Пятница, 29.03.2024, 08:23:09   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [40]
Музей [26]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи » Публикации

Табигатьтә суның әйләнеше. Чык, бәс, яңгыр һәм кар ничек ясала

Салимова ЛейсанҖирдәге су өч халәттә була. Иң күбе − сыек су, шактый ук аз күләмдә − каты су (боз, кар) һәм су пары. Җирдә бер дә су булмаган урын юк. Хәттә иң коры чүлдә дә һавада һәрвакытта су парлары була. Су Җир сүрүләренең берсен тәшкил итә. Җирнең су сүрүе гидросфера дип атала.

Гидросфераның күбрәк өлешен (96,5%) − Дөнья океанындагы тозлы су, азрак өлешен коры җир сулары һәм атмосферадагы су тәшкил итә. Коры җир өстендә − елгалар, күлләр, бозлыклар, Җир кабыгында − җир асты сулары. Атмосферада су пары, су тамчылары һәм боз кристаллчыклары бар.

 

Дөнья океаны, коры җир сулары, атмосферадагы су − Җирнең бердәм су сүрүенең өч өлеше. Суның тиз генә бер хәләттән икенчесенә әйләнүе һәм өзлексез күчеп йөрүе нәтиҗәсендә, гидросфераның барлык өлешләре дә үзара бәйләнешкән.

Су − гомерлек сәяхәтче. Ул өзлексез әйләнеш халәтендә тора. Суның Океаннан атмосфера аша коры җиргә һәм коры җирдән Океанга өзлексез күчеп йөрү процессын Дөньяда су әйләнеше диләр. Суның һәрбер адымын күзәтү җиңел түгел. Ләкин нәрсә дә булса күрергә мөмкин.

Кояш нурлары җир өслеген җылыталар һәм нәтиҗәдә бик күп дымны парга әйләндерәләр. Күл, елга, җир өслегеннән су парлары күтәрелә. Суны бөтен үсемлекләр дә парга әйләндерә. Су парларын шулай ук барлык хайваннар да сулап чыгара. Су ел әйләнәсендә газга әйләнә, хәтта кышкы салкын көндә дә. Ләкин температура җылырак булган саен, атмосферада су парлары да күбрәк була. Җәй көне, 20 градус җылылыкта һаваның һәрбер куб метрында 17 гр. дым булырга мөмкин. Әгәр бу туенган һавага яңа су парлары өстәлсә, ул конденсацияләнә (куерту мәгънәсендәге латин сүзе condensatio дан) һәм яңадан суга әверелә. Нәтиҗәдә чык яки бәс төшә.

Чык ул – өй һәм машина түбәләрендә, җисемнәрдә, үсемлекләрдә һәм җир өслегендә конденсация нәтиҗәсендә барлыкка килгән су тамчылары. Ешрак чыкны төнге яки иртәнге вакытта күрергә була, ул бик күп очракларда томан белән бергә күзәтелә. Күп күләмдәге чык үлчәмле явым-төшем (төн буена 0,5 мм га кадәр) китереп чыгарырга, җир өстенә түбәләрдән су агарга мөмкин.

Бәс – машина, өй түбәләрендә, җир өслегендә, үсемлекләрдә, җисемнәрдә кар катламында сублимация (латин теленнән sublimatio – калкулык, күтәрелү, латин теленнән sublimo – югарыга күтәрәм, физикада суның турыдан-туры каты халәттән газ сыман халәткә күчүе яки киресенчә) нәтиҗәсендә барлыкка килгән ак кристаллик явым-төшем. Бәсне күбрәк төнге, кичке яки иртәнге вакытта күрергә мөмкин, шулай ук томан күренешләре рәвешендә булырга мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, ул чык кебек салкын температурада ясала торган явым-төшем. Агач
ботакларында, электр чыбыкларында бәс әз утыра, утырымның калынлыгы өч миллиметрдан
артмый.

Суның парга әйләнүе болытлар ясалуга китерә. Һавада су тамчылары яки кристаллик бозлар хасил була, нәкъ менә шулар, әгәр һава салкын булса, безгә таныш булган болытларны барлыкка китерә, ләкин су тамчылары конденсацияләнсен өчен һавада атмосфераның каты бөртекләре булырга тиеш. Атмосферада мондый бөртекләр бик күп була.

Һава агымнары су парларын, болытларны җир йөзе буйлап тараталар. Иң күп дымны җылы диңгезләрдән килгән җилләр алып килә. Бөтендөнья океаны атмосфераның төп дым чыганагы булып тора. Су белән туенган һава массалары материклар өстеннән хәрәкәт иткәндә дымны яңгыр, яки кар рәвешендә әкренләп югалталар.

Һавадан төшкән су тамчыларының язмышлары төрле. Кайберләре елгага, гөрләвекләргә, күлләргә, диңгезләргә эләгәләр, ә аннан вакыт үтү белән тагын парга әйләнәләр. Яңгыр суының бер өлеше күлләвекләрдә, үсемлекләрдә тоткарлана, ләкин тиздән кояш белән җылынып, тагын һава океаны буйлап сәяхәткә китә. Күбесе җиргә сеңә.

Яңгыр – 0,5-5 мм диаметрлы тамчы формасындагы сыек явым-төшем. Аерым су тамчылары коры өслектә юеш тап кебек, ә су өстендә җәелеп китүче әйләнәләр формасында эз калдыралар.

Әйткәнебезчә, болытлар – су тамчылары һәм кристаллик бозлар җыелмасы. Алар җиргә, кирәк хәтле зурайгач кына, төшә башлыйлар. Болыт бик вак су тамчыларыннан гына торганда, аларны югарыга омтылучы һава агымнары тотып тора.

Болытларда су тамчыларының саны артуына нәрсә китерә соң? Беренче сәбәп: бик вак тамчыларга һавадан һаман саен су парының яңа кисәкчекләре өстәлә, икенче төрле әйткәндә болытта су парының конденсациясе дәвам итә. Икенчесе: болыт эчендәге тамчылар төрле юнәлештә хәрәкәт итә, шул ук вакытта бер-берсе белән еш бәрелешәләр һәм кайвакыт берләшәләр. Тик бу ике сәбәп һәрвакытта да яңгырга китерә дигән сүз түгел.

Әгәр дә болыт бары тик су тамчыларыннан гына торса, тамчыларның зураюы озаграк бара. Бер яңгыр тамчысы барлыкка килсен өчен миллионнан артык бәләкәй болыт тамчылары кушылырга тиеш.

Зур катнаш болытларда шартлар башка: аларның өске өлеше боз кристалларыннан, ә аскы өлеше су тамчыларыннан тора. Монда яңгыр болытының барлыкка килүе тизрәк бара. Шушы кушма болытлардан безнең киңлекләрдә көчле яңгыр яварга мөмкин.

Көчле яңгыр болытлары күбрәк кызу көнне була, чөнки бу көнне дым һавада күп була. Җылынган җирдән күтәрелгән дымлы һава агымында барлыкка килгән бу болыт тиз үсә. Үсә барган саен, ул һаман өскә менә. Әгәр дә аның үсүе өчен шартлар уңайлы икән, тиздән бу болыт биектәге катламнарга барып җитә. 8 км биеклектә һава температурасы 30 градуска төшә. Шундый көчле салкында болытның өске өлешендәге су тамчылары кристалларга әверелә башлый. Болытның ясалу калынлыгы акрынлап берничә километрга барып җитәргә мөмкин. Аның кояш белән
яктыртылган очы зур карлы тауга ошый башлый. Караңгы, зур болыт җир өслегенә килеп баса.

Яңгыр башлангач, күтәрелүче һава агымнары шушы яшенле болытны яңа дым запасы белән тулыландыралар. Дымлы һава агымы көчен шулай дәвам итә. Җәйге вакытта бу өем-өем болытларда бик күп су җыела, 1 куб км да уртача 1000 тонна су булырга мөмкин.

Әлбәттә, биредә болытларның барлыкка килүе, яңгырлы, карлы болытларга әйләнүе гадиләштерелгән, чынлыкта исә бу процесс бик катлаулы һәм ул җентекләп өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Әлеге картинаны схематик рәвештә карасаң, дөрес була. Болыт сүзе турында әйтеп үтик әле. Бу сүз астында без явым-төшем күзәтелүен яки тиздән явачак болытларны күз алдыбызга китерәбез. Ләкин белгечләрнең үз терминнары бар. Бу яңгыр болытларын алар формалары һәм физик үзлекләре буенча төрләргә: өем-яңгыр, катламлы-яңгыр, катламлы-өем,
югарыдагы катламлы, катламлы болытларга бүләләр.

Болытларның төп төрләре

Килүче болыт куерак булса, яңгыры да көчлерәк булыр дип уйлаганда без еш кына ялгышабыз.

"Хәзер шундый көчле итеп явачак!”, – дип без тизрәк ышыграк урынга йөгерәбез, ә бит яңгырның күләме, яву-яумавы болытның ни дәрәҗәдә караңгы төстә булуына гына бәйле түгел. Үзегез күзәтеп карагыз. Зур куе болытлар еш кына бер тамчы су тамызмыйча үтеп китәләр. Эш шунда ки, аларда су запасы бик аз һәм су тамчылары бик вак. Безнең өстебезгә коңгырт, кургаш төсендәге болыт килеп басса, көчле яңгырны көт тә тор.

Кар ул – кар кристаллары (кар бөртекләре) формасындагы каты явым-төшем (күбрәк салкын температурада барлыкка килә торган).

Болыттагы вак су тамчылары шундый ук тузан бөртекләре белән кушылып бозлангач, кар бөртекләре барлыкка киләләр. Аннан соң 0,1 мм гы кристаллар җиргә төшә башлыйлар һәм әкренләп һавадагы конденсация нәтиҗәсендә үсә баралар. Нәтиҗәдә, барыбызга билгеле булган алты очлы кар бөртекләре барлыкка килә.

Кар бөртекләрендә суның үзенчәлекле молекуляр структурасы аркасында алтмыш − йөз егерме градуслы почмаклар гына булырга мөмкин. Бу кристаллар формалашу процессында атмосферада кабат-кабат вертикаль рәвештә күчеп йөриләр, өлешчә эриләр һәм яңадан кристаллашалар. Шунлыктан дөрес кристалларның даими әйләнеше бозыла һәм кушма формалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә шундый геометрик төрлелек барлыкка килә, хәтта ике охшаш кар бөртеген дә очратып булмый.

Карлы яңгыр – яңгыр тамчысы һәм кар бөртекләре кушымтасыннан ясалган явым-төшем (ешрак җылы температурада барлыкка
килгән). Әгәр тискәре температура булса, явым-төшем бөртекләре җисемнәр өстенә ябышып ката һәм бозлавык барлыкка килә.

Дөньяда су әйләнешенең Җирдә әһәмияте бик зур. Океаннан китерелә торган атмосфера явым-төшемнәре коры җиргә явудан туктады дип күз алдына китерик. Андагы бөтен су акрынлап парга әйләнеп һәм агып бетәчәк. Коры җирдә судан башка үсемлекләр дә, хайваннар да яши алмый.

Дөньяда су әйләнеше бары тик гидросфера өлешләрен генә берләштереп калмый. Ул гидросфераны, Җир кабыгын, атмосфераны һәм тере организмнарны үзара бәйли.

Кулланылган әдәбият

  1. Герасимова Т.П. и др. Физическая география: Нач. курс: учеб. для 6 кл. общеобразоват. учреждений/ Перевод с русского на татарский язык С.К. Хакимов, С.С. Гайфуллина. − Казань: Магариф, 1997−192 стр.
  2. Дождь. http://ru.wikipedia.org
  3. Атмосферные осадки. http://ru.wikipedia.org
  4. Мезенцев Владимир. Обычное в необычном. Вода, вода... http://n-t.ru/ri/mz/on12.htm
Категория: Публикации | Добавил: ilbyak-school (23.01.2008) | Автор: Салимова Лейсан
Просмотров: 21961 | Комментарии: 21 | Рейтинг: 3.5/31 |

Всего комментариев: 211 2 3 »
21 cheburahka  
0
давай, человек на русском пиши, если через день не будет. angry >( angry >(
Ответ: Всем, кто пишет доклад на эту тему на русском языке! Пожалуйста, пройдитесь по эти ссылкам:
1. http://ru.wikipedia.org . В поле поиска наберите Атмосферные осадки и жмите кнопку Найти.
2. Мезенцев Владимир. Обычное в необычном. Вода, вода... http://n-t.ru/ri/mz/on12.htm
А также возьмите в библиотеке книгу: Герасимова Т.П. и др. Физическая география: Нач. курс: учебник для 6 класса общеобразовательных учреждений.

20 карен  
0
блин народ гугл переводчик вам в помощь deal
Ответ: Не надо переводить, читайте сообщение 5!

19 Наталья  
0
biggrin biggrin biggrin

18 Наталья  
0
Плохо что на татарском!Ещё бы по чувашски написали!
Ну всё таки спасибо этой девочке и всем кто это писал!
Ответ: Читайте комментарий №5!

17 некитос  
0
спасибо

16 Kristi  
0
ПО русски как будто нельзя?Надо было еще по испански написать.... angry javascript://
Ответ: Почитайте, пожалуйста, комментарии к статье и найдете необходимые ссылки!

15 Алёна  
0
А на русском никак нельзя было?
Ответ: Почитайте, пожалуйста, комментарии к статье и найдете необходимые ссылки!

14 спс  
0
Спасибо большое Автору!

13 (-----)  
0
cry Можно по русски а? book :
Ответ: Должно же быть хоть что-то по-татарски!?

12 1234567:)  
0
а на русском нельзя angry
Ответ: Читайте сообщение 5!

1-10 11-20 21-21
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz