Пятница, 29.03.2024, 07:38:13   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Туфан Миңнуллинның юмористик водевильләрендә көлке чаралары һәм алымнары

70–80 еллар юмор һәм сатирасына күзәтү

70–80 еллар җәмгыяттә торгынлык чоры дип аталса да әдәбиятка карата туры мәгънәсендә әйтеп булмый. Ул яши, үсә, хәрәкәт итә. Әлеге елларда Мансур Гыйләҗевның «Рәхәт яшибез!», «Казан егетләре артыннан», «Игезәкләр», «Баскетболист». Ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне санламау кебек мәсьәләләр яктыртыла. Данил Салихов замандашларының типик образын иҗат итте. «Хатын түгел аждаһа», «Бәйрәмгалинең сыер тышаулавы», «Микүләй дәдәйнең бөер ташы». Водевиль өлкәсендә башка авторларның да үзенчәлекле пьесалары дөньяга килү 70–80 еллар драматургиясендә әлеге жанрның сизелерлек җанлануы турында сөйли. Халыкның сыналган көлү традицияләренә мөрәҗәгать итү башка авторларга да яңа рухтагы әсәрләр язарга мөмкинлек бирде (Макарова В.Ф. Хәсән Сарьян прозасының поэтикасы. Монография. – Яр Чалы типографиясе, 2003. – 152 б.).

Татар драматургиясендә водевильгә тартым бер пәрдәлек комедияләр 1908 нче елларда барлыкка килә. 60 нчы елларда Г. Насрый «Яшел эшләпә», Х. Вахит «Күк капусы ачылса», Ш. Зәйни «Әй, әшнәләр, әшнәләр», Т. Закиров «Кодалар».

Тулысынча комик конфликтка һәм көлкеле ситуацияләргә корылган, юмористик һәм сатирик образларны үзәккә куйган водевильләре Т. Миңнуллин иҗатында мөстәкыйль бер юнәлеш хасил итәләр. Алар арасында «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ак тәүбә, кара тәүбә», «Алай түгел, болай ул»(1976).

Драматургия тарихында сатирикларның водевиль җанрында да уңышлы чыгулары аз түгел. Тамашачының тормышыбызда әле булып торган кайбер кире яклардан рәхәтләнеп көләргә теләвен, көлү үзе спектакльнең иң кирәкле баш герое икәнен онытып барабыз әллә?

Драматургиянең сыйфат ягыннан аксавы бер авторларга гына бәйле түгел иде. Биредә төп сәбәп әдипләрнең иҗат иреге рәсми идеология тарафыннан шактый чикләнгән булуында иде. Ә менә 60 нчы еллар башыннан язучылар иркенрәк тын ала башлагач, драматургиядә дә җанлану күзәтелә һәм бу хәл беренче чиратта комедия жанрында үзен сиздерә. Водевильләр күпләп языла.

Бу яктан Т. Миңнуллин юл ярып баручылардан булды. Аның геройны ничек булса шулай сурәтләргә кирәк дигән позициядән чыгып иҗат итә башлавы күп тә үтми чынбарлыкка тәнкыйди карашы комедияләрен барлыкка китерде һәм алар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр (Миңнуллин Т. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. – Казан: Раннур нәшр., 2001. – Т.6. – 405.).

Водевиль жанрына билгеләмә биреп китү урынлы булыр дип саныйм.

Водевиль – комедия жанрының бер төре; мәзәкчел сюжетка, мавыктыргыч интригага корылган, диалог һәм хәрәкәтләр, шаян җыр, музыка, такмаклар, биюләр белән аралашып бара торган сәхнә әсәре. Ул XVIII гасырда франциядә барлыкка килә. Ярминкәләрдә уйнаучы пьесаларны җанландыру өчен башкарыла торган шаян куплет-такмакларны водевиль дип атаганнар. Акрынлап куплетлар диалог формасы ала барып, эш-хәрәкәт белән бәйләнгән. Водевиль комедиянең мөстәкыйль жанр формасы булып XVIII гасыр азакларында, француз буржуаз революциясе елларында мәйданга килә. Беренче француз водевильчеләре Фюзелье, Дорневаль, А. Лесаж һәм башкалар үзләренең бер пәрдәле пьесаларын ярминкә театрында күрсәтә башладылар. Актуаль политик мотивлар белән сугарылган булуы сәбәпле, водевиль, тиз арада популярлык казанып, халыкның иң яраткан тамашасына әверелә (Әдәбият белеме сүзлеге/ [Төз. – ред. А.Г. Әхмәдуллин]. – Казан: Татар кит. нәшр., 1990. – 220 б.).

Язучының әсәрләрендә яктыртылган мәсьәләләр

Т. Миңнуллин үзенең каләмен драматургиянең төрле жанрларында сыный. Аның водевильгә мөрәҗәгать итүе аеруча кызыклы нәтиҗәләр бирә. Аның табышлары белән бу жанрлар татар драматургиясендә икенче сулыш алалар. Биредә Т. Миңнуллин электән килә торган коры этнографизмнан, концерт җыры яңгыратудан, туйдырып бетергән сентиментальлектән котылу ягын карый. Водевиль классик жанр нигезләренә таянып, драматург үзенең әсәрләрен күп бизәкле халык көлүенең бербөтен музыкаль-эмоциональ дулкыны рәвешендә иҗат итә. Халыкның бәйрәмчә, «карнавалча» фикерләү рухына ияреп, Т. Миңнуллин гротеск, ирония алымнарын иркен куллана (Миңнуллин Т. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. – Казан: Раннур нәшр., 2001. – Т.6. – 405.).

Т.Миңнуллин, җиңелчә, шаян ситуацияләр ярдәмендә тормышта очрый торган аерым кимчелекләргә игътибарны юнәлтеп, аларны юк итәргә өнди. Аның юморында шәхеснең байтак кимчелекләреннән көленә.

«Ак тәүбә, кара тәүбә» әсәрен анализлап китик.

Ялкаулык.

Ризван. Күрмисеңмени? Арыдым. Ике ай күп, бер ае да җитеп арткан иде. Без бит эшчеләр түгел, студентлар. Уйлап тапканнар: төзү отрядлары. Ни өчен әле без авылга культура йорты салып бирергә тиеш? Ни өчен?

Заһир. Син чынлапмы, Ризван?

Ризван. Мин уйнап сөйләшә белмим.

Заһир. Бушка эшләмибез ич.

Ризван. Миңа акча кирәкми.

Заһир. Миңа кирәк.

Ризван. Син эшлә, алайса.

Заһир. Безне монда беркем дә көчләп алып килмәде, үзебез теләп килдек. Килмәскә иде, былтыр бармадың ич.

Куркаклык, үз сүзеңне әйтә белмәү, үшәнлек.

Заһир. Китмә инде, Тәнзилә.

Тәнзилә. Китсә ни булган?

Заһир. Гомәр җибәрмәскә кушты.

Тәнзилә. Ә син җибәрмә.

Заһир. Тотып тора алмыйм ич инде сине.

Тәнзилә. Элек, ичмасам, шигырь укый идең. Инде анысын да оныттыңмыни? Гомерең буе кушканны гына эшләсәң, нишләрсең соң син? Ничек яшәрбез соң без синең белән?

Хәйләкәрлек.

Гомәр. Син башладың.

Низам. Юк, юк, мин түгел. Мине катнаштырма. Күрмәдем, белмәдем.

Заһир. Әллә хәйләкәр инде бу Низам?

Гомәр. Бүген генә белдеңмени?

Ялагайлык.

Низам. Ә мин сезне күрсәм, тыныч кына үтеп китә алмыйм.

Алинә. Сөйләгән буласыз инде, ышана дип уйлыйсыздыр.

«Диләфрүзгә дүрт кияү» әсәрендә дә шәхеснең байтак кимчелекләреннән көленә:

Ихтыярсызлык. Җәмил образында чагыла.

Диләфрүз. Безнең авыл кызлары сөйли, син берәүгә дә яратам дип әйткәнең юк, диләр. Дөресме?

Җәмил. Синең әйткәнең бармы соң?

Диләфрүз. Әйтергә җыенам.

Җәмил. Кемгә?

Диләфрүз. Миңа яратам, дип әйткән егеткә.

Формальлек. Галим образында чагыла.

Галим. Кызганыч. “Азат хатын” журналында портретыгыз басылган көннән алып мин бирегә уналтынчы тапкыр килдем. Шуның дүртесендә сезне күрү бәхетенә ирештем. Уникесе бушка китте. Ләкин, ул вакыт минем өчен кызганыч булса да, мин аны кызганмыйм. Бүген миңа, Диләфрүз Хафизовна, ниһаять, сезнең белән мөһим бер мәсьәләне хәл итәргә кирәк.

Тупаслык. Шәкүр образында күрергә була.

Шәкүр. Тукта әле, Диләфрүз. Тукта, дәләр!

Диләфрүз. Нәрсә кычкырасың?

Ялкаулык.

Диләфрүз. Милициядә эшлисең син, тик колхозда гына тырышканың күренми.

Шәкүр. Мин мал җыймыйм. Табам – кабам.

Көнләшү.

Шәкүр. Мин монда киләм, үзем әллә ниләр уйлыйм. Килсәм, ул басып тора. Ычкынып кителде. Характер кызу минем.

Янау.

Шәкүр. Күренмәсен. Мин үземә үзем күренәм. Күктә кояш, җирдә – мин. Диләфрүз, йә син мине бәхетле итәсең, йә...

Диләфрүз. Йә нәрсә була?

Шәкүр. Йә мине шушы агач ботагында асылынып торачак баудан эзләсеннәр.

Гәйбәт сату.

Диләфрүз. Ә мин ике көннән кияүгә чыгам.

Саҗидә. Ике көннән кияүгә?

Диләфрүз. Әллә ишеткәнең юкмы? Шундый хәбәр таралган ич. Имештер, сабан туе көнне мин кияүгә чыгам. Имеш, ике көн алдан кияү сайлый башлыйм.

Мактану, шапырыну.

Җәмил. Бик көчле шул син, Шәкүр. Әллә соң кеше юкта көрәшеп карыйбызмы?

Шәкүр. Имгәнсәң, кортларыңны кем карар? Юкә белән тал гына, иреннәре кан гына, дип җырларлар.

Җәмил. Сиңа үпкәләмәм.

Шәкүр. Куркам бит, әй. Син егасың инде, син! Үтерәсең көлдереп. Башта болай эшлик, агай-эне. Әнә теге агач төбендә бар да, килеп, борның белән шушы йодрыкка бәрел. Үзем сугар идем дә үтерермен дип куркам. Йә, ни карап торасың, бәрел.(Җәмил йодрыкка таба килә дә Шәкүрнең биленнән эләктереп алып күтәрә. Шәкүр кычкырып куя.)

Шәкүр. Җибәр! Җибәр диләр. Җибәр... Билне сындырасың...

Нәтиҗә ясап әйтсәк, Т. Миңнуллинның кеше характерында урын алырга мөмкин булган «мәңгелек гөнаһлар» – намуссызлык, әрсезлек, саранлык, куркаклык, үшәнлек һәм ялкаулык, хөсетлек һәм көнчелек кебек кире сыйфатлар аның водевилләрендә комик ситуацияләр һәм образлар ярдәмендә фаш ителә.

Т. Миңнуллинның юмористик водевильләрендә көлке чаралары һәм алымнары

Язучының «Ак тәүбә, кара тәүбә» водевилендә
комик ситуация уңышлы кулланылган. Ризван, Низам, Заһир ант итәләр: « Без бу авылда чакта гашыйк булмаска, ягъни бер генә кызга да күз салмаска. Әллә нинди чибәрләр очраса да, сер бирмәскә. Икенче: туган көннәр, бәйрәмнәр булса да, исерткеч эчемлекләрне авызга алмаска. Өченче: танцыларны онытып торырга, ягъни коллектив бию белән мавыкмаска. Кыскасы, беләгебезнең көчен, йөрәгебезнең хисен бары тик шушы авылда культура йорты төзүгә багышларга». Гомәр генә ант итми. Ләкин егетләр бер-берсеннән яшерә-яшерә антларын бозалар. Гомәр барысын да күреп тора. Җәзаны ул үзе билгеләргә була. «Мин рәхимсез булачакмын», – дип дусларын кисәтеп куя.

Көтелмәгән финал: Гомәр бернинди дә җәза бирми. «Ашыкмагыз, әфәнделәр! Шарт буенча җәзаны мин билгелим. Суга чумып котылмакчы буласызмы? Ә культура йортын бүтәннәр төзеп бетерсенме? Ашыкмагыз, шаярмагыз! Кисәттем мин сезне. Мин рәхимсез, дидем, җәза каты булачак, дидем. Инде шаярмыйча тыңлагыз. Без, гомумән, шаярырга яратабыз. Шаянлык, җорлык, әлбәттә, тормышта кирәк нәрсә. Бик кирәк! Ләкин без чамадан да чыгып китәбез бугай. Онытылып китеп изге хисләр, изге сүзләр белән шаярабыз. Нәтиҗәдә хисләребез тупаслана, бөек сүзләр арзаная, үзебез вакланабыз. Мәхәббәт, Ватан, Ант! Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга җыенмыйм. Без аларны беләбездер, бәлки, аңлыйбыздыр да. Ләкин... ләкин... Шаярган арада бераз гына, аз гына булса да уйлап куйыйк. Бернинди дә җәза бирмим мин сезгә, дуслар».

Язучының көлкеле мохит тудыру остасы булуы ачык күренә: Дамира белән Низам дуслашып йөриләр. Ләкин Низам Дамирадан еракта булганда Алинә белән дуслашырга уйлый. Алинә бу хәлне Дамирага сөйли. Дамира ышанмый. Тикшереп карарга булалар.

Низам. Бәхәсләшмик, Алинә, юк өчен. Конкрет сөйләшик: сез минем белән очрашырга ризамы? Калганы минем эш.

Алинә. Болай да очрашып торасыз ич.

Низам. Мондый очрашу нәрсә ул! Көпә-көндез, урамда, елгада – унлаган күз карап торганда. Икәү генә калып сөйләшәсе килә.

Алинә. Мин риза. Ләкин авылда түгел, Казанда.

Низам. И-и-и!! Анда кайчан киләсез дә, кайчан...

Алинә. Нишләп. Минем Казанда иптәш кызым бар. Авылда бергә үстек, бергә сигез классны тәмамладык. Мин Алабугага культура-агарту училищесына укырга киттем, ул унны бетереп КХТИга керде. Хәзер дүртенче курста укый. Дамира исемле.

Низам. КХТИ? Дамира?...

Низам. Бит очында бәләкәй генә миңе дә бармы?

Алинә. Анысын хәтерләмим.

Низам. Менә, битенең менә бу җирендә, бәләкәй генә.

Алинә. Юк, хәтерләмим. Дамира, чык әле, карыйк әле, бит очыңда миңең бармы?

Т.Миңнуллин арттыру алымына еш мөрәҗәгать итә. Сан аша арттыру: «...һәр минутта, һәр секундта кызлар сөюдән туктамам...»

Арттыру: « ... мин сезне уйлап төн йокыларымны йоклый алмый башладым...»

Сүз уйнатулар аның әсәрен халык мәзәкләренә якынайта, халыкчанлыкны үстерә.

«Йөрәгем утына су сипмәм», «Ишанның йортын яндырырга теләсәгез, миннән башка барыбер эшегез барып чыкмас», «Беренче тапкыр туй ясавыбыз түгел», «Муен тотрыксыз булгач, баш әйләнә ул», «Колхозга – председатель, авылга мин хуҗа монда», «Утыз яшь – егетнең өлгергән чагы, күмере төшкән чагы», «Үтмәс товар сатып йөрергә әллә мин җүләрме», «Мин сине яратам, ләкин яратам дип әлегә әйтмим».

Афоризмнарны да язучы уңышлы кертеп җибәрә. «Йоклаган йоклый, йокламаган йокламый», «Җитди кеше белән җитди сөйләшергә туры килер».

Т. Миңнуллинның геройлары кайвакыт рус сүзләрен бозып сөйләшәләр. Мәсәлән, «Свинҗә», «Струмент».

Тапкыр гыйбарәләр: «Культура сараен басма өстендә төнлә салмыйлар», «Йөзә белмәгәч басма өстенә кермиләр аны».

Пародия алымын уңышлы кертеп җибәрә.

Низам. Сабыр ит, Гомәр. (Тиз генә чатырга кереп китә дә аннан бер бит кәгазь алып чыга. Шул кәгазьгә карап.) Сез мәктәптә укырга кергәндә үк тыйнак идегез. Үзегезнең шәхесегезне укытучының борынына төртмәдегез. Киресенчә, укытучының борын астына – беренче партага утырдыгыз.

Ризван. Шуның белән ни әйтергә телисең?

Заһир. Син бит бөтен сүзеңне кәгазьгә карап сөйлисең.

Язучының бер герое Мөслим ягы диалектында сөйләшә. Искәртеп китәсем килә, Т. Миңнуллинның башка бик күп әсәрләрендә дә диалектизмнарны еш очратырга була. Мәсәлән, «Гөргери кияүләре», «Йөрәк маем» комедияләрендә.

Гомәр. Исән бед.

Нәҗип. Үзебезнең як егете дә бар икән. Кайсы авылныкы, апаем?

Ризван. Нигә кирәк ул?

Нәҗип. Әйтәсең килмәймени?

Ризван. Килми.

Нәҗип. Килмәй икән, әйтмә. Безнең авылда яшисең бар, апаем.

Т. Миңнуллин иҗатында характер тудыруда еш кулланылган поэтик алым – җырлар, такмаклар, мәкальләр.

Җырлар:

Юл чыгу читен лә,
Юлыңның чигендә
Кил диеп,
Елмаеп
Бәхетең чакырып тормаса;
Бәхет соң буламы дөньяда,
Дөньяда яшәүдән ни файда,
Бу җирдә мәхәббәт булмаса?

Такмаклар:

Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Алинә;
Күзләре – кара карлыган.
Иреннәре – малинә.

Аклы күлмәк кияр идем,
Акка кара төшмәсә.
Гомерлеккә сөяр идем,
Күзең ятка төшмәсә.

Мисаллардан күренгәнчә, язучы халык җырларының тирән мәгънәне җыйнак бирү хасиятеннән оста файдалана. Җырлар, такмаклар, мәкальләр геройның рухи дөньясын яктырта, характер үзенчәлеген, әсәрнең лирик-эмоциональ аһәңен, яңгырашын билгели һәм тәэсир көчен арттыра.

«Диләфрүзгә дүрт кияү» язучының бу әсәре дә комик ситуациягә корылган. «Моннан ике ай элек «Азат хатын» журналында Диләфрүзнең рәсемен бастырып чыгардылар. Ул рәсемне күргән егетләр шунда ук Диләфрүзгә гашыйк булганнар. Бөтен эшләрен ташлап, төн утырып, Диләфрүзгә хат язганнар. Мәхәббәт аңлатканнар. Диләфрүз Сабан туена ике көн калгач, кияүгә чыгарга җыена, кияүнең үзенә тиңен сайлап алачак.» Диләфрүз барлык егетләрне дә бер көнне, бер үк вакытка карт карама төбенә чакыра. Һәр егет: «Мине генә чакырды»,– дип уйлый.

Көтелмәгән финал.

Җәмил. Мин аңладым бугай.

Шәкүр. Нәрсә аңладың?

Җәмил. Диләфрүз монда безне көләр өчен чакырган. Сине дә, Галим абыйны да, бу егетне дә, мине дә.

Исмәгыйль. Туктагыз әле, егетләр, миңа да аңлатыгыз.

Шәкүр. Менә без, агай-эне, дүртебез дә шыр чыккан җүләрләр дигән сүз. Диләфрүз дүртебезне дә төп башына утырткан булып чыга.

Әлеге типларның начар тәэсирен күрсәтү өчен, язучы арттыру алымына мөрәҗәгать итә.

Сан аша арттыру: «Менә унбиш ел инде читтән торып укый», «Киченә сиксән сигез күрешәсез, сөйләшерсез әле», « Әрәмәлек чирәмен таптый-таптый ун пар ботинка туздырдым инде», «Сиксән сигез фәрештә алып килеп каршыма куйсыннар. Сиксән сигезе дә Саҗидә янында сигез тиен тормый, диярмен. Саҗидәмне тартып алучыны сиксән сигезгә тураклап, сиксән сигез якка ыргытырмын. Әгәр Саҗидә үзе мине ташлап китсә, йөрәгем, сиксән сигез тапкыр шартлап, Саҗидәгә сиксән сигез нәләт укырмын».

Тапкыр гыйбарәләр.

«Җәйге кояшта ак йөзле кызларның бәяләре бер тиен», «Сезнең тавышыгыз юлымнан яздырды», «Ярый безгә, каткан тезгә, әйрән каткан шулпа да», «Мин элдерергә күнекмәгән. Элдерә торган күлмәкләрем күптән тузган», «Мәхәббәт пләшкә карамый», «Сайлаган сазга очраган», «Мәче башлы ябалак тал төбендә утырмый», «Арыш камыры белән бодай икмәге тиң була алмый», «Бердәнбер мотоциклым белән ант итәм», «Шайка ияртеп йөрергә мин кунак түгел», «Бу урын буш түгел, су тутырып куйган»

Әйтергә кирәк, Т. Миңнуллин аллюзияләрне оста куллана.

«Амур. Беләсеңме, Тукай нәрсә дигән?

Исмәгыйль. Нәрсә дигән, ахир?

Амур. Мотоциклы булган яшь егеткә мәгълүмдер ки, курку белән өркү хәрам, дигән.»

«Амур. Дәшмә, Диләфрүз. Үзем алып килдем, үзем куып җибәрәм, дигән Тарас Бульба.

Диләфрүз. Юк, үзем тудырдым, үзем үтерәм, дигән ул.»

«Амур. Саҗидә, шаярма. Уйнама минем белән. Төнгә каршы чукындыңмы, Дездемона, дигән Отелло. Һәм Дездемонаны атып үтергән.

Саҗидә. Атып үтермәгән, буып үтергән.»

Эчке монологлар уңышлы кулланылган.

Исмәгыйль сөләшендә. «Шәп! Бик җиңел булды түгелме соң бу? Чыннан да матурмы соң ул? Ялгышмыйсыңмы, Исмәгыйль? Тукта, яратам дип әйтмәде ич. Нигә алай кукраясың? Ә бит Саҗидәгә нәрсә диде? Ярата, билгеле. Һе, чибәр шул каһәр, Саҗидәсе дә... күңеле дә иләс-миләс. Әллә?.. Юк, ярамый. Нәфесеңне тыя бел, Исмәгыйль. Диләфрүздән дә әйбәтен таба алмассың. Бизәнәм, ди. Шәһәр кызлары кебек, иренен буямаса ярар иде. Биттә эзе калуы бар. Әй бу кызлар, кубызлар, төче телне яраталар да соң инде!»

Җәмил сәйләшендә. «Серләремне беләсең киләме, ди. Нинди серләр саклыйсың син күңелеңдә, Диләфрүз? Ә син минем серләремне белергә телисеңме? Мин яратам сине. Менә минем серем. Мин аны сиңа әйтергә куркам. Яратмыйм дип әйтүеңне ишетәсем килми. Әллә сиздеңме соң яратуымны, Диләфрүз? Әллә минем хисләремнән көләргәме исәбең? Синең белән очрашудан күпме качып йөрдем. Бүген... Ни булыр? Ниләр әйтерсең икән? Килдем менә, көтәм хөкемеңне, Диләфрүз». Эчке монологлар шәхеснең характерын ачып бирергә ярдәм итә.

Т. Миңнуллин бу әсәрендә дә халык авыз иҗатына еш мөрәҗәгать итә.

Мәкальләр. «Авыру җылатыр, гыйшык саргайтыр», «Гыйшыксыз-кыйшыксыз кеше булмый», «Гыйшык хәлләре яман, йөрәгемне ут алган», «Мәхәббәт мәхәббәт белән яши», «Җиде кат үлчә, бер кат кис», «Ни чәчсәң, шуны урырсың», «Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына», «Кызлар эт ияртеп йөрмиләр», «Ат башында нукта, кызлар күзе чукта», «Тәвәккәлләгән таш йоткан», «Егет күңеле нигә төшсә, башы шуңа бәйләнә», «Бетсен малың, чыксын даның унбиш яшьлек кыз белән», «Баканың да сөйгән яры була», «Мәхәббәт күзне сукырайта», «Мәхәббәт үлемнән көчле», «Кызларга ышанма, язгы бозга таянма», «Кызлар көе белән йөрсәң, төпсез күлгә төшәрсең».

Такмаклар.

Безнең авыл урамнары
Себермәсәң дә такыр,
Безнең авылның егете
Сабан туенда батыр

Безнең авыл ак балчык,
Урамыннан атлап чык.
Кеше екканга кәпрәеп
Ник йөрисең мактанчык?

Сезнең авыл мәчеләре,
Яз түгел, көз мыраулый.
Егетләре ел буена
Мырауламый торалмый

Җырлар.

Ялгыз үрдәк кайда дисәң,
Ялгыз үрдәк күлләрдә.
Ялгыз үрдәктән дә ялгыз
Мин бүгенге көннәрдә.
Әй дөньясы, дөньясы...
Башны кая куясы?

Кара бөдрә чәчләреңне
Камчылап үрсәм иде.
Эх, җаныем, күкрәгеңә
Баш куеп үлсәм иде.

Йомгак ясап әйткәндә, Т. Миңнуллин рус классик язучылары М. Гоголь, М. Салтыков-Щедрин, В. Маяковский, А. Чехов, М. Зощенко, В. Шукшин һәм татар сатирасының күренекле вәкилләре Г. Тукай, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин, Ә. Фәйзи, Н. Исәнбәтләрнең иҗат традицияләренә киң таянды һәм аларны үстерде. Үзенең юмористик водевильләрендә көтелмәгән чишелеш, ирония, сүз уйнату, тапкыр гыйбарәләр, кызыклы ситуацияләр, көтелмәгән финал кебек комик чаралар һәм алымнар ярдәмендә яшәешнең көнүзәк мәсьәләләрен калкытып куйды. Пародия, аллюзия кебек сатирик образ тудыру алымнары ярдәмендә бүгенге көн өчен типик булган образларны иҗат итте. Язучы тискәре геройның җәмгыятькә зарарын, тирәлектә яшәүчеләргә куркыныч булуын кискен фаш итәр өчен, образны мантыйк ягыннан ипсезли, аңлы рәвештә күпертә. Деформацияләнгән формалар аша тирән гомумиләштереп сурәтли.

Язучы сатирасында сәнгатьчә тирәнтен гомумиләштереп сурәтләгән һәм тәнкыйтьләгән күренешләр түбәндәгеләр:

  • бүгенге кешеләрнең әхлак кануннарына туры килмәүче элеккеге заманнардан килгән сыйфатлар ( ялагайлык, икейөзлелек, мәкерлелек, мин-минлек, алдашу, урлашу һ.б.);
  • хәзерге җәмгыятьтә шәхесне деградацияләүгә китергән сәбәпләр (наданлык, чикләнгәнлек, рухи ярлылык, инициативасызлык, туган тел һәм мәдәнияткә битарафлык, коллык психологиясе һ.б.);
  • җәмгыятьтәге тискәре күренешләр, гаделсезлекләр (формальлек, бюрократлык, кода-кодагыйлык, протекционизм, фикер һәм иҗат иреге булмау, рус булмаган халыкларны дискриминацияләү һ.б.).

Бу төр әсәрләрендә юмор һәм сатирик сызыклар мәгънәлелек белән, замананың актуаль мәсьәләләре белән бербөтен тәшкил итәләр. Алардагы ситуацияләрдә һәм характерларда заманның өлгергән проблемалары чагыла, образларның тормышчан нигезләрен автор чын халыкчан тел ярдәмендә ача (Макарова В.Ф. Хәсән Сарьян прозасының поэтикасы. Монография. – Яр Чалы типографиясе, 2003. – 152 б.).

Кулланылган әдәбият

  1. Әдәбият белеме сүзлеге/ [Төз. – ред. А.Г. Әхмәдуллин]. – Казан: Татар кит. нәшрю, 1990. – 220 б.
  2. Әхмәдуллин А. Үрнәк геройлар сагындыра // Казан утлары. – 2004. - №7. – Б.132.
  3. Галиев М. Туфан булып кара син! // Мәйдан. – 2005. - №12. – Б.98.
  4. Гыйльманов Г. Татарның бер баласы // Мәгърифәт. – 2005. – 27 авг. – Б.4.
  5. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре. Биобиблиографик белешмәлелек икенче китап. – Казан: Мәгариф, 2004. – 286 б.
  6. Макарова В.Ф. Хәсән Сарьян прозасының поэтикасы. Монография. – Яр Чалы типографиясе, 2003. – 152б.
  7. Макарова В.Ф. Саташканга юл күрсәтүче // Мәйдан. – 2006. - №10. – Б.129 – 131.
  8. Миңнуллин Т. Нәсел // Мәйдан. – 2005. - №8. – Б.34 – 51.
  9. Миңнуллин Т. Күңел бөтенлеге – җан тынычлыгы ул // Сөембикә. – 2005. - №9. – Б.9
  10. Миңнуллин Р. Сандугачым-былбылым. Халык җырлары китабы // Мәйдан. – 2003. - №9. – Б.69.
  11. Миңнуллин Р. Яктылыкка нурга илтә // Казан утлары. – 1985. - №9. – Б.145.
  12. Миңнуллин Р. Тормыш юлларына күз салып // Мәгариф. – 1995. - №11. – Б.11 – 18.
  13. Миңнуллин Т. Китәр юлың еракмы? Пьесалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1978. – 376б.
  14. Миңнуллин Т. Монда тудык, монда үстек. Пьесалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – 464б.
  15. Мөхәммәдиев Р. Тормыш дәвам итә // Казан утлары. – 1983. - №1. – Б.162.
  16. Нуруллин И. Кеше һәм драматург! // Мирас. – 1995. - №19. – Б.53.
  17. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60 – 90 еллар әдәбияты. – Казан: Раннур нәшрияты, 2001. – 544б.
  18. Ханзафаров Н. Драмаларда – күңел дөньябыз // Мәдәни җомга. – 2002. – 21 март – Б.125.
  19. Шакирова Г. Туфан Миңнуллин драматургияның милли рухы // Фән һәм Мәктәп. – 1999. - №3 – 4. – Б. 90 – 94.
  20. Шәмсутова А. Язмыш шаярганны яратмый //Мәдәни җомга. – 2004. – 22 окт. – Б.9.
Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (01.11.2007) | Автор: Баева Ф.М.
Просмотров: 8065 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/4 |

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz