Воскресенье, 28.04.2024, 09:00:35   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Каеннар ни сөйли?

Башкарды: Әбделвәлиева Лилия Наил кызы, Азнакай районы Илбәк авылы урта мәктәбе.

Гәрәй уянганда кояш тау артыннан күтәрелә иде. Шул тау өстендәге куе урман бераз яктырып китте, җанланды кебек күренде аңа. Ничек кенә булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, үзен шул урмандагы агачлар, алар янындагы җәнлек-җанварлар белән чагыштырып, үзен ким тапты.

Кояш күтәрелеп бөтен дөньяга үзенең нурларын сибә башлады. Ләкин, ни өчендер ул башка иде, хәтта кояш, яңгыр, җил дә аңа башкача тәэсир итә иде.

Бакчага Рәмилә кергәндә, Гәрәйнең нидер эшләгәнен, ниндидер чокыр казыганын, янында агачлар ятканын күрде. Рәмиләгә Гәрәйнең шөгыле ошый, янына килеп булышырга теләген белдерә. Алар бергә-бергә, көлешә-көлешә ике каен агачы утырталар. Шул пар каен янында алар вәгъдә бирешәләр. Бу ике каен ике гашыйкның шаһиты була. Алар һәр көнне агачларга су сибәләр. Ике пар каен бер-берсе белән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башлыйлар.

Ләкин Рәмилә үлгәч, ул агачларның берсен яшен суга. Гәрәй утырткан агач ялгыз кала. Бу кызганыч вакыйга Гәрәйнең күңелендә мәңге уелып кала, төшләренә кереп газаплый. Ялгыз каен аңа бик тә үпкәли кебек тоелды...

***

Сугыш афәте "Яланкүл" авылына 1941 елның Сабан туе көнне килеп иреште. Борынгылар, бәла аяк астында йөри дип, белми әйтмәгәннәр. Авылда барлык ир-егетләрне алып китү өстенә, авыл кырларының берсендә сугыш кирәк-яраклары: әрҗә-әрҗә снаряд, урман эчендә пушкалар, танклар, самолетлар яшерделәр. Шуларны саклау өчен авылда берничә хатын-кыздан торган бригадалар төзеделәр. Тавыштан, тентүдән арыган авыл халкы ни эшләргә дә белмәде. Күчеп китәр иде – туган нигезләре кала, калмасалар – башка түзә алмас кебек иделәр.

Төне буе күк йөзе "улады". Рәмилә нидер сизенгән кебек, йокыга китә алмады. Әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнеп ятты, уйланды. Тәрәзә төбендә шаулашып утырган пар каеннар да аның күңеленнән шомлы хәбәрне себереп ала алмады. Бигрәк тә Гәрәй өчен кайгырды ул. Киткәненә ничә ай булды, ә хат- хәбәре һаман да юк иде.

Көн яктыра башлады, ләкин куе төтен каплаган күкнең алсулануы сизелмәде. Таң аткач, Рәмиләнең теләге чынга ашты. Хат ташучы фронттан аңа хат китерде. Рәмилә аны куен кесәсенә салды, тиз-тиз ашап, киенеп, урмандагы сугыш кирәк-яракларын сакларга китте. Кесәсендәге Гәрәйнең хаты аңа дәрт биреп торды. Ярым йөгереп, ярым атлап урманга ничек килеп җиткәнен дә сизми калды. Дус кызын алмаштырып, агач ботаклары, үләннәр белән капланган кечкенә генә будкага кереп утырды. Бүген штаб, нигәдер шыксыз күренде аңа. Тәрәзә ярыкларыннан урман җиле керә. Түбә дисәң хәтерең калыр, агач ботакларының корыган чыбык-чабыкларына үрмәкүчләр оялап бетергән. Шунлыктан штаб эче тузанлы булып күренә. Рәмилә кереп, тәрәзә янындагы өстәл артына утырып тирән сулыш алды да, хатны ачып укый башлады. Пөхтә, тигез хәрефләр белән хат бик озын булган:

Сәлам кайнар фронттан!

Сине сагынып хат язучы сөйгәнең Гәрәй дип белерсең. Хатымның беренче юлыннан ук синең хәлләреңне беләсем килә. Әти-әниләр ничек? Миннән аларга сәлам әйт яме, җаным.

Иңнәремнән кочып озата килдең,
Ике кулың тойды иңнәрем,
Сүзсез генә мине озата килдең,
Хисләремне тойды йөрәгем.

Матур шигырь, шулай бит. Фронтта бер шагыйрь иптәштән күчереп алдым.

Мин сине бик сагындым. Күрешмәгәнгә тиздән бер ел тула. Шушы бер ел эчендә минем мескен баш ни генә күрмәде. Авылдан безне Казан шәһәренә заводка алып киттеләр. Анда бер елга якын эшләдек тә, Самарага якын 200 чакырым кала окоплар казыдык. Көне-төне, ашау-эчү, йокыны белмичә эшләдек. Ниһаять, җирне ясалма яргалап бетердек. Ашарга приказ бирелде. Котелокларга аш алып, калак белән бер кабым кабарга да өлгермәдек, дошман самолетлары һөҗүмнәрен башладылар. Кая анда ашау кайгысы, күктән җиз "кошлар", җирдә – танклар утка тота. Куе төтен арасында иптәшеңне бер метрдан көч-хәл белән таныйсың. Тир түгеп, газаплар кичеп сугышабыз, чигенергә приказ юк, качсаң миналарга эләгеп харап буласың. Бер генә мина салынмаган юл бар, анда хәтле 100 чакрым барасы. Ниһаять, отряд командирына чигенергә дигән боерык килде, юлны чамалап, урманга юнәлдек. Барганда ялгыш танкка каршы куелган миналарга эләккән солдатлар да булды. Авыр булса да чигенеп качарга кирәк иде. Дөм караңгы төндә күзәтчеләр кебек чабабыз-чабабыз да, көн тугач, җиргә сеңәбез. Көне буе яңгырга, кызуга, суыкка карамыйча ята идек, хәтта артык хәрәкәтләр ясарга да кыймый идек. Күнегергә авыр иде, вакыт та күп кирәк булды.

Якташлар да бар монда. Алар белән тиз уртак тел таптык. Үз милләт кешесе чит җирдә бик тә якын була ул, мин шуны аңладым. Әле дә алар минем янда, бергә хат язышалар. Сиңа, әти-әнигә сәлам әйтергә кушалар. Рәмилә, җаным, син бит Фатыйма түтиләрне беләсең? Гайни бабайларга да барырга туры килгәндер, аларга улларыннан сәлам әйтерсең әле, сандугачым, үтенеп сорыйлар.

Ярар, инде төн җитте, иптәшләр йокларга әзәрләнә башладылар, бүлмәдә ут берәү генә булганга хатны тәмам итәм.

Яратып Гәрәй.

Рәмиләнең күзләренә яшь килде, хатны тагын бер кабат укып чыкты. Хисләренә бирелеп утыра иде, көтмәгәндә, җир тетрәде. Үкергән мотор тавышы ишетелә башлады. Рәмилә куркынып тәрәзә аша урамга карады. Ә анда... Ул дошман шпионының мылтык штыгын будкага таба төзәп килүен күрде. Рәмилә яшерен постның дошманнарга беленүен аңлап алды. Шпион инде тәрәзә янында иде. Җиз каска астыннан җирән, майлы чырай Рәмиләгә карап "каһкаһә" белән көлеп, мылтык төтәсенә басты. Тәрәзә ватылды. Рәмиләнең башы, кинәт тимер белән бәргән кебек, сызлап куйды. Маңгаенда җылылык сизде. Ул үзен-үзе белештермичә, аңын югалтып идәнгә егылды. Саташуы арасыннан будкага ниндидер кешеләр кергәнен, көлгәнен, кәгазьләр эчендә казынган тавышлар ишетте. Шпионнар өчәү иде. Ату тавышыннан соң, калган икесе тиз генә будкага кереп яшерен материалларны актара башладылар, сөйләнә-сөйләнә саннарны язып алдылар һәм авыр итекләрен бертавыштан сөйрәп, тузан туздырып, чыгып киттеләр. Ә Рәмиләнең хәле авырайганнан авырайды. Күз алдына төрле әкияти образлар биеде. Кинәт, аңа бик рәхәт булып китте. Бар җиһан яктырып, зәңгәр күктән сукмак сузылды. Шул сукмакта, ап-ак киемнән, 1939 нчы елның җәендә авыр чирдән үлгән әтисе кулын сузып:

− Кызым, әйдә, син бу дөньяда артык, сиңа урын юк, әйдә, бәбкәм киттек, – дип эндәште. Рәмилә әтисе җанын белән кулга-кул тотышып якты дөнья белән саубуллашып ап-ак сукмактан менеп киттеләр. Ә суына башлаган тәне шыксыз будка эчендә алсу канына манчылган хат янында ятып калды. Икенче көнне аны авылдашлары табып алып, мөселманча, зурлап күмделәр.

Еллар, аккан сулар кебек, үттеләр. Сугыш та күптән бетте. Гәрәй сугыштан исән-сау кайтып төште. Ләкин авыл аны кайгылы хәбәр белән каршы алды. Гәрәй сөйгәненең үлемен бик авырлык белән генә кичерде. Ә тормыш дәвам итә, Гәрәй берүзе, аңа өйләнергә кирәк. Инде күңелендә яра булса да, авылдагы уңган кызны – Закираны хәләл җефетлеккә ала. Бәхетле тормыш корып җибәрәләр. Аларның уллары туа, аңа – "Сәлим" дип исем кушалар.

***

Сәлим иртүк торып юынды да, китабына йотылып ашарга утырды. Ул кечкенәдән үк тыйнак булып үсте, әнисеннән сорамыйча урамга чыкмас, иптәшләре белән су коенырга, болынга ат, бозау, сарык көтәргә төшмәс иде. Табигатькә сирәк чыгып, аның белән бөтенләй кызыксынмый башлады.

Сәлим әти-әнисе белән бай авылда, янында гаражы, мал-туар өчен сарае, мунчасы булган, тирә-якта матурлыгы белән дан тоткан яңа, кызыл кирпечтән салынган, ике катлы йортта рәхәт тормыш кичерә бирде.

Гәрәй белән Закира Габдуллиннарның Сәлим – бердәнбер уллары, шуңа күрә аны саклап, кадерләп дигәндәй үстерделәр. Малай бик иркә, ләкин укырга дәрте ташып торган бала булды. Авыл җирендә торса да, шәһәр баласы кебек, бар авыр эшкә дә "җирәнеп" карады. Сораган һәрнәрсәсен әтисе тапты, балам кеше булсын дип, әнисе дә арлы-бирле чапты. Авылдагы яшьтәшләре аңа караганда калкурак та, көчлерәк тә иделәр. Аның каравы Сәлим буен да, көчен дә ризык белән үстерергә өйрәнде. Гәрәй улының итагатьле, миһербанлы булуын теләде. Бик күп тырышты, ләкин тырышлыгы артыграк булып, чикләреннән чыгып киткәнен ул узе дә сизмәде. Аның улы үсә төшкәч начар гадәтләргә өйрәнде, изгелекләр урынына начарлыклар, яманлыклар кылды...

Карт күңел барсын да күз алдынан үткәрде. Аны хаксызлыкның, хакыйкатънең шундый ачы җимешләре булуы борчый иде. Саф күңелле, дөреслекне яклаган гади халыкның балалары ялган, алдау юлында көн итүләре, кара күңелле булулары карт агачның җансыз күңелен энә белән чәнечкән кебек телгәли иде.

Каен кайгыруыннан саргайды. Бер җәйле, айлы төн эчендә, кеше кебек картайды, таң атканда, ул инде соңгы сулышын сулый иде. Авыл кешеләре аптыраштылар. Су сибеп тә карадылар. Ләкин файдасы гына булмады. Кешеләр бу агачның ялгызлыктан җәфа чикәннен аңламадылар. Ике көннән соң, агач череп ауды, кипте, үлде...

Әйе, кешенең ялгышулары өчен кайгырган агач шундый кыска һәм үкенечле гомергә ия булды. Ә кешеләр бу агачка берничек тә ярдәм итә алмадылар.

Әйе, агач та, кеше сыман туа, су сипсәң генә үсә, моңлана, уйлана, сызлана һәм саргаеп юкка чыга...

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (29.06.2006) | Автор: Әбделвәлиева Лилия Наил кызы
Просмотров: 4530 | Комментарии: 19 | Рейтинг: 5.0/2 |

Всего комментариев: 6
6 Әлфия апа  
0
Лилия, шундый шэп!!! Алга таба да дэвам ит! Матбугатта бастырганын бармы?

5 atentof  
0
Хочу еще!

4 afrielim  
0
По десятибальной семь.

3 theof  
0
Спасибо наконец то нашел то что хотел прочитать тут.

2 parcyind  
0
Заливайте еще!

1 prishim  
0
Просто супер!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz