Пятница, 19.04.2024, 22:53:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 10
Гостей: 10
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Милләт язмышы – тел язмышы

Милләт язмышы – тел язмышы



Дөньяда 5600 чамасы тел бар дип исәпләнә, татар теле шул телләр арасында 14 нче урында тора. Татарлар Русиядә сан ягыннан икенче урында, әмма телебезнең Татарстанда да дәүләт теле буларак ныклап гамәлгә кергәне юк әле.


Алда безне зур сынау көтә. Русиядә халык санын алу булачак. Менә шул халык санын алу вакытында татарларны төрлечә бетерергә теләүчеләр бар. Бу – зур афәт. Әгәр дә без барыбыз да үзебезне бердәм милләт буларак ныклап якламыйбыз икән, барыбызга да оят һәм хурлык булачак. Чөнки татар теле безгә кирәкми диючеләр күбәйде. Татар кешеләре, минемчә, үз телен хөрмәт итәргә тиеш. Туган телебез һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә, өйдә хәл ителә. Мәктәптә фәннәр рус телендә дә, татар телендә дә укытыла, чөнки авылларга читтән кайтучы гаиләләр өстәлде. Шуңа күрә мондый мәктәпләрдә укучы балаларны дөрес итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, аларда татар әдәбиятына, сәнгатенә мәхәббәт уяту бик зур тырышлык сорый. Бездә татар теленә ихтыяҗ җитми. Татар телен белүнең кирәклеге һәркайда чагылырга тиеш. Әгәр дә гаиләдә ата-ана урысча сөйләшсә, мәктәптә генә бу максатка тулы дәрәҗәдә ирешеп булмый. Авыл җиреннән калага килгән татар балаларының ана телен санга сукмавы, хәтта онытулары гадәти хәлгә әверелеп бара. Белдерүләр, эш кәгазьләре урыс телендә. Кешеләр, бигрәк тә яшьләр, татар булса да, урысча сөйләшүне хуп күрә. Шуның аркасында туган тел алар өчен әһәмиятен әкренләп җуя бара. Мәктәптә читтән кайткан балалар татар телен яхшы гына «сукалый» башлыйлар да, мәктәпне тәмамлагач тагын оныталар. Чөнки югары белем бирү йортларының барысында да татар теле укытылмый. Уку йортларында фәннәр татарча укытыла икән, бу очракта яшьләр татар теле белән ныграк кызыксына, күбрәк белә башлар иде.


Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр. Сер түгел: хәзер балалар әдәби китапны аз укыйлар. Күпләре телевизор карауны, кич белән урамда йөрүне хуп күрәләр. Ә әдәби китапларны күбрәк укыган саен кеше тормышны күбрәк танып белә, әдәби образларга охшарга тырышып яши, әдәп-әхлак кагыйдәләрен яхшырак үзләштерә. Сөйләм телен, туган телне үзләштерүнең тө чарасы – сыйныфтан тыш эшләр. Бу чаралар вакытында укучылар үзләрен иркенрәк тота, укытучы белән укучы якыннан аралаша. Туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, жырлы-биюле уеннар балалар һәм ата-аналар күңелендә онытылмас эз калдыра. Без мәктәптә чараларны әнә шул максаттан чыгып оештырабыз да.


Яхшы әхлаклы бала тәрбияләү – безнен бурыч. Үсеп килүче буын дин ярдәмендә тәрбияләнергә тиеш. Дин бервакытта да начарлыкка өйрәтмәде. К. Насыйри, Р. Фәхретдин дәресләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә.


Әгәр татар теленә ихтыяҗ булмаса, без күпме генә «сайрасак» та, нинди генә законнар кабул итсәк тә, алар үтәлмәскә мөмкин. Хәзерге көндә, бигрәк тә татар теле укытучыларына өстәмә түләнсә, аларга ташламалар ясалса, җитәкче урында эшләүчеләр ике телне да яхшы белсә – бик яхшы булыр иде.


Мөстәкыйльлек өчен көрәш – туган тел өчен көрәш. Милләт язмышы – телебез язмышы. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без үз телебезне яхшы белергә тиеш. Тел белүнең нигезен гаилә, балалар бакчасы, башлангыч класс белеме сала. Галимнәр әйтүенчә, балада телне үзләштерү нигезе тугыз яшькә кадәр салына. Баланың аңы, хисе ата-анасының теле ярдәмендә үсә башлый. Өйдә ата-ана көне-төне телевизор карап утырса, баланы үз теле белән, ата-баба көе белән иркәләмәсә, ясле-бакчаларда, башлангыч сыйныфта татар теле такы-токы гына өйрәтелсә балага туган телгә мәхәббәт уятуы бик авыр. Башлангычтан ук телгә нигез салынса бала үз ана телен онытмаячак, гомер буе аннан тәм табып, аны хөрмәт итеп, кадерен белеп, үзе үк аны баета барачак һәм башка телләрне үзләштерү өчен ышанычлы таяныч итеп файдаланачак.


Н. Шәйхутдинова.
“Маяк” газетасы, №45 (9949) 13 апрель 2002 ел

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (14.09.2006) | Автор: Д.М. Авзалова
Просмотров: 7353 | Рейтинг: 4.8/8 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz