Воскресенье, 28.04.2024, 19:53:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Күл сере

Эльвира ӘБДЕЛВӘЛИЕВА

ТАЛЛАР дулкынлы чәчләрен җил уңаена таратканнар да тирән уйга талганнар. Өч тал, өч дус, өч аерылмас иптәш – нәрсә генә күрмәгән алар – ачысын-төчесен, җил-бураннарны, түзеп булмастай эссене... Әнә, хәзер дә суга таба иелеп, үзләренең шәүләләрен күзәтәләр.

Картайдылар шул, картайдылар... Аларга бәлкем, күп тә калмагандыр – бер яшен китереп сукса – терәлешеп кенә торалар, корыган ботакларга ә дигәнче ут кабачак. Ярый да теге чакта яхшы бәндә якында булды, балык тоткан жиреннән йөгереп килеп ялкын ялмап алган талны коткарды. Юкса өчесе дә һәлак буласылар иде.

Эссе. Җиргә кояш учлап-учлап үзенең кайнар нурларын сибә. Бөркүлектән бар дөнья әлсерәгән, һәммәсе: күл буен чуарлаган бака үләне, меңъяфрак, сукыр кычыткан, тузганак, көтүче сумкасы, әрекмән, үги ана яфрагы тып-тын утыралар, каз үләне арасына яшеренгән чикерткәләр генә ни турындадыр сайрашалар.

Ә күп серләрнең, маҗаралы вакыйгаларның шаһиты булган зәңгәрсу-соры күл уйлана да уйлана, дулкынлана, әйтерсең шаян дулкыннар үткән чал тарихның теткәләнгән битләрен актаралар, күпме сулар аккан да, күпме хәлләр кичкән башлардан...

... Җил..., буран уйный, Кыш бабай энҗе-мәрҗәннәр белән чигелгән кар бөртекләрен кызганмыйча җиргә томыра...

Авылда берән-сәрән утлар күренгә-ли, тик кечкенә Галиябануларда гына дөм караңгы, җиргә сеңеп бетә язган җыйнак өйдә бушлык хөкем сөрә. “Апа, апам, мин өшедем, әниләр кайчан кайта?” – дип нәни иреннәрен бөрештереп нәзек тавышы белән елап җибәрә биш яшьлек кыз. Моңсу карашын сеңлесенә ташлап, Бибинур эшен дәвам итә, әнисе белән бабасы кайтканчы, берән-сәрән калган тузлар, кайрылар белән казан астына ут тергезергә кирәк. Аның куллары эшләде, ә уйлары еракта гизде...

Башта ул сугышта һәлак булган әтисен уйлады. Сагышлы күз яшьләре алсу битләрен өтеп алды, ул калын толымнарын аркасына селтәп җибәрде дә эшен дәвам итте. “Нишләп әниләр болай соңардылар икән? Хәер, кем уйлаган буран кузгалыр дип? Көндез шундый аяз иде, хәтта җил дә юк иде. Йә, ярый, Алла бирсә, хәзер кайтып та җитәрләр, ә безнең язга хәтле утыныбыз булыр...” Шуннан соң аны якты уйлар биләп алды. Былтыр ул җиде класс бетерде. Әнисен, еш авырып торучы бабасын жәлләп узган ел шәһәргә укырга китмәгән иде, бәлки быел укырга китә алыр, сеңлесе дә үсеп килә. Уку теләге бар нәрсәдән дә көчле иде. Киләчәккә якты өмет, матур хыяллар аның йөрәген җилкендерде, йөзендә елмаю балкыды, күзләрендә шатлык очкыннары биеште.

...Канифә шәлен рәтләп куйды, бер зур кочак ботак, утыннарны җайлап тыгызлап бәйләде дә нәкъ шул шөгыль белән мәшгуль булган Нигъмәтуллага дәште: “Карале, әткәй, булыш әле” Аның ярдәме белән ул җайлап кына авылга таба юл тотты. Өйгә хәтле ара ерак, нәкъ үч иткәндәй бураны да күтәрелде. Менә инде ничә көн кыш белән яз тарткалаша, көндезгә таба җылытып та җибәргән иде, төнгә суык, буран. Аңламассың...

Бераз юл үтүгә, аркадагы йөк авырттырып кыра башлады. Канифә җайлап кына шәлен бәйләде дә, авыр тормышны, ачы язмышны каһәрләп алга атлады, аяк туңган иде. Нигъмәтулла шунда буылып-буылып йөткерергә тотынды, көч-хәл белән: “Сиңа әйтәм, бәлки күл аша гына чыгарбыз урап йөрсәк ерак була бит”, – дип кызына дәште. “Соң, шулай гына итәрбез” – дип теләр-теләмәс кенә ризалашты Канифә. Бер мәлгә аны билгесез шом өтеп алды. Җәяүле буран себергән көзгедәй бозны күзәтте. Әнә, яр буйларында кар өелеп тора, ә уртасы чип-чиста, бары берән-сәрән нәни өемнәр күренгәли. Шәп, чыгуы җайлы булыр. Шуларны уйлап, ул бозга басты. Аның артыннан авыр адымнар белән Нигъмәтулла атлады. Шул вакытта һич көтмәгәндә боз чатырдап куйды. “Бәрәкалла, монсы нәрсә инде, – шайтан алгырысы!” – дип сыкранды карт, йөнтәс кашларын җыерып. Тик чатнау тагын кабатланды, тагын, тагын... Аның саен куркыныч арта бара иде. Канифәнен йөрәген салкын шом биләде, аяк бармакларыннан алып чәч төпләренә кадәр жиңелчә калтырау йөгерде.

Барсы да кинәт булды. Нигъмәтулла картның аһылдап убылуы, су чапылдавы, боз ярылуы. Канифә сискәнеп китте, ни эшләвен белештермәстән ярдәмгә ташланды. Тик бер хакыйкатьне аңларга зиһен чуалган иде – боз нык түгел, ярдәмгә ташланган Канифәне дә бозлы күл үз кочагына алды.

Шушы мизгелдә ике җан яшәү өчен көрәшәләр иде. Карт куллары белән бозга таянам гына ди, ул ишелә, аның саен тун юешләнә бара, авырая, аска өстери...

Ул хәлсезләнеп, чыҗылдаган тавыш белән янында чатырдап бозга ябышкан кызына дәште: “Канифә, кызым, ахры булмас, бүректән табырлар, шәт суда калмабыз” – дип соңгы көченә бүреген күл өстенә атып бәрде, кызына борылды да: “Ә син тырыш, кызым, балаларны ятим калдырма, тырыш...” – дип пышылдады...

Җитмеш дистәне ваклап барган картның соңгы сүзләре иде бу.

Канифә кыргый тавыш белән ачыргаланып, “Әткәй!” – дип кычкырды. Кайтаваз озак яңгырады. Ул яшьләрен эчкә йотты, чөнки үзенең дә хәле бетеп бара иде инде.Әле яңа гына әтисе булган урынга күз ташлады – бернәрсә дә юк, бары боз кисәкләре йөзеп йөргән карасу, тонык су гына.

Канифә җан көче белән бозга таянды, әкрен генә түше белән шуышып менә башлады, тик... боз тагын ишелде. Арган хатын өметен җуймады, сабыр гына яңадан шул ук хәрәкәтләрне кабатлады, газапланулары, тырышулары бушка китмәде – боз бирешмәде. Канифә берни тоймас хәлгә килгән, бөрешеп каткан бармаклары белән кармалана-кармалана шуышты да, шуышты...

Өй җылынды, ашарга пеште. Капкалап та алгач, Галиябануның дөньясы түгәрәкләнде. Ул сәкегә менеп ятты, апасына нәрсәдер такылдады-такылдады да мес-мес килеп, йокыга талды. Бибинур чәчләре тузгыган, аяк-кулын як-якка җәеп салган сеңлесенә карады да, елмаеп куйды. Шул вакыт әкрен генә ишекне шакыдылар. “Әниләр кайтты!” – дип сөенде Бибинур һәм ишекне ачарга йөгерде. Тик шул вакыт каршында басып торган кешегә карап аптырап калды – чәчләре шыкраеп каткан, йөзе юка боз элпәсе белән капланган, юка пәлтәсе, итеге ташка әйләнгән әнисен танырлык түгел иде. Ни булганын сорарга өлгермәде, Канифә сулкылдап елап җибәрде: “Кызым, чәй...” - дип кенә әйтә алды ул.

15 апрель 2000 ел

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (31.08.2006) | Автор: Әбделвәлиева Эльвира Наил кызы
Просмотров: 3170 | Рейтинг: 5.0/1 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz