Пятница, 26.04.2024, 13:32:29   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Мәктәптә ешрак булыгыз

Бала 11 ел буе мәктәпкә йөри, белем һәм тәрбия ала. Бу вакыт – аның гомерендә иң шаулы, иң күңелле чор. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, ул уң кулындагы сумкасы җиргә тиеп торырлык сабый була, ә 11 классны тәмамлап чыкканда үсмер егет я кызга әверелә.

Мәктәпне тәмамлагач, аның кем булуы, кешеләр арасында ничек яшәве мәктәп елларын ничек узуына нык бәйле.

Мәктәп еллары шулай ук ата-аналарның бала шатлыгы-кайгыларын ни дәрәҗәдә аңлауларына да, аңа ничек ярдәм итә, киңәш бирә белүләренә дә бәйле. Баланы аңлау гына аз, аның эчке дөньясы, халәте белән яши дә белергә кирәк. Бу мәкаләдә сүз нәкъ менә шул хакта, ата-ананың мәктәп тормышында ничек катнашуы, аерым алганда, һәр фәннән дә яхшы өлгерүче, тәртипләре канәгатьләнерлек укучылар турында барачак.

Ләкин тәртипнең канәгатьләнерлек булуы белән генә кызыклы шәхес, һәрьяктан гармонияле үсешкә ирешеп шәхес тәрбияләнмәскә дә мөмкин.

Тәрбия эшендә иң мөһиме – балага карата һәр эштә төгәл була белү. Һәр ата-ананы борчыган гади бер мәсьәләгә, әйтик, баланың өлгерешенә генә тукталыйк. Күбебез балабызның өлгерешеннән канәгать түгел. Бала "2” ле алып кайтса, никадәр күз яше түгелә, кисәтүләр ясала. Һәм без бертуктаусыз: яхшырак укы, ныклап тырыш,игътибарлы бул, дип тукып торабыз.

Ә моның файдасы аз бит! Һәрвакыт кисәтеп, үгетләп тору да көткән нәтиҗәне бирми.

Әйдәгез, башкачарак эшләп карыйк. Улыгыз я кызыгыз "2” ле алып кайта башласа, иң яхшысы – аның укытучысы белән сөйләшү, аның укуы өчен нәрсә җитмәвен ачыклау. Әллә материалны аңлап җиткермиме? Әллә түземлеге, ихтыяр көче җитмиме? Элек узган материалны үзләштергәнме? Дәрес аңлатканда укытучыны игътибар белән тыңлап утырамы? Бәлки аның начар укуы бу сәбәпләр аркасында гына түгелдер.

Эшнең бөтенләй башкача булуы бар. Әйтик, бала дәрестә дә иътибарлы, тырышлыгы да җитә, материалны да аңлый. Ә класстан тыш укырга бирелгән китапларны алмаган, укымаган. Менә хәзер сез ни өчен начар укуның сәбәпләрен ачыкладыгыз. Ә бу кимчелекләрне бик ансат бетереп була. Әлеге китапны алырга, дәрескә материал туплашырга кирәк.

Еш очрый торган тагын бер күренеш турында әйтеп үтик. Сезнең балагыз китап күп укый, шулай да уку буенча өлгереше канәгатьләнерлек түгел. Мондый очракта укытучы белән күрешеп сөйләшмичә ярамый. Чөнки бары тик шул вакытта гына өлгереше түбән булуының сәбәбен белерсез. Балагыз III класста укый, шулай да кешеләр һәм әсәр геройлары турында ул сай фикер йөртә. Укытучы герой турында сорау бирә, ул җавап бирә белми. Хикмәт баланың сочинениедән "3” ле алуында түгел. Аның укуны, әдәбиятны аңламавы аянычрак. Ул әсәрне асылына төшенмичә укый. Шуңа күрә безне бу очракта баланың рухи ярлылыгы күбрәк борчырга тиеш.

Бәлки моңа кадәр мәсьәләнең бу ягына игътибар итмәгәнсездер? Укытучы сезнең игътибарны нәкъ шуңа юнәлтәчәк. Ул сезнең балага маҗаралы китаплар белән берлектә, башка китапларны да укырга тәкъдим итәчәк.

Ата-аналар һәм укытучының шул рәвештә бергәләп тырышулары нәтиҗәсез калмаячак. Бала күбрәк укыган саен аның уку тизлеге арта, сөйләме яхшыра. Укыганның эчтәлеген сөйли белә башлый.

Аңлашылганча, балагызның укудан начар билге алуы бары тик аның ялкаулыгыннан, тырышмавыннан гына түгел икән. Эш сез уйлаганнан җитдирәк булып чыкты.

Сез мәктәптә ешрак булырга тырышыгыз. Ләкин очрашулар нәтиҗәле булсын өчен, сөйләшү ачыктан-ачык һәм конкрет бер мәсьәлә хакында барырга тиеш.

Укытучы, күзгә күз сөйләшкәнче, бөтен игътибарны сезнең балага гына туплый, шуңа күрә ул сезгә бик файдалы киңәшләр бирә ала.

Әмма укытучыларга тәнәфес вакытында мәрәҗәгать итмәскә кирәк. Чөнки алдан килешенмәгәнлектән, узып барышлый гына булган сөйләшүдән укытучыга да, ата-анага да файда юк.

Бу бер. Икенчедән, очрашканда укытучылар һәм ата-аналар бер-берсенә игътибарлы булырга тиешләр.

Мәктәп тормышында кайчак мондый хәлләр дә була. Мәсәлән, ишектән килеп керү белән, укытучы зарын ишетә әти кеше: улы ялкау, дәресне тыңламый, тәртибе начар. Бу атаның хәлен аңлау кыен түгел. Ул мәктәпкә үпкә сүзләрен ишетергә түгел, ярдәм дә эзләп килгән бит. Үз баласының җитешсезлекләрен ул белә. Ләкин моны ничек бетерергә соң? Моны яхшы уйларга кирәк.

Кызганычка каршы, үз балалары турында гел начар сүз әйтүдән, хәтта мәктәпне, укытучыларны теләсә ничек гаепләүдән, хурлаудан тартынмый торган ата-аналар да бар. Гадәттә андый кешеләр бала тәрбияләүнең бурычларын үз сләренә алырга тырышмыйлар. Мондый ата-аналарның үзләрен тәрбияләү, аларга педагогик белем бирү өчен күп көч куярга кирәк. Үзара очрашулар шушы максатка хезмәт итәргә тиеш.

Кыскасы, без сезнең белән бергә бик зур эш эшлибез – бала тәрбиялибез. Үзара бәйләнешебез ныгый барган саен, уңышларыбыз да шул кадәр зуррак булыр.

Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (12.09.2007) | Автор: Ситдикова Д.А.
Просмотров: 3444 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 4.7/3 |

Всего комментариев: 2
2 ilbyak-school  
0
Извините, но Вы не то нашли! smile

1 ЛОЛ  
0
ЫЫЫ. Мая твая непонэмат! biggrin biggrin

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz