Суббота, 27.04.2024, 04:33:29   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Илбәк авылы муниципаль гомуми белем бирү мәктәбе базасында тәрбиянең заманча ысулларын өйрәнү һәм куллану

Бала нинди булып үсәр? Йомшак күңелле, кеше хәлен уртаклаша белүче кеше, иҗади шәхес булып формалаша алырмы? Бу, әлбәттә, укытучы белән тәрбиячедән, аларның көндәлек хезмәтеннән, такттан һәм киң күңеллелегеннән тора.


Әни кеше буларак, мин болай уйлыйм: тәрбия бары тик гаиләнең функциясе булырга тиеш. Балаларыбыз − ул бит безнең киләчәгебез, алар безнең көзгедәге чагылышыбыз, һәм һәрберебез дә бу чагылышның чынбарлыктан әйбәтрәк булуын тели. Ләкин хәзерге балаларны чолгап алган тирәлек, аларның яшәү шартлары, гаиләдәге кыенлыклар шундый уйга этәрә: балаларга бездән (укытучылар, тәрбиячеләр) башка ярдәм итәр кеше юк.


БМО ның бала хокуклары турындагы Конвенциясен искә тешерергә уйладым һәм бик кызыклы моментларга тап булдым: “... балалар аерым яклауга, ярдәмгә... аерым саклауга хокуклы...” Безнең балаларыбызның хокукларын мәктәптән башка кем яклар соң?


Минем уйлавымча, мәктәп кешене тормышка әзерләргә тиеш, ә тормышта иң мөһиме − гражданин булу, гаилә кору, үзеңне эш белән тәэмин итү.Заманча белем бирү концепциясенә нигезләнеп эшләнгән “Уңышлы чыгарылыш класс укучысы моделе”нә (“Модель успешного ученика”) игътибар итегез әле. Бу яшь кеше − шәхес.



Модель успешного выпускника


Бу − конкуренцияле базар мөнәсәбәтләре мохитенә яраклаша алучы чыгарылыш класс укучыбыз.


Әлеге модельне тормышка ашыру өчен ата-аналар да, укытучылар да, ә иң мөһиме − укучы үзе бик нык эшли, чөнки мәктәпне тәмамлауга үзенең нинди булырга тиешлеген ул ачык күзаллый. Без, башлангыч класс укытучылары, урта һәм югары звеноларның класс җитәкчеләренә әлеге модельне эчке аңга салып куярга булышлык итәбез.


Баланы тормышка әзерләү максатыннан мәктәпләрдә түбәндәге тәрбия системалары кулланыла:



  1. “Уртак кайгырту педагогикасы” (И.П. Иванов).
  2. “Уңыш педагогикасы”.
  3. Авыл мәктәбенең тәрбия системасы.
  4. Тәрбия системасы буларак скаутизм.

Авыл мәктәпләрендә, әлбәттә, авыл мәктәпләренең тәрбия системасы киң кулланыла. (Аның нигезендә В.А. Сухомлинскийның гуманистик ысуллары ята: ышандыру ысулы, шәхси үрнәк, әхлакый әңгәмә, дискуссия, үзбелем һәм үзтәрбия ысуллары.) Шуның белән беррәттән безнең педагогик коллектив “Уртак кайгырту педагогикасы”н да уңышлы кулланып килә. Аның нигезендә түбәндәге принциплар салынган: хөзмәттәшлек, иҗтимагый файдалы юнәлешле булу, романтизм. Идеянең чагылышы күмәк иҗади эш (КТД) методикасында күренә.


КТД технологиясенең төп звенолары:



  • бергәләшеп максат кую;
  • иҗади төркем оештыру;
  • иҗади төркемнең лидерын билгеләү;
  • күмәк иҗади эштә класс җитәкчесенең гади укучы сыйфатында катнашуы;
  • психологик уңыш халәтен саклау;
  • нәтиҗәләр чыгару, барлык укучыларны хуплау (поощрение).

Мәсәлән, өченче класс укучылары белән күмәк иҗади эш түбәндәгечә оештырылды. Декабрь башында мәктәп линейкасында укучыларга белдерү ясалды: Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен һәр класска нинди дә булса эшне оештыру вазифасы йөкләнә. Безгә башлангыч класс укучылары белән кызыклы уеннар үткәрү эшен бирделәр. Иң башта бергәләшеп максат куйдык:



  • без шундый уеннар эзләп табарга тиешбез, алар елдан-ел кабатлана торган, туйдырган уеннар булмасын;
  • бу уеннар түбән звенодагы барлык укучыларны да катнаштырырлык булсын;
  • уеннарның хәрәкәтлесе дә, җырлы-биюлесе дә чиратлашсын;
  • балалар өчен бик күп истәлекле, күңелле мизгелләр бүләк итәргә тырышырга тиешбез.

Класста 5 кенә укучы булуга карамастан, 3 кешедән торган иҗади төркем оештырдык: Чулпан, Айгиз, Ләйсән. Һәм алар үзара килешеп лидер итеп Чулпанны билгеләделәр.


Күмәк эш барышында класс җитәкчесе калган укучылар белән бергә иҗади төркем тәкъдим иткән уеннарны өйрәнү, аларны үткәрү өчен әзерлек эшләре алып баруда катнашты һәм эшнең ахырына кадәр психологик уңыш халәтен саклау өчен тырышты. Ә Чулпан үзен бик оста лидер итеп күрсәтте. Әйтергә кирәк, аның эше уңышлы чыксын өчен гаилә әгъзалары да тирән кызыксыну белдерделәр һәм зур ярдәм күрсәттеләр.


Шулай итеп, эшебез бик уңышлы килеп чыкты. Иҗади төркем куелган максатларга иреште. Бөтен нәниләр бәйрәмнән канәгать калды, һәм 3 нче классның барлык укучылары да хупланды.


Димәк, көндәлек педагогик эшчәнлек барышында без шуны ачыкладык, безнең мәктәпнең тәрбия системасы күмәк, оештырылган, коллектив мөнәсәбәтләр тудыручы эшчәнлек нигезендә формалаша. Безнең педагогик коллектив нәкъ менә шундый традицион һәм иҗади эшләрне оештыру, укучылар үзидарәсен активлаштыру, укучыларның тәрбия дәрәҗәсен диагностикалау һәм коррекцияләүнең максатка ярашлы икәненә инанган.


Ахырдан шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең мәктәп бүген − чын мәгънәсендә авылның тәрбия үзәге. Бирегә исерек ирләре тарафыннан кимсетелгән әниләр дә, берәр укучы кыерсыткан авыл кешесе дә килә. Укытучыларга адресланган “Сезнең балалар” дигән термин һәрвакыт ишетелеп тора. “Сезнең балалар үзләрен бик начар тоталар,... агач сындырганнар, ... җимергәннәр...” яки “Бик яхшы чыгыш ясадылар!”. Барысын да кабул итәбез: яхшысын да, начарын да. Кайвакыт ачу килә. Ләкин, гомумән алганда, нәкъ менә “Безнең балалар!” булганнары өчен горурланабыз.


Кулланылган әдәбият



  1. Психолого-педагогические основы духовно-нравственного воспитания личности в системе образования. /Материалы республиканской научно-практической конференции. −Казань: Школа, 2002.
  2. Воспитание подрастающего поколения: идеалы, ценности, ориентиры. /Материалы республиканского семинара-совещания классных руководителей. −Март, 2004.
Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (17.12.2007) | Автор: Асадуллина Г.Р.
Просмотров: 5270 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/4 |

Всего комментариев: 1
1 Александр  
0
Жаль что не на русском... cry
Ответ: Поищите в другом месте.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz