик Айгөлнең әнисе генә моны аңламады. Кызының бәхетен уртаклашып, Айгөлгә киләчәктә зур уңышлар теләп, кызы өчен куаныр урынына, ана баласының бәхетенә киртә булуын кулайрак күрде.

Айдар күпкә кулайрак эш тапты. Монда акчасын да күбрәк түлиләр иде, ә инде алты айдан соң бер бүлмә дә бирергә тиешләр. Юк... Күрәсең Айгөлнең тормышы гел кара юлдан гына торадыр. Әнисе моны ишетү белән икенче көнне үк Айдарны эшеннән кудырта. Айдар белән Айгөлнең бөтен матур хыяллары да челпәрәмә килә. Әнисенә каршы тора алмаган Айгөл хәзер инде нишләргә дә белми иде. Җитмәсә, аның карынында "бәләкәй Айдар" үсеп килә. Айдар Айгөлгә: "Бераз көтеп торырга кирәк. Мин яңа эш табып, аякка басарга тиеш", – диде.

Алар хәзер Айдар белән сирәк күрешә, очраша башладылар. Айдар эше белән, ә Айгөл эшсезлектән нишләргә белми. Шушы аерылу Айгөлгә чын мәгънәсендә сынау булды. Һәм ул бу сынау алдында каушап кала. Айгөл хәзер үзенә яңа дуслар табып, кәеф-сафа корып яши башлады. Әлбәттә, яңа дуслары арасында наркоманнар да була. Айгөл бу афәткә эләккәнен үзе дә сизми кала. Мондый тормыш аңа күңеллерәк тоела башлый. Айгөлгә бу минутларда тормыш аның кулында сыман тоела иде. Бөтен дөнья аныкы гына! Аңа хәзер карынындагы бала да, аны яратучы Айдар да кирәк түгел иде. Айгөлгә хәзер кәеф, күңел ачу гына кирәк.

Сирәк очрашуга карамастан, Айдар Айгөлнең үзгәрүен сизеп ала. Әлбәттә, үзенең наркоман булуын белдерәсе килмәгән Айгөл, Айдарның һәр сүзен инкарь итә. Әмма соң иде... Айгөл наркотиксыз тора алмый иде инде. Туачак баласы турында да, Айдар, әти-әнисе турында да уйлый алмый торган дәрәҗәгә җиткән иде ул. Хәзер аның бөтен уе "наркотиклар" белән бәйле.

Айгөлнең баласы үле булып туа. Айдар көченнән килгәнчә Айгөлне тынычландырырга тырышты. Айгөл күзгә күренеп үзгәрде: картайды, ябыкты. Хәзер инде аңа көненә берничә "доза" кирәк иде. Табиблар әйтүенчә, Айгөлгә тагын дүрт ай яшисе кала. Айдар Айгөлнең соңгы көннәренә кадәр янында булды. Айгөлнең тилмереп: "Айдар, ташлама мине, минем синең белән бәхетле буласым килә. Мин бары синең елмаюың, назың белән генә яши алам. Син, бары тик син генә миңа тормышның ямен, матурлыгын күрсәттең. Син кичер мине. Барысына да үзем гаепле, мин үзем...", – дип әйткән сүзләре Айдарның йөрәгенә үтеп керде. Айгөл Айдарның кулында үлде...

Ни булды бу тормышка! Ни өчен соң язмыш аларга кырын ягы белән борылды. Аларга бәхетле булу өчен нәрсә җитмәде? Кем гаепле?

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (29.06.2006) | Автор: Баева Алисә Марат кызы
Просмотров: 4291 | Рейтинг: 5.0/2 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz